Найти тему
Аида Хайртдинова

Садик ачканнар

Кич Сәлимне бакчадан әтисе алды. Әминә иртән торып йорттагы чебешләрен ашатып кергәндә ире Хәким эшенә чыгып киткән, алты яшьлек Сәлим чәй эчкән, өстенә бәйрәмнәргә кияр өчен тоткан ак күлмәген, чалбарлы костюмын киеп алган, күбәләк галстугын тагып маташа иде. Ишек янындагы көзге каршында кияү егете кебек киенеп баскан улының күренеп үсеп китүен күргәч сөенеп тә куйды Әминә.

Кухняга үтеп әйләнеп чыкканда гына аңына килеп малаена аптырап карады:

—Сәлим, нишләп син бүген бәйрәм киеменә киендең ул?

—Без бүген садик ачабыз, —дип җаваплады малай. Күбәләк галстугын каптырып куйгач, сөенеченнән кулларын чәбәкәйләп, баскан урынында сикергәләп алды.

—Нинди садик ачасыз ? Садигыгыз сезгә кадәр күптән ачылган да инде?

—Безнекен түгел, икенче малайларныкын ачабыз. Без автобус белән барачакбыз...

—Автобус белән?

—Әйе. Әтиемнәргә кичә тәрбияче апа әйтеп кайтарды. Матур киендереп килегез, диде...

—Әтиең сөйләмәде дә... Өлгермәгәндер инде. Ярар, әйбәт кенә йөреп кайтыгыз, улым...

***

Әминә Сәлимне бакчаның капкасыннан гына кертеп җибәрде. Үзаллы Сәлим үзе кереп китә, өс-икемнәрен алыша, үзе җыенып чыга. Тәрбиячеләре дә аны ярата, командир итеп йөртә үзен.

—Тәк, балалар, тавышны бетердек. Чишенеп тормыйбыз. Шушында тыныч кына җыелышып бетәбез дә, хәзер автобус килеп җитә, җыелышып чыгабыз, — дип тәрбияче апалары һәр кыз-малайга шарлар, чәчәкләр таратып чыкты.—Үзегезне матур тотасыз. Матур итеп исәнләшәсез, уйныйсыз, көләсез...

Менә бакча капкасы алдына өр-яңа ПАЗ автобусы килеп туктады. Төркемдәге егерме алты бала аккош балалары кебек тезелешеп чыгып салонга үтте. Водитель абыйлары белән исәнәлшеп, урнашып, хәвефсезлек каешларын эләктереп урнашып бетүгә, тәрбияче апалары озатуында кузгалдылар. Сәлим кебек малайларга автобус алдыннан барган ГАИ автомашинасын күзәтеп бару иң кызыгы булды. Кызлар юл буендагы авылларны танырга тырышып, берсенең зур әнисе, берсенең зур апасы шул авылда яшәгәнлеген сөйләшеп бардылар.

Менә бакча ачыласы авылга килеп җиттеләр. Матур күл буенда урнашкан бакчаны тыштан ук шарлар, төсле тасмалар белән бизәгәннәр. Музыка яңгырый. Халык җыелган. Сәлимнәрне күргәч, авыл кешесенең күзләре яшьләнде.

—Килдегезме, балалар? Чишенегез, урнашыгыз, уйнагыз, — дип уен залына үткәрделәр килгән балаларны.— Кунаклар килгәч, тыштагы мәйданчыкта уйнарсыз...

Ә күрше бүлмәдән чыгарга да куркып авызларына бармакларын кабып торган төрле яшьтәге кыз–малайларны кәнфитләр биреп күрше бүлмәгә бикләп куйдылар.

—Тавышыгызны да чыгармагыз. Хәзер монда кунаклар килә. Алар киткәч чәй эчәрсез, әлегә тыныч кына утырыгыз, — диде көн саен күрешкән апалары.

***

Кунаклар килде. Сәлимнәр йорттагы мәйданчыкта шау-гөр килеп уйнады. Алар бакчасындагыдан күпкә яхшырак эшләнгән тауда шудылар, атынгычларда атындылар, станокларда күнекмәләр эшләделәр...

—Барысы да авылның киләчәге өчен эшләнә. Киләчәктә дә балалар тавышы тынмасын. Авыл гөрләп үсешсен, — диде бер кунак һәм бакчага келәм бүләк итте.

—Ә балалар күпме? — дип сорады читтән килгән абый.

—Күп! Әле болары бер төркеме генә. Быел мәктәпкә барасылары. Калганнары эчтә, — диде бакча мөдире һәм кунак кулыннан ноутбук кабул итте.

Авылда бакча тергезүгә федераль һәм республика бюджетыннан бик күп акчалар бүленгән. Шул акчалар исәбенә элекке мәктәп бинасының җимерек өлешен сүтеп, ремонтлап бакча итеп үзгәрткәннәр икән.

Кунаклар киткәч, Сәлимнәрне дә итле измә белән сыйладылар, торт белән чәй эчерделәр. Аннары кәнфитләр өләшеп автобуска чыгып утырырга куштылар.

—Киттелә-ә-әр... Күргәзмәгә генә килгәннәр... Нинди матур балалар авылга ямь өстәгәннәр иде. Тагын тынып калды. Бала-чага — тормышның яме шул, — дип сөйләнде таяк таянып тантана карарга килгән бабайлар...

Хикәяне (язманы) каналга гиперсылтамасыз куллану (файдалану) тыела./ Запрещается использование рассказа (записи) без гиперссылки на канал.