Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Вафирә Гыйззәтуллина турында истәлекләр

Фәүзия Бәйрәмова архивыннан
Фәүзия Бәйрәмова архивыннан

Миңа Вафирә турында язу җиңел түгел... Сорамасалар, мин бу ярага бөтенләй кагылмас та идем... Аның үлгәненә әле һаман ышанып бетеп булмый. Ә истәлекләр язарга сорагач, димәк, инде кеше юк... Һәм син дә инде шушы фаҗига белән килешергә мәҗбүр буласың... Һәм күңел төпкелләрендә бик еракка яшереп куйган хәтирәләр кузгала... Вафирәнең тавышы ишетелә, үзе каршыга килеп баса, хәтер китабының битләре әкрен генә кирегә - үткәннәргә таба ачыла башлый...

Без Вафирә белән беренче тапкыр милли хәрәкәттә очраштык. Елын-көнен ачык кына әйтә алмыйм, әмма 1988 елның көзендә татар иҗтимагыйи үзәге уздырган җыелышларда Вафирә бар иде инде. Ул үзе милли хәрәкәткә минем чакыру буенча килүен әйтә иде. Ягъни, ул минем милләтебез зыялыларына, шул исәптән Вафирәнең үзенә дә атап язган хатны алган, бу хатта мин аларны милли хәрәкәт эшендә катнашырга чакырганмын... Вафирә, эчкерсез һәм милли җанлы кеше буларак, бу чакыруны бөтен йөрәге белән кабул иткән. Шулай итеп, 1988-1989 еллардан Вафирә белән безнең юллар янәшә китте... Дистәләгән корылтайлар, митинг һәм пикетлар, ачлык мәйданнары, бәйсезлек өчен уздырылган төрле чаралар, бергәләп сайлауларда катнашу һәм кыйналып төшеп калулар, бергәләп йөрелгән сәяхәт-сәфәрләр, әле - Чаллыда, әле - Казанда бер-беребездә кунак булып китүләр... Бер-беребез белән килешкән һәм килешмәгән чаклар, бәйсезлек дип бәргәләнүләр, күңел төшүләр, кул селтәүләр, аннан тагы янып-кабынып китүләр - безнең тормышыбызда боларның барысы да булды...

1991 елның 14 маенда ачлык игълан иткәч, иң беренче минем яныма Вафирә Гыйззәтуллина килеп җитте. Баштагы көннәрдә хәтта минем белән бергә машинада ук куна иде, аннан өенә кайтып йөри башлады. Ул көннәрдә Вафирә ачлык мәйданында бөтен эшне оештырып, кайнатып йөрде, дошманнарның авыр сүзеннән мине ана арыслан кебек саклады... Ачлык беткәч, Германиядән килеп, минем турыда фильм төшерделәр. Шул вакытта Болгарга Вафирә дә барган иде. Аның ак ефәк шәлен ябынып, борынгы төрбәләр янында басып торуын әле дә хәтерлим... Фильмга гына түгел, татар тарихына да ул нәкъ шул кыяфәттә кереп калды...

Хәтерлим, мин ачлыкта ятканда, алар машиналарга төялеп, Марат абый Мөлеков җитәкчелегендә, Әлмәткә, "Дуслык" (Дружба") нефть үткәргеч торбаларын ябарга чыгып киттеләр. Татарстанга бәйсезлек таләп итәбез бит инде, нефть тә үзебездә калырга тиеш, дибез. Мин дә бәйсезлек өчен кибеп ач ятам... Шул сәфәрдән юлда, паромда аларны бик нык кыйнап, имгәтеп кайтарганнар иде. Вафирәнең дә бармакларын сындырганнар, аны "Зеленая сука", дип, яшел яулыгыннан өстерәп йөрткәннәр... Соңыннан Вафирәнең үзен гаепләргә теләп, бик озак кына милиция юлларында йөрттеләр. Ә теге явыз бәндәләрне эзләп тә тормадылар, бу провокацияне органнар үзләре оештырганлыгы көн кебек ачык иде.

Милли хәрәкәт эше өчен Вафирәне судларда, милиция юлларында күп йөрттеләр. Хәтерлим, 1992 елның октябрь-ноябрь айлары иде, без, депутатлар, Югары Советта Татарстанның яңа Конституциясен кабул итәбез. Көрәш бик каты бара, федералистлар - Россия ягына, без исә бәйсезлек ягына тартабыз. Урамда исә халык кайный, милләтчеләр бер дә туктамый митинглар уздыра. Бер заман урамнан хәбәр килә - милләтчеләр трамвайларны туктатканнар, Конституция кабул ителмичә, җибәрәсе түгелләр икән. Безнең эш бөтенләй тукталгач, мине залдан урамга илче итеп чыгардылар. Барам - Вафирә 5нче трамвай каршына, рельслар өстенә сузылып яткан, башкалар да тимер юллар өстендә яталар. Аларны йорт түбәләреннән камерага төшереп торалар... "Вафирә, трамвайларны җибәрергә кирәк, эш тукталды бит, Конституция бөтенләй кабул ителмәскә мөмкин", дим. "Син аларга сатылгансың! - дип кычкырды миңа Вафирә, яткан җиреннән. - Конституция халык теләгәнчә кабул ителсен! Без беребез дә урыннарыбыздан тормыйбыз!"

Без күпме көрәшсәк тә, Конституция татар халкы теләгәнчә үк булмады, җитәкчеләр ничегрәк тели - шулай булды. Инде хәзер ул Конституция дә юк инде, аның бәйсезлек турындагы матдәләре юк... Милләт өчен трамвай юлларына чыгып яткан Вафирә дә юк... Ә ул чакта аны бу эше өчен судка биреп, штрафлар да түләткәннәр иде... Түбәдәге камералар юкка гына төшермәде бит инде аны...

1994 елның 19 мартында мине Милли Мәҗлес рәисе итеп сайлап куйдылар. Бу корылтайда Вафирә дә бар иде. Аңа кадәр безнең аралар бераз салкынаеп алган иде, чөнки Вафирә ул вакытта әле һаман Татарстан җитәкчеләренә ышана, бәйсезлек өчен алар көрәшә, дип уйлый иде. Ә инде 1994 елның 15 февралендә Татарстан белән Россия арасында кабалалы килешү төзелгәч, Вафирә дә эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлады - бу җитәкчеләргә бәйсезлек кирәкми иде. Мин корылтайда бу хакта бик җентекле чыгыш ясадым, бу килешүнең бәйсезлек юлында беренче зур чигенү икәнлеген халыкка аңлаттым. Вафирә минем хаклы икәнлекне аңлады һәм шуннан соң инде без милли сәясәт мәсьәләсендә бер юлдан бардык.

1994 ел безнең өчен бик истә калырлык ел булды. Халыкның ни дәрәҗәдә авыр, хокуксыз яшәвен күреп, без Вафирә белән җәен авылларга чыгып, халык белән очрашулар уздырырга уйладык. Бу очрашуларны Актаныш районыннан башладык, чөнки аның хакимият башлыгы безгә күптән таныш иде. Без авылларда булдык, механизаторларның ниндидер ярышындамы, бәйрәмендәме катнаштык, коеп яуган яңгырлар астында чыгышлар ясадык. Очрашулар вакытында райондагы бик күп проблемаларны өйрәндек, белдек, мин соңыннан бу хакта Татарстан Президентына ачык хат та яздым. Ни кызганыч, без килеп киткәннән соң, хакимият башлыгын эшеннән алдылар, ә проблемалар шул килеш калды...

Аннан без Вафирә белән Түбән Кама районына чыгып киттек. Хакимияттә безгә очрашулар оештырырга әллә ни булышмадылар кебек, без һаман шул милләтчеләргә барып егылдык. Әле дә хәтерлим - суган басуы буйлап чыгышлар ясап йөргән идек. Халыкны җыябыз да сөйлибез. җыябыз да сөйлибез, Вафирә кырны яңгыратып җырлап та җибәрә. Аннан сыер савучылар янына җәйләүгә бардык, кичләрен клубларда очрашулар уздырдык. Үзебезгә күрә, бик канәгать булып, Чаллыга кайтып кердек. Аш пешерә башлагач, өйдә бер баш суган юклыгын күреп, рәхәтләнеп көлешкән идек... Кырда бер баш суган сорап алырга да башыбызга килмәгән икән, ике хыялый... Хәер, без өйдә суган юклыгын белсәк тә, сорамаган булыр идек, без бөтенләй башка максат, башка тормыш белән яши идек шул...

Аннан чират Алабуга районына җитте, Чаллыга кайтып, бездә бераз ял итеп алабыз да, тагы халык арасына чыгып китәбез. Хәтерлим, Алабуганың үзендә. картлар көненә багышлап уздырылган зур кичәдә миңа сүз бирмәгәннәр иде, югыйсә, ул вакытта мин әле депутат идем бит! Вафирә җырлады ахыры. Аннан авылларга чыгып киттек. Бәләкәй агач клубларда булдыра алганча халыкны җыеп, аларга бәйсезлек турында сөйлибез, шигырьләр укыйбыз, Вафирә җырлый. Авыл халкы безгә бәлешләр пешереп алып килә, үзенчә, кунак итә...

Алабуганы шулай бер әйләнеп чыккач, Вафирәнең туган районына кайтырга булдык. Менделеевск анда янәшәдә генә бит. Хакимият башлыгы безне яхшы гына кабул иткән кебек булды, үзебезчә, планнар төзедек, барасы авылларыбызны билгеләдек... Әмма безнең бу планнар беренче авылда ук чәлпәрәмә киләсен без әле белми идек...

Беренче итеп Вафирәнең туган авылы Камайга кайттык. Белдерүләр куелган, халык безнең киләсен белә... Кичен җыенып клубка чыгып киттек. Клубка килеп җитүебез булды, гөлт итеп бөтен авылда ут сүнде. Көтәбез, көтәбез - ут янмый. Клубтагы халык урамга чыкты, өйдәгеләре, ут янмагач, клубка килергә ашыкмадылар. Без әле һаман утны бирерләр, вакытлыча гына сүнгәндер, дип уйлыйбыз. Октябрь аеның башы инде бу, көзге төн салкынча, яңгыр сибәли башлады, җыелган халык нишләргә дә белми. Шулай бер-ике сәгать караңгыда басып торгач, без Вафирә белән эшнең нидә икәнлеген аңладык - ут махсус сүндерелгән иде. Бу эш безнең халык белән очрашуны өзәр өчен эшләнгән иде. Урамдагы халык белән шулар хакында сөйләштек тә, хәтеребез калып, Вафирәләргә кайтып киттек. Кайтып керосин лампасы янында бераз утыруга, төнге сәгать 11ләр тирәсендә, ут бирделәр. Вафирә бу хәлләргә бик рәнҗеде, минем алда бик уңайсызланды, чөнки минем аның туган авылына беренче тапкыр килүем иде бит. Иртәгесе көнне иртәнге якта булса да, халыкны җыеп, очрашу уздырабыз, дип ниятләп, йокларга яттык. Әмма иртәге көн минем өчен тагы да зур кайгылар, сынаулар әзерләп куйган булып чыкты.

Әле без йокыдан торып өлгермәгән идек, Вафирәләргә Чаллыдан минем ирем, елап шешенеп беткән кыз туганнарым килеп керде. Бертуган абыемның үле гәүдәсен авылыбыз башындагы урманлыкта асып куелган килеш тапканнар... Бүген күмәсе икәннәр... Мине алырга килгәннәр... Шулай итеп, көзге томанлы иртәдә мин Вафирәләрдән үз авылыма - абыемны күмәргә кайтып киттем... Вафирәләр авылына мин инде ул исән вакытта яңадан килә алмадым - 2001 елның 18 сентябрендә үле гәүдәсе артыннан гына ияреп кайттым...

Хәтеремдә тагы туксанынчы еллар уртасына кайтам... 1994 елның ахырында рус-чечен сугышы башланды. Вафирә моны бик авыр кабул итте, бөтен җаны-тәне белән чеченнарны яклап ыргылды. Ул Казанда уздырылган бер генә митинг-пикетны да калдырмады, аларда чеченнарны яклап ялкынлы чыгышлар ясады. Бөтен Россия тарихында бердәнбер буларак, бу сугышка каршы протест йөзеннән, Вафирә Гыйззәтуллина Россиянең атказанган артисткасы дигән исеменнән баш тартты, аның таныклыгын мәйданда утта яндырды. Һәм үлгәнче чечен халкы ягында булды.

1995 елда без Вафирәне "Иттифак" партиясе исеменнән депутатлыкка чыгарып карадык. Вафирә бик дәртләнеп, чын күңеленнән тотынган иде. Әмма аны депутат итеп уздырмас өчен хакимият бөтен көчен куйды. Вафирә Казан шәһәрендә үз округында һәр йортны, һәр квартираны диярлек үз аяклары белән йөреп чыкты. "Тирләүдән бүрек эчем юешләнеп, череп чыкты, бүрегемне аттым", дип сөйләгән иде ул соңыннан. Вафирә үзен депутатлыкка үттем, дип уйлады, әмма аның тавышларын башкага алып биргән булып чыктылар. Аннан соң ул тагы берничә тапкыр депутатлыкка чыгып-чыгып карады, әмма хакимият берничек тә бу гаяр татар хатынына юл бирергә теләмәде. Алар Вафирәнең теленнән курыктылар, дөресен әйтүеннән шүрләделәр...

Кат-кат сайлауларда төшеп калганнан соң, Вафирәнең хакимият белән арасы шактый бозылды. Бу хәл аның тормышына, матди хәленә дә бик нык тәэсир ясады. Аны хөкүмәт концертларына чыгармый башладылар, телевидениедән, бирсәләр дә, иске язмаларын гына бирергә тырыштылар. Акча юклыкка чыдый алмыйча, Вафирә радиога ярты ставкага эшкә керде. Бу хәлне белеп алуга, аның пенсиясен туктаттылар, ул чакта шундый тәртип иде. Ә Вафирәнең кулында кызы. оныгы бар бит, аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Хәле ничек кенә авыр булса да, Вафирә беркайчан да сер бирмәде. халык алдына ялт итеп киенеп, елмаеп килеп чыга иде. Вафирә, гомумән, өс-башка бик нык игътибар бирде, ашарына булмаса да, киемен карый иде. Монда инде бернишләп тә булмый, затлылыкка омтылу, мескен булып күренәсе килмәү Вафирәнең канында, холкында иде һәм ул үлгәнче шундый булып калды.

Үзен иҗтимагый тормыштан, милләттән аерырга тырышуларын Вафирә бик авыр кабул итте. 1997 елда уздырылган Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена Вафирә кунак буларак та, делегат буларак та, хәтта җырчы буларак та чакырылмаган иде. Ул моңа бик кимсенде. "Балконнарга чыгып, Аллаһтан сорадым, - диде ул миңа соңыннан. - Мине бу көннәрдә Казаннан берәр җиргә җибәр, боларны күзем күрмәсен, дидем..." Һәм шул көннәрдә, могҗиза кебек, минем кулыма Төркиядән бик зур халыкара корылтайга чакыру килеп төште. Мин үзем дә чакырылган, шулай ук Татарстаннан хак милләтчеләрне дә туплап алып килергә тиеш идем. Мин делегацияне туплап, Төркиягә җибәрдем, үз урыныма Вафирәне керттем, үзем исә Казанда, Бөтендөнья татар конгрессында калдым, мин анда Чаллыдан делегат булып сайланган идем. Вафирә Төркиядә корылтайда катнашып, чыгышлар ясап, атна-ун көн ял итеп, бик канәгать булып кайткан иде. Алар әле мине анда Бөтендөнья төрки халыклар ассамблеясенең рәис урынбасары итеп сайлаганнар, Вафирә моның өчен бөтен көчен куйган. "Ниндидер юллар белән Казаннан корылтайга килгән берничә татар сиңа каршы бик каты эшләде, шунысы иң авыры булды. - диде ул миңа, кайткач. - Әмма бөтен милләтләр сине яклады, син сайлангач, шатлыгымнан еладым..."

Әмма Вафирәнең иң авыр кабул иткәне - үзен сәхнәгә чыгармаулары иде. Кыскарту, дигән булып, аны филармониядән эштән дә чыгарып ташладылар бит. Ә аның бөтен ипие, яшәве - шул сәхнә. "Мин - артист кеше, мин сәхнәдә үләргә тиеш", дия иде ул, күз яшьләрен чакка тыеп. "И, шулай дип әйтмә әле, Вафирә, - дия идем мин аны юатырга теләп. - Син ул сәхнәдә үлү дигән нәрсәне әкренләп оныт инде... Җырласын җырладың... Яшебез дә бара... Безгә хәзер башка нәрсәләр турында уйлый башларга кирәк инде..."

Вафирә соңгы вакытта намаз укый башлаган иде. Беренче намазын ул минем белән Чаллыда укыды. "И, синең белән намаз укуы рәхәт, - дия иде ул. - Мәчеттә әллә нәрсә шунда - күп сөйләшәләр, һаман акча саныйлар..." Үләсе җәйне дә ул бездә бераз торып, намазлар укыган иде. Вафирә, гомумән, Чаллыга килергә ярата, килгәндә күп вакыт бездә туктала иде. Мин дә Казанга барганда, күбрәк аларда туктала идем. Вафирә Чаллыны бик ярата иде, бер вакыт хәтта анда күчәргә дә уйлап йөрде. Ул Чаллының шәһәр башлыгы Рәшит Хәммәдиев белән дә дус иде, матди яктан хәле бик авырайса, туп-туры аның янына килә иде... Рәшит Сәетович исә мәдәният әһелләренә һәрвакыт ярдәм итте.

Вафирә, шаярып һәм яратып, ирем Җәмил белән мине "Сез Ленин белән Крупская кебек", дип әйтә иде. Ул Җәмилне бик нык хөрмәт итә, тормышында күп нәрсәләрне аның белән киңәшә иде. "Синең Җәмилең бар бит, Фәүзия, сиңа рәхәт", дия иде ул еш кына безнең өчен сөенеп. Әмма үзенә тормыш корырлык пар таба алмады ул, хәер, ул аны эзләмәде дә бугай. "Миңа үземнән дә көчле, югары дәрәҗәле, затлы кеше кирәк, ә андыйлар татарда хәзергә күренми әле", дия иде ул, ярымшаярып, ярым җитди рәвештә. Шушы 10-15 ел бергә аралашып яшәгән чорда мин Вафирәнең азып-тузып йөрүен күрмәдем. Аның ул темага җәелеп сөйләшкәнен дә хәтерләмим. Без күпме генә якын булсак та, ул минем белән аралашканда беркайчан да чиктән чыкмады, теләсә нәрсә сөйләмәде һәм кыланмады. Ул миңа эчке бер хөрмәт белән карый иде һәм аның шушы карашы үлгәнче дәвам итте. Һәрхәлдә, безнең араны бутарга тырышучылар күп булса да... Безнең милли сәясәт аркасында аралашмыйча торган вакытлар булды, әмма без беркайчан да шәхси яктан дошманлашмадык.

Вафирә әнисенә, туганнарына карата бик кешелекле иде. Ярдәм сорап, барысы да аңа баралар иде - кемгә укырга керергә, кемнең армия мәсьәләсе, кемне больницага салырга кирәк, кемгә квартира алырга булышырга, эш белән ярдәм итәргә... Һәм Вафирә йөгерә, туганнарга да, туган булмаганнар өчен дә чаба... Вафирә әнисе өчен бигрәк өзгәләнде. Ураза вакытында әнисе Вафирәнең кулында җан бирде... Бер көн уразасын калдырмыйча, Вафирә аны авылга кайтып карады, үзе юды, үзе соңгы юлга озатты... Шушы саваплары өчен үзенең дә урыны җәннәттә булсын иде аның...

Вафирә үзенең туган авылы Камайга артык зур игътибар бирде. Ул чын мәгънәсендә аның белән яши иде. Авыл халкы аны хәтта рәис алмаштыру җыелышларына да чакыра иде, әйтерсең лә, ул шушы колхоз әгъзасы. Туган авылында мәчет салуны да Вафирә үзе башлап йөрде, түбә калаена, кадагына хәтле үзе табышты, үзе ерып чыкты. Аның ай саен, атна саен авыл белән ике арада бәргәләнүен күреп, мин аңа болай ук йөрмәскә куша идем. "Ю-юк, мин мәңге Камайны ташлый алмыйм, шул юлда үләрмен инде мин", дия иде ул минем бу сүзләремә каршы... Һәм нәкъ шулай булды да - ул туган авылы Камайдан кайтканда, Казан юлында һәлак булды...

16 сентябрьдә төнлә шалтыратып, миңа Вафирәнең авариягә эләгүен әйттеләр. "Балалары Мамадыш больницасында, үзе үлгән булырга тиеш". диделәр. Мин Мамадышка шалтыратып, Вафирәнең үлгәнлеген төгәл белдем. Без ирем белән икенче көнне иртүк Мамадышка чыгып киттек. Без барганда Вафирәнең мәетен Казанга озатканнар иде, балаларын да яңа гына вертолет белән Казанга алып киткән булып чыктылар. Больницада врачларны күреп сөйләшкәч, милиция хезмәткәрләре белән аралашкач, бу фаҗига бөтен куркынычлыгы белән күз алдына килеп басты... Бөтен яктан китереп кысылган кечкенә генә "Ока" машинасы, рульдә - коты чыккан кызы Камилә, артта - онык, алда - балаларын үз йөрәге белән бу фаҗигадән саклап калырга омтылган Вафирә... Ул соңгы мизгелендә дә үзе турында түгел, балалары турында уйлагандыр, Аллаһтан да аларның исән калуын сорагандыр кебек... Аллаһ рәхмәте белән, балалар исән калды, ә Вафирә юк... Ул юл буйларында җан биреп ятканда, аны күреп танучылар булгандыр бит инде, бисмиллаһ әйтеп, күзләрен йомдырдылар микән, өсләренә ябып куйдылармы икән... Ник берәрсе миңа юлдан хәбәр итмәде икән, кырыенда булсам, мин аны ярырга ирек бирмәс идем, чөнки Вафирә үлгәч ярдырмаска кушкан иде бит... Әмма бу илдә исәннәрнең дә, үлгәннәрнең дә бернинди хокуклары юк шул, син үзең теләгәнчә кабергә дә кереп ята алмыйсың...

18 сентябрь Казанга Вафирәне күмәргә киттек. Элеккеге Киров мәдәният сараена, тар гына урынга, кеше карый алмаслык биеккә куганнар Вафирәне. Без аның баш очына барып бастык. Микрофон да шунда тора. Халык бик күп... Менә берзаман эреле-ваклы түрәләр җыела башлады, алар да безнең янга килеп басарга мәҗбүр булдылар. Берзаман, инде хушлашу башлана, дип торганда, бу түрәләр, микрофонны өстерәп, безне ташлап, Вафирәнең аяк очына барып басмасыннармы! Безнең арадан килеп, "Сезнең урыныгыз тегендә", дип, Илһам Шакировны аяк очына алып киттеләр. Һәм үзләре язган сценарий буенча сөйләргә тотындылар... Вафирә исән вакытта аның утларын сүндерүчеләр, авызын томалаучылар, аның каршында барлык ишекләрне дә ябучылар, тыгыла-тыгыла, мәетнең аяк очында бүген аны мактый иде... Мин урынымнан да кузгала алмадым... Миңа да, Вафирәнең иң якын иптәшләренә дә - берсенә дә сүз бирмәделәр... Вафирә үзе исән булса, аларның барысын да бу залдан куып чыгарыр иде... Килгән түрәләр үзләренең дежур сүзләрен ашыга-ашыга сөйләделәр дә, Казандагы затлы кабинетларына таралдылар... Без Вафирәнең җәсады артыннан аның туган авылы Камайга кайтып киттек. Вафирәне анда - кара туфрак, безне соңгы бәхилләшү көтә иде...

Көзге моңсу көн... Аяк астына кипкән сары яфраклар сибелгән... Тузанлы авыл юлы буйлап Вафирәне зиратка таба күтәреп баралар... Авыл башындагы зират агачлары аны шаулый-шаулый каршы ала... Алар шаулаган саен, җиргә сары яфраклар коела, сары яфраклар коела... Коймадан ерак түгел кабер казылган, ул инде иртәдән бирле Вафирәне көтеп тора... Кемдер ашыга-ашыга камерага төшерә, хәтта мәет артыннан кабергә керә-керә төшерә... Әле аның үлгәнлегенә, мәңгелеккә кара җиргә кереп ятканына һаман ышанып бетмиләр ахыры... Вафирә үзе бу хәлне яратмас иде, каберендә булса да, тынычлыкта калдыруларын теләр иде ул... Әмма, кемгә - кайгы, кемгә - тамаша... Кешене соңгы юлга озату да ут сүндерүчеләр кулында...

Вафирә милләтнең затлы, югары зәвыклы, камил аңлы булуын теләде. Бу аның өчен бәйсезлеккә караганда да мөһим иде. Ул сәхнәдә дә, тормышта да мокытлыкны, наданлыкны, мескенлекне, үзешчәнлекне кичерә алмады. Ул татар милләтен үз югарылыгына күтәрергә омтылды. Милләт ишеттеме аның җан авазын, чакыруларын, өзгәләнүләрен? Әллә аңлый да алмыйча калдымы? Вафирә, атылган йолдыз кебек, милләт күгеннән сызылып янып төште... Яна-яна төште, яна-яна китте...

Фәүзия Бәйрәмова,

24 июнь, 2004 ел.

Чаллы шәһәре.