Найти тему
Татарский Мир

Тәтешле районы татарлары

Төбәк тарихын өйрәнүче Томас Нигамәтҗанов мәкәләсен тәкдим итәбез.

Фото: http://bul-kajpan.ru/wp-content/uploads/2019/08/Star-3.jpg
Фото: http://bul-kajpan.ru/wp-content/uploads/2019/08/Star-3.jpg

Башкортстанның Тәтешле районы тоташ татар авылларыннан гына тора дисәк, бер дә ялган булмас.

Моның дәлиле булып, минем “Мой Татышлинский рай” китабы тора. Анда авылларның килеп чыгышы, исемнәре турында шактый киң мәгълүмат бирелгән. Авыл исемнәренең килеп чыгышы барысы да татар сүзләренә килеп бәйләнә. Димәк, алар татарлар тарафыннан нигезләнгән булганнар. Әлеге китапта 2 меңгә якын кешенең биографиясе бирелгән. Алар арасында башкортлар юк.

Гомумән, мин үскәндә Тәтешледә ике генә башкорт булганын хәтерлим. Аның берсе, Башкортстанның көнъягыннан килгән биология укытучысы Касыйма Нигъмәт кызы Нигъмәтуллина иде. Икенчесе, аның башкорт икәнен әтием әйтүе буенча гына белдем, “Доротдел”ның начальнигы Хуҗахметов әфәнде. Алары да тиздән каядыр күченеп киттеләр.

-2

Бүгенге көндә исә, халык санын алу шаукымы белән, Тәтешле районында башкортлар яши, дип чаң сугалар. Район библиотекаларына әлеге фикерне сеңдерү максаты белән төрле китаплар тараталар.

Уфаның пропагандистлары тарихта булган “башкорт” сословиясе белән халыкның башын бутыйлар. Башкорт милләте белән “башкорт” сословиясе – ике төрле әйбер бит. Башкорт “сословиясе” – привелегияләргә ия. Бу сословиягә кемнәр генә кермәгән – чын башкортлар да, мишәрләр дә, татарлар да, тептәрләр дә, марийларда, казакълар да һәм башкалар... Аны Советлар Союзы заманындагы КПСС белән чагыштырырга мөмкин. КПСС та привелегияләргә ия булган – аның әгъзасы югарыга, властька менә алганнар. Шуңа күрә, КПСС “сословиясенә” дә кем генә керергә тырышмады – намуслылар да, намуссызлар да, руслар да, татарлар да, башкортлар да, ирләр дә, хатын-кызлар да, юан кешеләр дә, ничкә биллеләр дә... КПСС – юан кешеләрнең партиясы дип әйтеп булмый бит инде. Шулай ук “башкорт сословиясын” дә “башкорт милләте” дип әйтү – зур хата.

Әле Советлар Союзы заманында үк районның татар авылларында татар мәктәпләре эшләп килде. Татар телендә “Тәтешле хәбәрләре” исемле район газетасы нәшер ителде. Әлеге газета бүгенге көндә дә татар һәм рус телләрендә чыгып килә. Димәк бу, районда татарлар яши һәм татар телендәге вакытка матбугатка ихтияҗ зур дигән сүз.

Фото: https://tatvestnik-t.rbsmi.ru/
Фото: https://tatvestnik-t.rbsmi.ru/

Тәтешледә горурланырлык күренекле татар шәхесләре дә бик күп: шагыйрь Гали Чокрый, әдәбият классигы Кәрим Әмири, халык шагыйре Әнгам Атнабаев, язучы Әдип Маликов, шагыйрә Сәҗидә Сөйләманова, медицина фәннәре докторы Хәниф Хәмитов, педагогика фәннәре докторы Марсель Гарипов, геология фәннәре докторы Данис Нургалиев, медицина фәннәре докторы Нурихан Шәмсияров, атказанган юрист Рафаил Шакирҗанов, шагыйрә Ляйсән Кәшфиева, шагыйрә Галия Гайнетдинова, халык артисты Зинира Атнабаева, җырчы Салават Фәтхетдинов, җырчы Хәния Фәрхи, халыкара спорт мастеры Насибулла Хөснуллин һәм башкалар.

Минем әни – Рәйханә Киикова 1926 елны Ялгызнарат авылында туган. Авылның икенче исеме – Хәмитаул, чөнки бу авылга Хәмит Кииков нигез сала.

Хәмит – Ирәкте волостенең баш старшинасы Шәрип Кииковның бишенче улы. Ялгызнаратта халыкның күбесе Кииковлар нәселеннән, димәк, Уйшун Майки бий нәселеннән. Ә алар барысы да татар булган. 1870 елны Уфа губернасында халык исәбен алганда Ялгызнаратта 275 татар яши, дип күрсәтелгән. Шул ук елны Иске Чокыр авылда, Ирәкте волостенең баш “каласында”, 348 мишәрләр күрсәтелгән. Ә мишәрләр – алар татарлар, башкорт түгел. Иске Чокыр – Шәрип Кииковның да, Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Габдессалих улы Киеков) да туган авылы. Мөхәммәтгали Кииков үзенә Гали Чокрый дигән псевдоним алган. Башкорт булса, ул үзен Гали Сокорый дип атар иде. Бүгенге көндә дә Ялгызнарат халкы да, Иске Чокыр халкы да чатырдатып татарча сөйләшә. Бервакыт әнидән сорадым – аңа ул чакта 80 яшь чамасы иде:

- Әни, син башкортча берәр нәрсә аңлыйсыңмы?

- Юк, улым, мин башкортча бернәрсә дә аңламыйм, – дип җавам бирде ул.

Гали Чокрый да саф татарча сөйләшкән, татарча язган. Татар булмаса ул “Туган илемә мәдхия” дигән шигырендә Россияны Булгар иле дип атар идеме, ә Казанны яп-якты, балкып торган кала, дип мактар идеме икән?

Гали Чокрыйның  "Мәдхе Казан" китабының беренче бите  Фото: https://intertat.tatar/news/tatar_world/19-01-2021/il-am-gom-rov-gali-chokryy-ike-mill-tk-ike-m-d-niyatk-hezm-t-itk-n-sh-hes-5798873
Гали Чокрыйның "Мәдхе Казан" китабының беренче бите Фото: https://intertat.tatar/news/tatar_world/19-01-2021/il-am-gom-rov-gali-chokryy-ike-mill-tk-ike-m-d-niyatk-hezm-t-itk-n-sh-hes-5798873

Томас Нигамәтҗанов