И. Гаспралының 170 еллыгына багышлана.
Билгеле булганча. XIXнчы йөзнең икенче яртысында Россиядә яшәгән мөселманнар арасында җәдитчелек хәрәкәте тарала башлый. Төрле төбәкләрдә иҗтимагый, дини тормышның үзенчәлекләрдән чыгып, аның барлыкка килүе һәм үсеше төрлечә барган. Әйтик, Урта Идел татарлары арасында мөселманнар тормышын заманга карап үзгәртү, яңарту фикерләрен беренчеләрдән булып Г. Курсави, Ш. Мәрҗани. Х. Фәезханов үз хезмәтләрендә вчык әйтәләр. Кавказ артында яшәгән әзербайҗаннар арасында яңарыш хәрәкәте шулай ук шактый иртә барлыкка килсә, Урта Азиядә мәктәп-мәдрәсәләргә «ысул-ы җәдид» кагыйдәләрен кертү эшендә көчле каршылык һәм идеологик инерция барлыкка килә. Рус хәкимияте җирле халык тормышын үзгәртеп коруга актив алынса да, җирле гөләма һәм кайбер рус түрәләр мәктәп-мәдрәсәләрне яңартуга нык каршы булганнар. Урта Азиягә рус капиталының үтеп керүе дә бу хәлне үзгәртә алмаган. И. Гаспралы тырышлыгы белән бу хәл әкрен генә үзгәрә башлый.
1893 елда «Тәрҗеман» газетасы мөхәррире Урта Азия буйлап беренче тапкыр сәяхәт кыла, Бохара, Сәмарканд, Ташкент һәм кайбер башка шәһәрләрдә җирле голәма, байлары һәм рус түрәләре белән очраша. Бохарада аны Габделәхәд әмир үзе кунак итә. 1883 елдан бирле Бохара әмире «Тәрҗеман» газетасының әбүнәчесе була. Очрашудан соң И. Гаспралы әмирнең көндәлеген тәрҗемә итүгә керешә һәм 1894 елда ул фарсы һәм рус телләрендә китап буларак Казанда басыла. Рус теленә И. Гаспралы үзе тәрҗемә итә.
Көндәлектә әмирнең 1892 – 1893 елларда Петербург шәһәренә булган рәсми сәфәре тасвирлана. 1892 елда декабрь аенда Бохарадан башланган сәфәр вакытында Габделәхәд Урта Азия, Кавказ, Россиянең үзәк һәм көнбатыш губернияләр тормышы белән таныша.
Югары, рәсми стильдә язылган бу әсәрнең Казанда басылуы әле дә бик кызыклы һәм серле факт булып кала. Моны аңлатучы ике генә фараз тәкъдим итәргә була. Беренчедән, И. Гаспралы көндәлекне бастыру белән әмирне һәм аның кул астында булган түрәләрне, голәма-муллаларны үзенә җәлеп итәргә, алар арасында җәдитчелек фикерләрен таратыр өчен нигез булдырырга омтылган. Икенчедән, фарсы телендә китапны бастырыр өчен Казан иң уңайлы урын булып табылган дип уйларга нигез бар. Бу китапның тарихы әле дә тулысынча өйрәнелмәгән. Шул ук вакытта әйтергә кирәк: үткән заманнарда халкыбыз тормышында, мәгариф-белем өлкәсендә фарсы теле зур урын алып торган. Казанда XIX йөздә фарсы телендә китаплар басылуы билгеле. Гарәп һәм фарсы телләре урта гасырлардан яңа заманга тикле мәдәниятебезне, телебезне баетып, лексик хәзинә буларак кереп калган.