Кайбер дин һәм җәмәгать эшлеклеләре Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәламнең Габдрахман бине Зөбәер, Тальха бине Госман һәм Зөбәер бине Җәгъдә исемле өч сәхабәне ("сәхабә" дип пәйгамбәрне күргән һәм аңа ияргән кешеләрне атыйлар) Болгарга җибәрүе һәм алар Болгар патшасының авыру кызын дәвалаулары, шуннан соң болгарлар ислам динен кабул итүе хакында риваятьләр һәм әкиятләр сөйләргә яраталар. Чыннан да,
Кайбер дин һәм җәмәгать эшлеклеләре Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәламнең Габдрахман бине Зөбәер, Тальха бине Госман һәм Зөбәер бине Җәгъдә исемле өч сәхабәне ("сәхабә" дип пәйгамбәрне күргән һәм аңа ияргән кешеләрне атыйлар) Болгарга җибәрүе һәм алар Болгар патшасының авыру кызын дәвалаулары, шуннан соң болгарлар ислам динен кабул итүе хакында риваятьләр һәм әкиятләр сөйләргә яраталар. Чыннан да,
...Читать далее
Кайбер дин һәм җәмәгать эшлеклеләре Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәламнең Габдрахман бине Зөбәер, Тальха бине Госман һәм Зөбәер бине Җәгъдә исемле өч сәхабәне ("сәхабәләр" дип пәйгамбәр заманында яшәгән мөселманнарны атыйлар) Болгарга җибәрүе һәм алар Болгар патшасының авыру кызын дәвалаулары, шуннан соң болгарлар ислам динен кабул итүе хакында риваятьләр һәм әкиятләр сөйләргә яраталар. Чыннан да, сәхабәләр безнең якларга килгәнме, юкмы - бу сорауларны иң күренекле тарихчыларыбызга юллап карыйк әле, алар нәрсә әйтерләр икән?
Ризаэтдин Фәхретдин:
Ризаэтдин Фәхретдин (1859 - 1936)
Болгарга сәхабәләр килүенең асылы булмаса кирәк, сәхабәләр заманында Болгар белән Хиҗаз арасында караван йөргәне хакында ишарә юк һәм, гомумән, Болгар исеме бер җирдә дә очрамый, бәлки уртада румилар белән иранлылар торып, болар мөселманнарга дошман булганлыктан, Мәдинәдән Болгарга сәфәр чыгу мөшкел эш иде. Бу – бер. Икенче – бик вак нәрсәләргә озын ышандыргыч дәлилләр китереп язучы Табари һәм һәрнәрсәне кыскартып, сөйләп үтүче Билазири, Ибне әл-Әсир, Ибне Халдун һәм Әбү әл-Фидалар, мондый олуг вакыйга булганда, һич ишарә итмичә үтәрләр идеме? Әлбәттә, бу турыда мәг ъ лүмат бирерләр иде. Һич булмаса, мәг ъ лүм сәхабәләр сөйләнгән җирләрдә “Әл-истигаб”, “Үсдүл-габа”, “Әл-исабә”ләрдә берәр сүз күренер иде. Ислам тарихында Болгар исеме бары тик габбасилар заманында очрый. Бу мәсьәлә хакында Мәрҗани хәзрәт “Мөстәфадел-әхбар”да сөйләгән. Шунда мөрәҗәгать итсәгез, зарар булмас.
Шиһабетдин Мәрҗани:
Шиһабетдин Мәрҗани (1818 - 1889)
Болгар халкының пәйгамбәр заманында ислам диненә керүенә борынгы һәм соңгы заман галимнәренең әсәрләрендә һичбер дәлил, күрсәтмә юк. Мондый олы бер вакыйга булган булса, хәдис һәм тарих китапларында бу турыда хәбәрләр сөйләнер иде. Шулай ук «Мәгърифәтес-сәхабә» китапларында, мәсәлән, Хафиз ибне Мензә, Әбү Нәгыйм, Әбү Муса, ибне Габделбәр, ибне Дабаг, Гыйззетдин бине әл-Әсир һәм бертуганы Мәҗдетдин бине әл-Әсир һәм башка шундый галимнәр сәхабәдән барлык ир һәм хатын-кызларның исемнәрен әйтеп үтү вазифасын өсләренә алсалар да, аларның әсәрләрендә пәйгамбәрнең сәхабәләре арасында Зөбәер бине Җәгъдә, Тальха бине Госман дигән исемнәр телгә алынмыйлар. Ханзаль («Ханзалә» түгел) бине Зыйрар бине әл-Хәсыйм дигән бер сәхабә телгә алынса да, Ханзаль Әбү Робгый, Ханзаль бине әр-Рәбигъ бине Сайфи бине Риях әт-Тәмими әл-Кятиб, икенче бер сүзгә караганда, атасының исеме – Рәбига. Ул «Җәмәл» вакыйгасында Басрада хәзрәте Галидән (Аллаһ аннан разый булсын) баш тартып, Могавия заманында Каркыйсада вафат булды. Габдрахман бине Зөбәер бине Зәйд бине Өмәйя – әл-Корзый – танылган сәхабә. Аннан соң аның углы Зөбәер бине Габдрахман, Гарвә бине әз-Зөбәер бине Гавам, Рәфагат әл-Корзыйның аерылган хатынына аның өйләнүен хәзрәт Гайшәдән риваять итәләр. Ләкин «Мәгърифәтес-сәхабә»дә аның чит мәмләкәткә сәфәр итүе һәм шуңа охшаган эшләре турында бер сүз дә юк. Югарыда исемнәре телгә алынган сәхабәләрдән башка, бу исемнәрдә сәхабәдән берәүнең дә исеме телгә алынмый.
Хөсәен Әмирхан:
"Мин Хөсәен түгел, мин - Фатих. Хөсәен Әмирхан - минем бабам. Ул миңа бераз охшаган".
Бу сүзләрне кайдан язган? Хәдис китапларына һәм дә тарих китапларына каршы килә. Аның өчен хөрмәтле сәхабәләрнең бу йортка (илгә) чыкканы юк. Хәдис китапларын караган адәмгә (бу) мәгълүм булыр. Һәм дә Кятиб Чәләби "Җиһаннамә"сендә, шулай ук "Тәсъхихе мәгъләтати Болгар" китабында һәм "Бәһҗәт әт-тәварих"та искә алалар: "Болгар таифәсе әл-Габбас (габбасилар) заманында хат белән исламга килделәр", - дип.
Дуслар, "лайк" ("ошады" дигән билгене) куярга онытмагыз, зинһар.