Балтач 5нче балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Казан шәһәрендә "Ел тәрбиячесе - 2021" финалында катнаша.
Бистәнең 5нче балалар бакча тәрбиячесе Фәридә Хафизова "Ел тәрбиячесе - 2021" бәйгесенең зона этабында жиңеп, бүген Казан шәһәрендә узучы "Ел тәрбиячесе - 2021" финалында катнаша. Берничә өлештән торган әлеге бәйгедә тәрбияче үзенең иҗади презентациясе белән чыгыш ясады, мавыктыргыч шөгыль күрсәтте.