Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Роберт Миңнуллин шигыре: Афәрин!

  • РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН

Афәрин!

Афәрин сезгә, афәрин!

Телләреннән язмаганнар,

Тезләнергә базмаганнар,

Җыр-моңнарын

саклаганнар,

Иманнарын сатмаганнар,

Бәхетләрен эзләгәннәр,

Өметләрен өзмәгәннәр,

Сезнең кебек йөзләгәннәр!

Халкым өчен сез хәзинә,

Халкым өчен сез алтын!

Онытмас сезне киләчәк,

Онытмас сезне халкым!

Афәрин сезгә, афәрин!

Каргалганнар, тиргәлгәннәр,

Дошманнарга тиңләнгәннәр,

Себерләрдә имгәнгәннәр,

Чит җирләрдә җирләнгәннәр, -

Сезнең кебек меңләгәннәр!

Сезнең батырлыкка халык

Баш ияр таңга калып!

Онытмас сезне чал тарих,

Онытмас сезне халык

Афәрин сезгә, афәрин! -

Бәйсезлекне яклаучылар,

Көтеп кенә ятмаучылар,

Үз хакларын хаклаучылар,

Халкыбызны пакълаучылар,

Өметләрне аклаучылар,

Курыкмыйча атлаучылар,-

Меңнәр - сезне яклаучылар!

Йөз ел узгач сезне татар

Каһарман диеп атар!

Онытмас сезне бу Ватан,

Онытмас сезне татар!

Афәрин сезгә, афәрин! -

Үзе булып калучылар,

Халык өчен янучылар,

Иреккә юл яручылар,

Ватанга юл салучылар,

Иң хак юлны табучылар,

Алгы рәттә баручылар!

Дастаннар язылыр, сезне

Идегәйләргә тиңләп!

Онытмас сезне оныклар,

Онытмас сезне милләт!