Найти тему

Ни өчен 1921 елгы ачлык вакытында руслар татарларга караганда шәфкатьлерәк булган?

1921 елның августында бер чәй мәҗлесендә мөфти Галимҗан Баруди үзенең иптәшләренә шундый сорау биргән:

«Ачлык сәбәпле урамда калган мөселман бала-чагаларга христиан хатыннарының шәфкатьлелекләре күбрәк күренә, мөселман ир-хатыннарының мәрхәмәтлелекләре азрак була, бу эш нинди сәбәптән?»

Бу вакытта Идел буенда зур ачлык булган һәм Г. Баруди башка милләт вәкилләренең татарларга караганда ач балаларга күбрәк ярдәм итүләренә гаҗәпләнгән. Мәҗлестә Җиһангир Абызгилдин, Мөхәммәтсабир Хәсәни, Кәшшаф Тәрҗемани һәм Ризаэтдин Фәхретдин утырган. Мөфти алардан бу сорауга җавап бирүләрен үтенгән һәм түбәндәге сүзләрне ишеткән.

Җиһангир Абызгилдин (1875 - 1938)
Җиһангир Абызгилдин (1875 - 1938)

Җиһангир Абызгилдин (Уфа мәчете имам-хатыйбы):

«Дин шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек белән боерса да, имамнар халыкны яхшы тәрбияләмәгәннәр, шул шәфкатьлелек рухын бирә алмаганнар. Поплар исә бу мәсьәләдә бик тырыш, дини вәгазьләре тәэсирле була. Мөселманнар иҗтимагый эштә фикер йөртмәгәннәр, иҗтимагый эшләр эшләп өйрәнмәгәннәр».

Мөхәммәтсабир Хәсәни (1866 - 1924)
Мөхәммәтсабир Хәсәни (1866 - 1924)

Мөхәммәтсабир Хәсәни (казый):

«Пәйгамбәр тормыш юлын язучыларның барысы сугышлар хакында язып, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек мәсьәләләренә җиңел караганнар, динне көчлелек дине итеп күрсәткәннәр. Тәсаувыф ияләре [суфилар] кебек мәрхәмәтлелек юлын күбрәк күрсәткән булсалар, халык арасында тәсаувыф ияләре күбәйсә, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек күбәер иде. Имамнар күбрәк шул юл белән вәгазь-нәсыйхәттә булырлар иде».

Кәшшафетдин Тәрҗемани (1877 - 1943)
Кәшшафетдин Тәрҗемани (1877 - 1943)

Кәшшафетдин Тәрҗемани (казый):

«Галимнәр электән үк гыйбадәт рәвешләрен яхшы бәян иткәннәр. Ләкин эчке әдәбендә йомшак күңеллелекне һәм шәфкатьлелекне җәлеп итү кебек мәсьәләләрдә кыскартканнар. Шунлыктан халык шәфкатьлелек мәсьәләсендә игътибарсызрак булып киләләр».

Ризаэтдин Фәхретдин (1859 - 1936)
Ризаэтдин Фәхретдин (1859 - 1936)

Ризаэтдин Фәхретдин (казый):

«Ислам дине халыкка башка төрле аңлатылган. Тәсаувыф ияләре [суфилар], туганнан бирле, исламны бозганнар. Шуларның бидгатьләре таралып, халыкны исламнан ераклаштырып, Браһма мәзһәбенә якынлаштырганнар. Тәсаувыф ияләре арасында Кәгъбәтулладан Кара ташны куптарып алып китүчеләр булды.
Газали, Кушайри, «Әл-Гавариф» авторы [Сүһрәвәрди] ислам галәмен харап иттеләр. Суфичылыкларын катыштырып, ислам динен җимерделәр.
Бу сүзләремне шөбһәләнми әйтәм, Гарәфәт тавына менеп, кычкырам".