1968 елда “Казан утлары” журналында борынгы төрки-татар әдәбияты, кулъязма мирас өлкәсендә тирән гыйлемгә ия археограф-галим Альберт Фәтхинең “Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар” дигән мәкаләсе басылып чыга. Ул башкорт әдәбияты галиме Әхнәф Харисовның 1965 елда дөнья күргән «Башҡорт халҡының әҙәби мираҫы. ХVIII-ХIХ быуаттар » дип исемләнгән китабына җавап йөзеннән язылган дисәк, ялгыш булмас, мөгаен. А.Фәтхи, төрки халыклар арасында әдәби-мәдәни багланышларны тасвирлау барышында, әлеге китапта сурәтләнгән факт һәм фикерләргә җентекләп туктала, аларга бик тәфсилле анализ бирә. Татар галименең бу мәсьәләгә карата кайбер фикерләрен карап китик.
Уртак дингә нигезләнгән уртак мирас
Билгеле булганча, татарлар бик борынгы заманнардан ук Идел буе, Урал, Көнбатыш Себер, Урта Азия, Казакъ далаларына һәм илнең башка почмакларына таралып, шул җирләрдә яшәүче халыклар белән аралашып яшәгәннәр. Башкаларның йола һәм традицияләрен хөрмәт иткән хәлдә, төрки-мөселман халыклары арасына татар гореф-гадәтләрен кертү, белем һәм мәгърифәт, дин тарату буенча зур эш башкарганнар. Шул рәвешле мәдәни багланышлар ныгыган, кардәш халыкларның үзара бик якын булган телләренә, уртак диненә нигезләнгән уртак мирасы баеган.
Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, дини җәберләүләр, икътисади кысрыклауларга түзә алмаган татарлар, туган-үскән, яшәгән җирләрен ташлап, башка җирләргә, көнчыгышка таба күчеп утырырга, башкорт туганнары арасына сыенырга мәҗбүр булалар. Патшаның “киң күңеллелеге” нәтиҗәсендә шактый иркен яшәгән, зур-зур җирләргә ия булган башкортлар арасында татарлар яңа яшәү урыны табалар, күбесе төпләнеп тә калалар.
Әмма “Кара чикмәнең кая барсаң да артыңнан калмый”, дигәндәй, татарга монда да җиңел булмаган. А.Фәтхи яза:
“Иҗтимагый шартлар аларны хәтта үзенең төп этнонимын (этник исемен) югалткан формада төпләнергә, башка атама белән рәсми теркәлергә мәҗбүр итә. «Типтәр» дигән административ-сословие термины белән йөртелгән катлауларга күчеп килгән халыклар, башлыча Казан татарлары белән бергә чуваш, мари, удмурт, мордвалар һәм өлешчә башкортлар, мишәрләр дә кереп китә, һәм монда барган процесслар нәтиҗәсендә, XIX гасыр урталарыннан башлап инде «типтәр» дигән атама Башкортстан татарларын гына белдерә”.
Уртак әдәби-мәдәни традицияләр
Татар һәм башкорт халыкларының якынлыгы телдә генә түгел, уртак әдәби-мәдәни традицияләрдә дә күренә.
“Сөйләшү телендәге уртаклык йогынтыдан түгел, тумыштан, нәселдән килсә, мәгърифәт һәм язма әдәбиятның торышы исә һәр халыкның үзенә генә хас иҗтимагый күренеш, иҗтимагый эшчәнлек дәрәҗәсе белән билгеләнә”, - дип яза А.Фәтхи.
Татарларның бу җирләрдә төпләнеп калуының “татарлар өчен генә тугел, җирле башкортлар өчен дә йогынтысы була. Элегрәк башкорт ыруглары, күчмә тормышта көн итеп, мал асрау белән генә шөгыльләнсәләр, хәзер инде алар утрак тормышка күчә башлыйлар, игенчелек белән шөгыльләнергә тотыналар”. Көнбатыш башкорт ыругларының уртак тормышка күчүләре мәгърифәт, язма әдәбият үсешенә уңайлы шартлар тудыра.
Казан ягыннан зур әдәби-мәдәни байлык алып килгән татар укымышлылары – абызлар башкортлар арасында төрле юнәлештә мәгърифәт эшчәнлеге җәелдереп җибәрәләр. Татар абызлары, авылдан-авылга йөреп, башкорт балаларына хәреф танытканнар. Башкортлар бу хәлне үзләре дә таныйлар.
А.Фәтхи бу урында “Башкорт АССР тарихы буенча очерклар” хезмәтен мисал итеп китерә. Анда:
“Татарларның килеп утыруы башкортлар арасында грамоталылык дәрәҗәсе үсүгә китерде”, - дигән юллар бар (Уфа, 1956). Хөкүмәт бу хәлнең беренче чиратта тискәре ягын күрә, чөнки укый-яза белгән кешегә караганда, белемсез кеше белән идарә итү җайлырак (“Токмо кто грамотен, тот и хитрее к наживе обманами, которых уже ныне грамотей больше развелось от казанских татар...”).
ХVIII гасыр башларында башкортлар яшәгән җирләрдә мәдрәсәләр ачыла башлый.
Мәктәп-мәдрәсәләрдә татарлар, башкортлар һ.б. төрки халыклар татар телендә укыганнар.
Бу хәл гадәти бер хәл буларак кабул ителгән. Революциягә кадәр башкортлар арасында татар телендәге әдәбиятка өлеш керткән әдипләр булган һәм татар телендәге әдәбиятны башкортлар тулысынча үз әдәбияты итеп таныганнар.
“Башкорт милли әдәби теле Октябрь революциясеннән соң гына барлыкка килү сәбәпле, аңа кадәрге чорда башкорт халкы татар әдәбияты белән яшәде, җәмгыятьтәге язма тел ихтыяҗын да татар теле үтәп килде”, - дип яза А.Фәтхи.
А.Фәтхи бик гадел билгеләп үткәнчә, татарлар яшәгән аерым төбәкләрдә әдәбият, мәдәният үсешен шунда яшәгән башка милләтләрнең мирасыннан аерып карау мөмкин түгел, һәм бу дөрес тә булмас иде. Мәсәлән, ХХ гасыр башларында Уралда әдәбият-сәнгать үсешендә Казан татарлары белән бергә, Казакъ даласының да йогынтысы булган. Мәдәни багланышлар милләтләрне үзара баеткан гына.
Тик әдәби багланышлар мәсьәләсе белән шөгыльләнгән кайбер галимнәрнең бик үк гадел булмаган, дөреслеккә туры килмәгән фикерләре А.Фәтхидә ризасызлык хисләре уята. Ул башкорт галимнәренең башкорт белән генә бәйле булмаган әйберләрне дә башкортныкы гына итеп күрсәтергә тырышуларына каршы чыга. Мәсәлән, алда искә алынган хезмәтендә Ә.Харисов Дәрдмәнд шигырендәге “шоңкар”, “шоңкар чөю” дигән гыйбарәләрне фәкать башкорт теле стихиясеннән килә дип исәпли. Ул “шоңкар чөю” дип әйтүнең фәкать башкорт авызыннан гына ишетергә мөмкин, дип саный.
А.Фәтхи исә моңың ялгыш фикер булуын кат-кат дәлилләр ярдәмендә раслый, бу гыйбарәләрнең татар телендә бик борынгы заманнарда ук булуы, бүгенгәчә килеп җитүе турында әйтә. Мисал итеп “Ике шоңкар талашса, бер каргага җим төшәр”, “Толпардан тояк калыр, шоңкардан кыяк калыр» кебек тирән мәгънәгә ия татар мәкальләрен, дастаннарны китерә, бу сүзләрнең бик борынгы язмаларда сакланып калуын әйтә. Татар халкы гомер буе утрак тормышта көн итсә дә, аңа сунарчылык ят булмаган, ди.
“Болгар, Казан кебек хезмәт бүленеше алга киткән киң бер дәүләттә, бер почмагында таш йортлар салып, фән, әдәбият белән шөгыльләнсәләр, икенче бер төбәгендә, шоңкар чөеп, сунарчылык иткәннәр. Дәрдмәнднең бу гыйбарәләрне куллануы аның татар халык иҗаты хәзинәсеннән иркен файдалануы турында сөйли. Бу сүз һәм тәгъбирне Уралдагы татар әдибенең теленә башкорт теленең йогынтысы итеп карау өчен бернинди дә нигез юк”, - ди.
Ә.Харисовның “башкорт сүзләре” дип китергән исемлегендәге һәр сүзнең дә татар телендә булуын раслап, аларның борынгы китапларда, эпитафик һәйкәлләрдә уелган булуын дәлил итеп китерә.
Нәтиҗә ясап, А.Фәтхи болай ди:
“Әлбәттә, Урал төбәгендәге татарча әдәбиятның башкортка нисбәтле үзенчәлекле моментлары бар. Ләкин бу проблема әлегә тулысынча тикшерелмәгән. Ләкин ул татар өчен дә, башкорт өчен дә бик кирәк, уртаклашып эшләү өчен менә дигән сәбәп”.
Галим бик хаклы. Бүген дә уртаклашып, дус булып, бер-береңә юл куеп, бер-береңне ишетеп, фәнни дөреслекне торгызу юлында бергәләп эшләү, һәрхәлдә шуңа омтылу мөһим. Шулай булганда гына без уртак мирасыбызны барлый, тарихыбызның чын сәхифәләрен халкыбызга җиткерә алачакбыз.
Альберт Сәет улы Фәтхиев 1937 елның 8 июлендә Актаныш районының Такталачык авылында дөньяга килә. Башта туган авылында, соңыннан Актаныш урта мәктәбендә белем ала. 1954 елда Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Әдәбият белән кызыксына, факультетның “Әдәби сүз” стенгазетасын чыгаруда катнаша. М.Зәкиев җитәкчелегендә атаклы каллиграф, Университет укытучысы Гали Мәхмүдовның татар тел белеме өлкәсендәге эшчәнлегенә багышланган диплом эшен яклап, диплом алганнан соң, 32 ел дәвамында Казан дәүләт университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә, Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең шәрык секторында эшли. Татарстанның ерак авылларына, Актаныш, Минзәлә яклары авылларында дистәләрчә археографик экспедицияләрдә була, татар тарихы, төрки-мөселман дөньясы өчен гаять зур әһәмияткә ия булган кыйммәтле җәүһәрләрне – гарәп язулы төрки-татар, гарәп һәм фарсы кулъязма мирасын, борынгы чыганакларны җыеп, фәнни нигезләрдә тикшереп, тасвирламалар ясый, шулар нигезендә 4 басма әзерләп чыгара.
1992 елда вафат була.