Дин эшләрендә теләсә ничек хуҗалык итү Аллаһның Үзенә генә хас булып, нинди генә ният белән булсын, бу эшкә бәндәләрнең катнашырга хаклары юк.
Мисал өчен без бу урында дингә соңыннан кертелеп, дин, гамәл вә гыйбадәт исеме белән йөри торган бидгать нәрсәләрнең кайберләрен зикер кылабыз:
1. Гашүрә. Аллаһу Тәгаләгә якын булу вә изге гамәл вә гыйбадәт кылу нияте белән мөхәррәмнең 10 нчы көне булган Гашүрәдә шигыйләр мәзһәбе тәгъзия [кайгы уртаклашуны], ә үзләренә «сөнни» исемен бирүчеләр бәйрәм кылу гадәтен уйлап чыгардылар. Бу ике фирканың бу гамәлләре «бидгать» вә «адашу» белән хөкем ителгән яңалыктыр.
Нәтиҗә: савап өмете белән Гашүрә көнендә тәгьзия кылу да, бәйрәм итү дә саклану ләзем булган бидгатьләр җөмләсеннәндер.
2. Рәгаиб вә бәраәт намазлары. Хәрам түгел вакытларда булса, нәфел на-мазы уку - яхшы эш, ният дөресләп укучы кешеләргә мондый гыйбадәтләр бәрабәренә саваплар вәгъдә ителгән. Ләкин нәфел намазлары Рәсүлүллаһтан килмәгән рәвешләрне алмаска вә Рәсүлүллаһ гасырындагы хәленнән үзгәрмәскә тиешле. Аерым сурәтләрдә кылынган гыйбадәтләр өчен шул сурәтләре хакында аерым дәлилләр кирәк. Юкса үз белдегең белән гыйбадәт кылып «дин» ясау була. Моның тыелган бер эш икәнлеге мәгълүм. Шуның өчен рәҗәп аенда «рәгаиб» исеме белән вә шәгъбан аенда «бәраәт» исеме белән махсус нәфел намазлары уку бидгатьтер. Бу намазлар бик иске гасырлардан бирле дәвам итеп килсәләр дә, Әбу Талиб Мәкки вә Әбу Хәмид Газали кебек хәдис вә сөннәт гыйлемнәрендә осталыклары аз булган суфилар тарафыннан барлыкка китерелгәнлеге риваять ителә. Ләкин һәр гасырның мөхәддисләре вә ислам галимнәре бу намазларны инкяр итеп киләләр. Ибн Мәҗә тарафыннан риваять ителгән «Шәгъбан аеның уртадагы төне җитсә аны намазда уздырыгыз вә көндез уразада булыгыз» дигән хәдиснең дә игътибарга алынмаслык дәрәҗәдә зәгыйфь икәнлеген дәгъва кылалар.
Ризаэддин Фәхреддин (“Җәвәмигул кәлим” шәрхе)