Чапшар башлангыч мәктәп-балалар бакчасында шахмат почмагы ачылу тантанасы булып узды.
Шахмат почмагын оештыруны башлап йөрүче Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов та катнашты. Бәйрәм укучылар тарафыннан әзерләнгән биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.
– Уен кагыйдәләре белән мәгълүмат стенды ясалды, шахмат буенча уку әсбаплары һәм әдәбият күргәзмәсе оештырылды. Укучылар өчен шахмат такталары комплекты белән уен урыннары булдырылды. Без бик шат. Хәзер тәнәфесләрдә укучыларыбыз шахмат турнирында бер-берсе белән ярыша алачаклар, - диде мөгаллимнәр.