4 февраль кичке уннар тулып киткәч Түнтәр авылында янгын чыкан. Беренчел фаразлар буенча электр чыбыкларында кыска ялганыш булган.
Янгын күзәтчелеге хезмәтенә 4 февраль 22.15 сәгатьтә Түнтәр авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыгуы турында хәбәр кергән.
Урынга 4 янгын сүндерү машинасы җибәрелгән, коткаручыларның оешкан рәвештә эшләве нәтиҗәсендә ялкын башка корылмаларга күчмәгән. Хуҗаның өе зыян күргән, ул торырга яраксыз хәлгә килгән, үзе янгыннан чыгарга өлгергән.
Янгын күзәтчеге хезмәте белгечләре аш-су бүлмәсендә электр чыбыкларында кыска ялганыш булган дип фаразлый.
Сакланганны саклармын дигән, берүк, сак булыйк!