Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

Ризаэддин Фәхреддиннең ислам гакыйдәсе турындагы аңлатмасы

Ислам дөньясы өчен котылу юлы бер генә, аның тармагы, фәләне дә юк. Ул исә – сәләф гакыйдәсен вә әсхаб һәм тәбигыйн вә шуларга гасырдаш галимнәр кабул иткән юнәлешне сайлаудан гыйбарәттер. Сәләф гасырында булмаган гакыйдә вә гамәлләрдән, тарикат вә юллардан тузан кадәр генә булса да файда булыр дип белмимез. Мәрҗани гәрчә дөньяга шушы исем берлә чыкмаса да, хәтта хәнәфиләргә тарафдарлыкта “фанатиклык” вә “ифрат”лык берлә төһмәт кылынса да, хакыйкать хәлдә аның юнәлешенә күрә, Коръән вә Сөннәткә тотыну вә шулардан башкаларны танымау тиеш килеп чыгадыр. Сәләф гакыйдәсе дә шуннан гыйбарәттер. Әбү Хәнифә берлә Әбү Йосыф та шуны дәгъва кыладыр. Вафат вакытында Әбү Йосыфның: “Иләһем, Коръән вә Сөннәт һәм бөтен мөселманнар сүзенә туры килгәненнән тыш, бөтен фәтваләремнән кире кайттым”, дип тәүбә итүе мәшһүрдер. Ислам дөньясында "Әһлүс-сүннә вәл-җәмәга юнәләше" исеме белән укыла торган гакыйдә китапларының "Әһлүс-сүннә вәл-җәмәга юнәлеше" булудан бигрәк кәлам әһле ягъни әшгари вә матуридиләр юлы икәнлеген, анда булган темаларның Коръән вә сөннәткә туры килүдән бигрәк тә мөгътәзиләләрне кире кагу нигез итеп алынганлыгы аңларга вә шушы фикерне Аллаһ ризасы өчен һичкемнән курыкмый сөйләргә тиешле иде. Хәлбуки, Әшгари мәсләгендә булган фирка башлыклары хакында шул юнәлешләреннән тәүбә итүләре, әһле-кәлам юлында аз гына да файдалы эш юклыгыны танулары вә җан-тәннәре белән Коръән-Сөннәткә сыенулары ривәят ителә һәм дә бик ышанычлы кешеләр моңа шәһәдәт бирәләр. Инде агым башлыклары бу эшләрдән тәүбә итеп котылсалар вә җаваплылыктан азат булсалар, иярченләренең хәлләре ничек булыр? Моның турында фикер йөртергә вә инсаф берлә хөкем чыгарып карарга тиешле иде".

Ризаэддин Фәхреддин.