Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Кенә авылында «Халык зур ул, моңлы ул» төбәкара бәйге-фестивале үтте.
Бәйгедә 7-15 яшьлек балалар нәфис сүз, композитор әсәрләре, фольклор ансамбль, татар халык җыры номинацияләре буенча көч сынашты. Балаларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде.
Алар – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы премияләр