Найти тему
Татарский Мир

"Безнең тел белән никакой мысльне выразить итү невозможно?" 21 февраль – Халыкара ана теле көне

Оглавление

2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

“ Дөньяда иң – иң матур тел,

Ул – минем туган телем !”

( Энҗе Мөэминова )

1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конферен­циясендә дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, Халыкара ана теле көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елдан башлап, һәр елның 21 февралендә Халыкара туган тел көне үткәрелә.

Минем туган телемне мәктәптә куллану хокукы бар! Рәсем: https://multilingualparenting.com/
Минем туган телемне мәктәптә куллану хокукы бар! Рәсем: https://multilingualparenting.com/

Бүген тел, туган телне саклау, үстерү - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Бу бик киңкырлы проблема, ул телнең җәмгыятьтәге һәм аралашудагы ролен, аның кулланылыш даирәсен арттыру, туган телләрне өйрәтү һ.б. өлкәләрдә чагылыш таба.

Шулай да, һәрчак, һәр заманда да актуаль булган тагын бер ягы бар – ул да булса, телнең чисталыгы мәсьәләсе.

100 ел элек

Татар шәкертләре. Фото:  https://kpfu.ru
Татар шәкертләре. Фото: https://kpfu.ru

ХХ гасыр башында татар зыялылары әдәби телне мөмкин кадәр гарәп-фарсы алынмаларыннан азат итү, гади халык сөйләменә якынайту мәсьәләсен күтәргәннәр. Рус уку йортларында уку, руслар белән күбрәк аралашу, сәнәгать, сәүдә һ.б. өлкәләрдә активрак катнашу һ.б. татарларның, аеруча шәһәр җирләрендә яшәүче яшьләрнең, теленә күпләп рус сүзләре килеп керүгә сәбәп була. Төркиядә белем эстәгән яшьләр, киресенчә, төрек сүзләрен кыстырып сөйләшергә яратканнар. Болай сөйләшү “модага иярү” саналса да, телнең чисталыгын саклау яклы булган зыялылар бу күренешкә каршы яусыз көрәш ачканнар, татарча сөйләшкәндә рус һәм башка чит сүзләрне кулланучылардан ачы көлгәннәр.

“Безнең тел белән никакой мысльне выразить итү невозможно”

Күренекле татар драматургы Галиәсгар Камалның 1908 елда язылган “Тел берләштерәләр” дигән бер фельетонында татарлар катнашындагы мәҗлес сурәтләнә. Мәҗлестә катнашучылар арасында бохари бер мулла, Төркия күргән бер мөгаллим, русча укыган бер мирза, учитель һ.б. була. Болар, әлеге дә баягы, татар теле, аның торышы, киләчәге, проблемалары турында сөйләшәләр, аның “артталыгына” борчылалар. Менә учитель сүз ала:

“Как хотите, брат, мин бу турыда с вами не согласен. Безнең татарларның телләре до невозможной степени начар. Татар теле шикелле бедный тел не может быть на свете. Безнең тел белән никакой мысльне выразить итү невозможно”, - дип, “саф татарча итеп” үзенең туган телендә сөйләп җибәрә. Бу рәвешле сөйләшү билгеле бер катлау кешеләре арасында “модалы” саналган, үзенчә тәрәккыйпәрвәрлек билгесе дә булып торган. Учительләр генә түгел, татар приказчиклары да рус сүзләрен кыстырып сөйләшергә яратканнар.

Тарихта телебезне әнә шундый “модный” кешеләрдән сакларга тырышкан, телнең чисталыгы өчен көрәшкән яшьләребез турында да билгеле.

Троицк мәдрәсәсе шәкертләре. Фото: https://userdocs.ru
Троицк мәдрәсәсе шәкертләре. Фото: https://userdocs.ru

“Чиста сөйләшмәсәң, акчаңны түлә!”

Оренбург өязенең Тукай авылы шәкертләре 1915 елда телнең чисталыгын саклау максатында шундый чара уйлап тапканнар: үзара булган мәҗлесләрдә чит сүз катнаштырып сөйләгән кешеләргә һәр сүзгә бер-ике тиеннән җәза салганнар. Шулай итеп, бары тик ике-өч мәҗлестә генә өч сум җәза акчасы җыелган. Бу акча Оренбургта оештырылган “Укучыларга ярдәм җәмгыяте”нә җибәрелгән. Тагын бер мәҗлестә 24 тиен тупланган, бу акчаны яшьләр шул авылдагы “Мәдрәсәи Гыйлаҗия” файдасына тапшырганнар. Акчаны “иң күп эшли торган” сүзләр арасында “аслан”, “только” сүзләре булган, имеш. Бу хакта “Вакыт” газетасы язып чыккан.

Бу юл белән бүген дә милләт файдасына шактый акча эшләп булыр иде, мөгаен.

Ляля Мортазина