2020 елның 7 декабрендә көтмәгәндә ишегебезне кайгы җиле какты.
Әтиебез, ирем Илфат Сафиуллинның йөрәге тибүдән туктады. Озак еллар авырып ятканда ярдәм күрсәткән ашыгыч ярдәм бригадасында эшләүчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Көн димәделәр, төн димәделәр килделәр, ярдәм күрсәттеләр.
Кайгыларыбызны рухи һәм матди яктан җиңеләйтергә булышкан туганнарга, күршеләргә, дусларга, сыйныфташларга, безне хөрмәт итеп килгән кызларыбыз эшләгән коллективларга, җитәкчеләренә, гаилә дусларына, соңгы юлга озатканда катнашкан барча кешеләргә дә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ишекләрегезне кайгы җиле какмасын, ачы күз яшьләрегез түгелмәсен. Аллаһ Тәгалә һәммәгезгә исәнлек-саулык бирсен.
Ихтирам белән әниебез Фирдәүсә, Ильясовлар, Әхкямовлар, Зәйнәгытдиновлар гаиләләре, кызлар, кияүләр, оныклар.