Ризаэтдин фәхретдин:
Дини бәйрәмнәрнең вакытларын, саннарын шәригать үзе билгеләгән, моны арттырырга һәм киметергә, урыннарыннан күчерергә һичкемнең хакы юк, монда хуҗа булу мөмкин түгел. Әмма моннан башка дөньяви бәйрәмнәрне [бәйрәм] итү-итмәү, урыннарында тоту яки күчерү турында шәригать тарафыннан әмер дә, тыю да юк. Монда халыкларның үзләренә ихтыяр. Әгәр дә хәрам нәрсәгә тоташтырмаса, аны [бәйрәм] итүдән зарар булмас. Шуның өчен Нәүрүзне мәҗүсиләрнең дини бәйрәмнәре булу сәбәпле, хөрмәтләп ясалмаса яки ислам диненә махсус бәйрәм исеменнән [бәйрәм] ителмәсә, бәлки шул төбәк халкының үзләренең хәлләренә яраклы ял көне булганлыктан, бары тик бер гадәт юлы белән ясалса, шәригать исеменнән тыярга юл күренми. Дин исеменнән Гашура көнен бәйрәм итүгә, гыйбадәт ышануы белән Хуҗа Әхмәт Ясәви һәм Хуҗа Баһаветдин каберләренә ерак җирләрдән сәфәр чыгуга караганда, Нәүрүз бәйрәме, Сабан туе ясауда җаваплылык азрак булса кирәк. Шәригать каршында иң зарарлы нәрсә – динне гадәт [дип] белү, гадәтне дин итеп тоту. Менә моннан саклану тиешле.
"Шура" журналы. – 1910 ел. – № 12. – Б. 380.