Найти в Дзене
ТАТАРЧА ЧАТ

Татар иҗтимагый үзәге: үткәне, бүгенгесе, киләчәге

ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВАНЫҢ 13 ФЕВРАЛЬДӘ ТАТАР ИҖТИМАГЫЙ ҮЗӘГЕ КОРЫЛТАЕНДА ЯСАГАН ЧЫГЫШЫ

Татар иҗтимагый үзәге:

Үткәне, бүгенгесе, киләчәге

Татарстанның яңа тарихында, милләтнең уянуында Татар иҗтимагый үзәгенең роле әйтеп бетергесез зур! Бу тарихта аның иң зур казанышы – милләтне уята, кузгата алуда, халыкны үз артларыннан алып китүдә. Әйе, Татарстанның сәяси статусы күтәрелүдә, халыкның милли үзаңы үсүдә, йөзәрләгән милли мәктәпләр һәм меңәрләгән мәчетләр ачылуда, татар теленең сакланып калуында, диннең милләт тормышына әйләнеп кайтуында татар милли азатлык хәрәкәте сәбәпче һәм нигез булып торды, моңа тарих та шулай бәя бирәчәк.

Исегезгә төшерегез – Татар иҗтимагый үзәге, бөтен илдән дистәләгән мең милләттәшебезне җыеп, Казан урамнарына алып чыкмаса, 1990 елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән булыр идеме? Артларында халык торганга Татарстан җитәкчеләре ул чагында шулай кыю булдылар, ә ул халыкны оештырып, Татарстан өчен көрәшкә күтәрүче ул без – татар милли хәрәкәте идек! Без, милләтпәрвәрләр, милли зыялылар, бөтен көчебезне Татарстанның дәүләтчелеген ныгытуга бирдек, 1992 елда референдум уздыруда һәм республикабызның яңа Конституциясен кабул итүдә катнаштык. Татарстанның дәүләт бәйсезлегенә куркыныч яный башлагач, моңа протест йөзеннән, 1991 елның маенда, Казанның Ирек мәйданында сәяси ачлык игълан иттек. Без ул чакта, үз гомерләребезне куркыныч астына куеп, Татарстанны саклап калдык.

Исегезгә төшерегез – 1991 елның августында, ГКЧП-ны яклады дип, Мәскәүдән Шахрайлар Шәймиевне кулга алырга килгәч , аны кем саклап калды? Шул татар милли хәрәкәте, иҗтимагый үзәк, халык саклап калды Шәймиевне, мин үзем дә, депутат буларак Югары Совет мөнбәреннән чыгыш ясап: “Без татар Президентын Мәскәү кулына бирмибез, ялгышын монда төзәтер!” дидем. 1992 елның мартында, Татарстанның мөстәкыйльлеге турында референдум уздырганда, Татар иҗтимагый үзәге, милли хәрәкәт вәкилләре республиканың бөтен шәһәрләрендә һәм авылларында, өйдән-өйгә йөреп, халык белән эшләделәр, шуның нәтиҗәсендә, без җиңдек. Ул чагында Татарстан җиңелгән булса, җитәкчелекне төрмә, халкыбызны коллык көтә иде, ә җиңүче белән Мәскәү дә санлашырга мәҗбүр булды.

Исегезгә төшерегез – ул чакта Казанда нибары бер мәчет, нибары бер татар интернат-мәктәбе бар иде. Тагы шул милли хәрәкәт, тагы шул Татар иҗтимагый үзәге, кайда митинглар ясап, кайда хатлар язып, кайда басып алып, хөкүмәт кулындагы бөтен мәчетләрне яңадан халыкка кайтаруга иреште. Һәр татар классы, һәр татар мәктәбе, һәр татар гимназиясе, һәр татар баласы өчен без җаныбызны бирерлек булып көрәштек, ата-аналары белән сөйләштек, нәтиҗәдә, дистәләгән милли мәктәп ачтыруга ирештек. Шуны онытмагыз – бүгенге Татарстанның һәм идеологик, һәм икътисадый нигезе шул елларда салынды, Казан Кремлендәге татар түрәләренә бу хакимиятне халык алып бирде, ә милли хәрәкәт, Татар иҗтимагый үзәге шул халыкның аерылгысыз бер өлеше иде. Татар милли хәрәкәте беркайчан да сугышларга чакырмады, Татарстанга, татар халкына каршы эшләмәде, ул бары тик гаделлек, демократия, милләт һәм кеше хокуклары өчен көрәште.

Аң булыгыз – татар теленә, милләтпәрвәрләргә, мөселманнарга, милли хәрәкәткә, Татар иҗтимагый үзәгенә каршы барган туктаусыз һөҗүм Татарстанны республика буларак юк итү белән тәмамланырга мөмкин. Башта Татарстанны якларлык милли оешмаларны, милли лидерларны юк итеп куялар, аннан милли республиканың үзенә дә чират җитәчәк. Ул чагында Татарстанны кем яклар, милләтне кем яклар?! Хакимият артында халык торганда гына көчле, байлык түгел! Татарстан җитәкчеләре инде болай да күп чигенде, телне дә көрәшмичә генә бирделәр, салымын да, байлыгын да халык авызыннан өзеп Мәскәүгә озаталар, инде милләт сагында торган соңгы татар оешмаларын да карап торып юк итәргә ирек бирикме?

Ни өчен соң Татар иҗтимагый үзәгенә ябылу һәм экстремист ярлыгы тагу яный? Шул сорауга да җавап табарга тырышыйк. Татар иҗтимагый үзәге соңгы елларда милләт һәм кеше хокукларын яклау юнәлешендә күп эшләр башкарды, Халыкара оешмаларга күп мөрәҗәгатьләр юллады, бәлки аны шуның өчен дә тукатырга, ябырга җыеналардыр? Бәлки телебезнең һәм үзебезнең аянычлы хәлебез турында халыкка хаклыкны җиткергән өчен җәза бирергә телиләрдер? Татарстан җитәкчеләренең милли мәсьәләләрдә татар халкына зыянга эшләүләрен фаш иткәнгә үч алырга уйлыйлардыр? Әйе, монда урынлы сорау туа – ни өчен соң әле Татарстан җитәкчеләре, милләт хокуклары өчен көрәшә торган бердәнбер татар оешмасын яклап, үз сүзен әйтми? Татар милли хәрәкәте аларны үз вакытында төрмәләрдән дә алып калды бит, нигә татар түрәләре моны тиз онытты?

Монда бәлки иҗтимагый үзәкнең үзенең дә гаебе бардыр – Татарстанны яклыйм, дип, еллар буе милләткә каршы эшләгән бу режимга бәлки терәү булырга кирәк булмагандыр? Барыбыз да күрде – Казанда бер милли университет ачтыра алмаган Татарстан Президентларының нәселләре доллар миллионеры һәм миллиардерлары булды, ә без шуңа вакытында чара күрә алмадык. Югыйсә, 90-нчы еллар уртасында ук бу елгыр хакимиятне милли рухлы җитәкчеләргә – Мөхәммәт Сабиров, Рәфкать Алтынбаев, Тәлгать Абдуллин кебек ир-егетләргә алыштырырга була иде бит! Һәм кирәк тә иде! Ә алар ул чагында татар иҗтимагый үзәген үзләренең “крышалары” итеп файдаланды, асларына су керә башлауга, “Татарстанга куркыныч яный!” шигарен кычкырты, ә үзләре астан гына мал җыйды, мал туплады, мәскәүләр белән мал бүлеште... Соңгы 20 ел эчендә Татарстан түрәләре Мәскәүгә бөтен милли хокукларыбызны биреп бетерде, иң соңыннан, шул хакта каравыл кычкырган Татар иҗтимагый үзәгенең үзен дә балта астына салды... Бәлки без менә хәзер, Татарстанны яклыйбыз, дип, милләт язмышына төкереп караган түрәләрне яклауның җәзасын күрәбездер?

Әйе, Татар иҗтимагый үзәгенең үткәне данлы һәм катлаулы, бүгенгесе шактый аянычлы, ә киләчәге бармы? Безнең төп максат хәзер менә шушы четерекле сорауга җавап табу. Суд булыр инде ул, бәлки Татар иҗтимагый үзәген ябып та куярлар. Әлбәттә, аның өчен ахыргача көрәшергә кирәк, әмма судлар алар кулында. Тик, ни генә булса да, бу бетү дигән сүз түгел, милләт бар икән, аның хокукларын яклый торган оешма да булырга тиеш. Мин Татар иҗтимагый үзәгенең киләчәген Халыкара дәрәҗәдә теркәлеп эшли торган хокук яклау оешмасы буларак күрәм. Бүгенге көндә татар халкының дөньяда бер генә хокук яклау оешмасы да юк. Менә шул миссияне бүгенге БТИҮдән үсеп чыккан “Татар халкының хокукларын яклау комитеты” үз өстенә ала ала. Һәм ул, нигездә, Халыкара оешмалар белән эшләргә тиеш. Шуңа күрә бу комитетның җитәкчеләре дә чит телләрне, заманча технологияне яхшы белгән милли рухлы татар яшьләре булырга тиеш. Шундый яшьләрдән мин Руслан Айсинны, Илнар Гарифуллинны, Айрат Фәйзрахмановны күрәм, ә без, өлкән буын, аларга ярдәмче булырбыз.

Милли мәсьәләләрдән тыш, татар халкының социаль, икътисадый һәм иҗтимагый проблемалары да бар. Менә аларны хәл итү өчен татар милли хәрәкәтенә Россиянең демократик көчләре белән бергә булырга кирәк булачак. Бу илдә демократик үзгәрешләр булмый торып, Татарстанда, милләт томышында да яхшы якка үзгәрешләр булмаячак. Әмма бу үзгәрешләр үзеннән-үзе генә килмәс, шуңа күрә, гадел сайлаулар, кеше хокуклары, сүз иреге таләп иткән демократик көчләр белән татар милли хәрәкәте бер юнәлештә эшләргә тиеш. Россиядә үзгәрешләр булачак, чөнки тормыш болай дәвам итә алмый, чөнки яшьләр болай яшәргә теләми, халык та һаман алданып һәм таланып яши алмый. Без, татар милли хәрәкәте, шушы тарихи үзгәрешләрдә катнашырга, үз таләпләребезне куярга, форсаттан файдаланып, үзебезгә тиешле хокукларны яулап алырга тиешбез. Әмма моның өчен әле судлар аша да, утлар аша да үтәргә туры килүе бар. Мин татар милли-азатлык хәрәкәтенә көчле рух, ныклы иман, ачык акыл, сизгер йөрәк, бетмәс гайрәт, хәерле гамәл телим! Татарстанның һәм милләтебезнең бәйсезлеге безнең көрәш нәтиҗәсеннән дә тора, моның өчен без тарих алдында да, язмыш алдында да зур җаваплы, шуны онытмыйк!

Фәүзия Бәйрәмова,

2021 елның 13 феврале