Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Кешенең хата-гөнаһысы турында ишеткәч, аны яшерергә кирәкме, әллә башкаларга әйтсәң дә ярамыймы?

Икенче кешенең гөнаһ-хатасы турында ишеткән кеше моны яшерергә тиешме, әлеге башкаларга әйтергә тиешме?

Бу кешеләрнең нәрсә эшләүләренә бәйле. Бу мәсьәләгә карашлары буенча кешеләр ике төркемгә бүленәләр:

а) Бернинди начар нәрсә дә мәгълүм булмаган кеше.

Ягъни, кешеләр элек аның бернинди хатасын да күрмәгәннәр. Мондый кеше гаеп эш эшләсә, аны яшерергә кирәк, аның хәлен фаш итәргә дә, кешегә сөйләргә дә ярамый. Чөнки бу гайбәт һәм бозыклык тарату булачак. Аллаһы Тәгалә әйткән:

 إِنَّ الَّذِينَ يُحِبُّونَ أَنْ تَشِيعَ الْفَاحِشَةُ فِي الَّذِينَ آمَنُوا لَهُمْ

عَذَابٌ أَلِيمٌ فِي الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ وَاللَّهُ يَعْلَمُ وَأَنْتُمْ لا تَعْلَمُونَ 

«Дөреслектә, иман китерүчеләр арасында бозыклык таралганны теләүчеләргә бу дөньяда һәм Ахирәттә газаплы җәза әзерләнгән. Чөнки Аллаһ белә, ә сез белмисез».

Галимнәр әйтүенчә, мөселманнар турында бозыклык тарату дигәндә алар җибәргән хата турында сөйләү, яки алар кылмаганны калды дип әйтү күз алдында тотыла. Аларның берсе: «Гөнаһлыларны яшерергә тырыш! Чөнки аларның гаепләрен фаш итү мөселманнарның кимчелеге булачак. Ә бөтен кимчелекне дә яшерү яхшырак», – дип әйткән.

Бу очракта «гөнаһлылар» дигәндә гөнаһлары турында беркем дә белмәгән кешеләр күз алдында тотыла.

Әмма ул кешеләрне вәгазьләргә, яхшылыкка өндәргә, начардан тыярга, туры юлда булырга чакырырга кирәк. Болай эшләү – мөселманнарның бер-берсенә карата булган бурыч.

б) Кешеләр арасында үзенең кимчелекләре белән мәшһүр булган бәндә.

Монда нәрсә кылганын уйламаучы, үзе турында нәрсә сөйләүләренә игътибар бирмәүче кеше күз алдында тотыла. Андый кеше бозык (фасыйк) булып санала. Шуңа күрә, аның турында сөйләү гаеп түгел. Кайбер вакытта, кешеләр аның бозыклыгыннан саклансыннар өчен, сөйләү фарыз да була. Андый бәндәләрне яшерергә ярамый, киресенчә, Ислам дөньясында фетнәне бетерер өчен, аларны күзәтеп йөрергә кирәк.

(«40 хәдис»кә Имам ән-Нәвәвинең аңлатмасы, 311-312 нче битләр)