Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Көчле беләкле гүзәл кызларыбыз Балтачны Рәсәйгә танытты 💪🏼

6-8 март көннәрендә Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Һәм биредә райондашларыбыз бик уңышлы чыгыш ясап, Халыкара хатын-кызлар көненә якыннары өчен зур бүләк ясады.

-2

14-15 яшьлек кызлар арасында (40 кг) Түнтәрдән Гөлия Йосыпова сул кул белән – икенче🥈, уң кул белән беренче 🥇 урынны яулап, гомуми нәтиҗәдә икенче урынга 🥈 лаек булды.

-3

14-15 яшьлек кызлар арасында (45 кг) Чутайдан Мәликә Бурашова уң кулы белән – икенче🥈, сул кулы белән бишенче урынны алып, гомуми нәтиҗәдә өченче урынны🥉 биләде. 14-15 яшьлек кызлар арасында (50 кг) Салавычтан Камилә Вәлиева сул кулы белән – беренче🥇, уң кулы белән икенче урынны 🥈 алып, гомуми нәтиҗәдә икенче урынга 🥈 лаек булды.

-4

14-15 яшьлек кызлар арасында (55 кг) Яңгулдан Нәргизә Баһаветдинова сул кулы белән дә, уң кулы белән дә җиңү яулап, алтын медаль 🥇🏆 иясе булды. Борнактан Әдилә Хәбибуллина ике кулы белән дә дүртенче урынны алып, гомуми нәтиҗәдә дүртенче булды.

-5

14-15 яшьлек кызлар арасында (70 кг) Түнтәрдән Камилә Исмәгыйлева уң кулы белән – беренче🥇, сул кулы белән өченче урынны 🥉 яулап, көмеш медаль 🥈 иясе булды.

-6

16-18 яшьлек кызлар арасында (45 кг) Яңгулдан Эльвира Сәләхетдинова сул кулы белән дүртенче булды.

-7

Түбәндәге кызларыбыз да беренче унлыкка керде: Афанасьева Алина, Ермолаева Алина, Гайнетдинова Энҗе, Вәлиева Айгөл. Барлык гүзәл затларыбызны һәм аларның тренерлары Фагыйл Гайнетдинов белән Ранил Сафиуллинны әлеге җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын! 🥳✊🏼

-8