Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Дини китаплардагы хаталар турында

Кулыма коллиграф Кывам-карый Зөлфәкари авторлыгында чыгарылган “МӘҮЛИДҮ-н-НӘБИ” (с.г.в.) ТӨРКИ КАСЫЙДӘСЕ” исемле китап килеп керде. Китап, мөселманнарны Матуруди гакыйдасе белән дин тотарга чакыручы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның рус телендә язылган рөхсәте белән басылган. Анда әле китапның Диния Нәзарәте экспертлар советы чыгарган №13-017 карарга нигезләнеп бастырылганлыгы күрсәтелгән. Китапның эчтәлеге һич кенә дә ислам дине шәригатенә туры килми. Китап “Еникеева” нәшриятында 2013 елда басылып чыккан.

Инде кәгазь исраф итеп яртышар бит кенә язылган китапның эчтәлегенә күз салып, 3 кенә юлын китереп китик:

“И, Ходадан мәрхәмәт, игелек теләгән, кил Мәүлидкә!

Җәннәт эчендә хур, гыйльман теләгән, кил Мәүлидкә!

Ул Рәсүлнең туган көне нәкъ Кадер кичәсе иде”. (23 бит)

Бу юлларда шигъри хисләр дә, әдәби әсәр дә, хәтта мөнәҗәткә лаеклы юллар да күренми, әмма мөселман кешесен нык итеп адаштыруга чакыручы юллар икәне ачык күренеп тора. Әүвәл өченче юлга тукталып китик. “Ул Рәсүлнең туган көне нәкъ Кадер кичәсе иде”, диелгән. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көне “Рабигүл әүвәл” аенда, ә “Кадер киче”нең “Рамазан” аенда икәнен һәрбер мөселман беләдер, дип ышанам. Нәрсә, “Кадер кичен” “Рабигүл әүвәл” аена күчерергә ниятлиләрме соң? Һич аңлап җиткереп булмый...

Аннары Аллаһы Тәгаләнең мөбарәк 99 исеме арасында “Ходай” дигән исем дә юк икәне һәрберебезгә мәгълүм. Без кеше баласына да исем куша алмыйбыз, балага теге яки бу исемне әти-әнисе сайлыйлар. Ничек итеп без Аллаһы Тәгаләгә Үзе әйтмәгән исемне кушудан чирканмыйбыз соң, Аллаһы Тәгаләне булмаган исемнәр белән атап гөнаһка батудан да курыкмыйбыз.

Гомумән, менә шушы өч юл Коръәндә китерелгән Иблис сүзләрен хәтерләтә. Коръәндә: “Гаурәтләрен ачтырыр өчен Иблис (Әдәм белән Һавага) әйтте: “Сез фәрештә һәм үлемсез булуыгызны теләмәгән өчен Аллаһы сезне шушы җимешне ашаудан тыйды. Мин сезгә яхшы киңәш бирүчемен”, дип ант итте” (7. 20,21).

Кывам-карый: “И, Ходадан мәрхәмәт, игелек теләгән, кил Мәүлидкә!

Җәннәт эчендә хур, гыйльман теләгән, кил Мәүлидкә!”

Әнә бит ничек, Пәйгамбәребез (с.г.в.) вафатыннан соң 600 ел вакыт узгач бидгать гамәл итеп кертелгән Мәүлидкә дә Иблис чакыра түгелме соң? Җәннәткә чакырган булып тәмугка өстери. Хур кызлары һәм хур егетләре белән кызыктыра.

Аллаһы Тәгалә гүя бүгенге бидгатьчеләргә мөрәҗәгать иткән кебек әйтә: “Әллә соң аларның Аллаһы рөхсәтеннән башка бер дин алып килүче иләһләре бармы икән? Әгәр дә кичектерү вәгъдәсе булмаса аларның язмышы бу дөньяда ук хәл ителгән булыр иде. Һичшиксез залимнәргә җан өтүче газап биреләчәк” (42. 21).

Мин шуны аңлый алмыйм, ничек итеп заманында Җир йөзенә иңдерелгән соңгы Пәйгамбәребезне (с.г.в.), сәхәбәләрне һәм табигыйннарны канәгатьләндергән шәригать һәм гыйбадәт бүгенге бозык мөселманнарга җитми соң? Аларга яңа форма гыйбадәтләр, яңа бәйрәмнәр кирәк. Аллаһы һәм Аның Расүле (с.г.в.) кушкан гамәлләрне кылмасалар да, исламнан чыгарып җибәрә торган гамәлләр кылыр өчен атлыгып торалар. Пәйгамбәребезне (с.г.в.) сәхәбәләр, табигыйннар яратмаганнар күрәсең, алар Мәүлид үткәрмәгәннәр. Менә, бүгенге хакимият башлыклары кебек, заманында үзен күрсәтер өчен дәүләт казнасыннан күп чыгымнар тотып мәҗлес оештыручы Ирбил патшасы Пәйгамбәребезне (с.г.в.) сәхәбәләрдән дә ныграк яраткан булып чыга. Ә бүгенге бидгатьчеләр инде Мәүлид бәйрәменә багышлап тузга язмаган китаплар чыгаралар.

“Валлаһи, синнән элек яшәгән халыкларга да Без пәйгамбәрләр күндергән идек. Ләкин Шайтан аларның бозык эшләрен яхшы гамәл итеп күрсәтте. Менә хәзер Шайтан аларның остазы. Алар өчен әрнетүле газап әзерләнгән” (16. 63).

Әйе, Шайтан бозык эшләрне яхшы гамәл итеп күрсәткәнгә күрә, Коръәндә һәм Сөннәттә булмаган гамәлләрне ашкына-ашкына эшлиләр дә инде. Бу хакта Иблис үзе ачыктан-ачык әйтеп тора: “Раббым, мине туры юлдан яздырганың өчен, мин дә Җир йөзендәгеләргә гөнаһларын ләззәтле, гүзәл гамәл итеп күрсәтермен һәм юлыңнан яздырырмын” (15. 39).

Югыйсә Пәйгамбәребез (с.г.в.) мөселманнарга мөрәҗәгать итеп әйтте: “Мин сезне диндә артыклык кылудан кисәтәм, сезгә чаклы булганнар диндә артыклык кылулары аркасында һәлак булдылар” (Ән Нәсәи, Ибн Мәҗә, Әхмәд).

Тагын бер хәдистә: “Мин үземнән соң ике әйбер калдырдым, әгәр шулар белән гамәл кылсагыз беркайчан да адашмассыз. Алар – Аллаһы Китабы һәм минем Сөннәтем” (Әл Хәким).

Мөселманнар өчен Коръән һәм Сөннәт кушканнарны үтәп бетерү дә мөмкин эш түгел, шуның өстенә шәригатьтә булмаган һәм шәригатькә каршы килгән гамәлләр, гыйбадәтләр нигә һәм кемгә кирәк соң, дигән сорау туа. Бу сорауга Коръән аятьләренә таянып бары тик: бидгать гамәлләр Иблискә мөселманнарны юлдан яздырып тәмугка төшерү өчен кирәк, дип җавап биреп була.

“Сез бик зур фетнәләр күрәчәксез, шул вакытта минем Сөннәтемә һәм миннән соң килгән тугры хәлифләрнең сөннәтенә ябышыгыз, хәтта тешегез белән ябышырга туры килсә дә”, дип Пәйгамбәребез (с.г.в.) безне тәмугтан сакланырга чакыра. Мин бу хәдисне Нух (г.с.) көймәсенә утыру белән чагыштырыр идем. Пәйгамбәр Нух та (г.с.) үзенең улын көймәгә утырырга чакырды, әмма кяфер улы аны тыңламыйча көймәгә утырудан баш тартып һәлак булды. Без – бүгенге мөселманнар, Нух (г.с.) улы кебек, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтеннән баш тартып, баштан-аяк бидгать гамәлләргә чумып һәлак булачагыбызны уйлап та карамыйбыз.

Инде тагы китапка әйләнеп кайтыйк, 63-69 битләрдә “Күгәрчен дастаны” исемле язма бар, анда Пәйгамбәребез (с.г.в.) күгәрчен һәм лачын белән сөйләшкән. Ул (с.г.в.) лачынны кулыннан ит кисеп алып ашатырга уйлый, пычак кисми, аннары күгәрчен - Җәбраил, лачын - Микаил фәрештәләргә әвереләләр. Бу турыда нинди хәдистә язылган икән? Минем андый хәдис очрата алганым юк. “Мин әйтмәгән сүзне минем исемнән сөйләүче үзенә тәмугтан урын әзерләде”, диде Пәйгамбәребез с.г.в.

Әйе, хайваннарның, кош-кортларның һәм бөҗәкләрнең дә телен аңлаучы Сөләйман (г.с.) пәйгамбәр булган. Әмма китапта сүз Мөхәммәд (с.г.в.) турында бара. Әйе, Ибраһим (г.с.) пәйгамбәрнең үзенең улы - Исмәгыйльне (г.с.) корбан итәргә җыенганда пычагы кисмәгәне хакында беләбез, әмма китапта сүз Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәребезнең үз кулын кисеп лачынны ашатырга җыенуы турында бара.

Дастанны мин зур тарихи вакыйгалар хакында язылган әдәби әсәр, дип аңлыйм. Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән китапта язылган вакыйга булганмы, булса нинди хәдисләр дәлил булып тора?

Бер хәдистә: “Дәлилсез сүз – ялган сүз”, диелә. Сораулар туа: Аллаһының сөекле колы – Пәйгамбәребез (с.г.в.) хакында ялган сүзле китаплар язып чыгару Пәйгамбәрне (с.г.в.) олылау була аламы? Аның (с.г.в.) шәфәгатенә һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп булырмы?

Бүген ислам дине белән дөньяны кәсеп итүчеләр халкыбызны Исламга кайтармас өчен барысын да эшлиләр, нинди генә бидгать гамәлләрне, төрле хорафатларны казып чыгармыйлар. Ә бит шулай булмаса, алар милләтебезнең горурлыгы булган галимнәребез Габдерәхим Утыз Имәнинең, Шиһабетдин Мәрҗәнинең, Ризаэддин Фәхреддиннең һәм башка татар галимнәренең хезмәтләрен халыкка җиткерү өстендә эшләрләр иде. Юк бит, бидгать гамәлләрне алга сөрәләр, күтәреп чыгалар. Әле Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Һәр бидгать – адашу, һәр адашу тәмугка илтә”, дип кисәтүенә дә карамастан берәр “Яхшы бидгатьләр” исемле китап та бастырып чыгарырлар.

“Шайтан сезне дошман күрә, сез дә аны дошман күрегез. Ул үзенә ияргәннәрне утлы җәһәннәмгә урнаштырыр өчен тырыша” (35. 6).

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, кадерле милләттәшләр, тәмугка илтә торган Шайтан гамәлләреннән сакланган хәлдә, төрле хорафатларны читкә куеп, Аллаһының рәхмәтенә ирешә торган гына гамәлләр кылып яшәргә насыйп булса иде.