Найти тему
Балтаси - Хезмэт

«Гордонның да күзләре яшьләнде...»

Рөстәм Нәбиев «Беренче канал»да «Мужское и женское» тапшыруында катнашкан.

Бу хәл 5 апрельдә булган. Ул үзенең язмышы тарихы белән Александр Гордон һәм Юлия Барановскаяга тәэсир итә алуы турында сөйләде.

- Иң дулкынландырганы Юлия Барановскаяның минем турыда сюжет караганда күзләре яшьләнүе һәм тапшырудан соң «мин сине кочаклап алу өчен бөтен эфир буена түздем» диюе, — дип язган Рөстәм. Гордонның да күзләре яшьле булган.

2015 елда Рөстәм Нәбиев армиядә хезмәт иткән вакытта, казарма җимерелү сәбәпле, аякларсыз калган иде. Узган елда ул Эльбруска күтәрелде, шуннан соң онлайн-режимда Русия Президенты Владимир Путин белән аралашты һәм тауга күтәрелүе турында фильм төшерү идеясен белдерде.

29 мартта Нәбиевның Гималай тавын яуларга җыенуы, ә Әмир Абдразаков исемендәге киностудиянең бу хакта документаль тасма төшерәчәге билгеле булды, дип яза Кызыл таң.

Фото: @rustam_nabiev92

Автор: Резеда Галикәева

-2