30 март көнне "Хыял" яшьләр үзәгендә «Әти, әни, мин-спорт гаиләсе» спорт- күңел ачу уенының финалы узды.
Финал уеннарында Смәел авыл җирлегеннән Хаҗиевлар, Нормадан Закировлар, Балтачтан Сөләймановлар, “Балтач газы” идарәсеннән Закировлар, “Мегаом” оешмасы исеменнән Галимуллиннар гаиләсе катнашты.
Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча Норма авыл җирлегеннән Закировлар гаиләсе – беренче, “Балтач газы” идарәсеннән Закировлар – икенче, “Мегаом” оешмасыннан Галимуллиннар гаиләсе өченче призлы урын яулады.