Найти тему
Татарский Мир

Кем ул типтәр?

Оглавление

Соңгы вакытларда үз үткәнең белән, нәсел тарихларын барлау белән шөгыльләнгән төбәкчеләр, гади кызыксынучылар документлар белән эш иткәндә шул заман документларында кулланылган атамалар, терминнар белән очраша. Документларда күрсәтелгән «типтәр, башкорт, яңа башкорт һ.б» атамаларның эчтәлеген, аның асылын, тарихын аңлау профессиональ булмаган кеше өчен, әлбәттә авыр. Алар моны, я үзе белгәнчә аңлата, я инде бөтенләй хаталы аңлатмага да кайтып кала. Мисал өчен, хәзерге Татарстанның көнчыгыш Кама аръягы авылларының элекке документларында, аерым алганда метрика язмаларында «типтәр» атамасын бик еш очратабыз.

Иске Катай авылы "типтәр" сословиесенә караган татарларның гаризасы. Кәримов Т.Т. "Үткәннәрен бел Катайның", Б. 6
Иске Катай авылы "типтәр" сословиесенә караган татарларның гаризасы. Кәримов Т.Т. "Үткәннәрен бел Катайның", Б. 6

Кемнәр соң алар типтәрләр?

Алар кайларда яшәгәннәр? Кайсы чордан бу атама кулланыла башлаган? Бу сорау хәзерге вакытта кызыксыну уяткан кебек үк, XX йөз башында да яшәгән кешеләрне дә кызыксындырган. Ризаэддин Фәхреддин мөхәррирлек иткән «Шура» журналы битләрендә «кемнәр алар типтәрләр, кемнәр башкортлар, чуашлар кемнәр» һ.б. шундый сорауларга укучы хатларына аңлатмалар бирелеп барган. Рус галимнәренең дә типтәрләр турында язган күзәтүләре бар, хәзерге әдәбиятта да «типтәр» атамасын, аның эчтәлеген төрлечә аңлатуларны күрәбез. 1897 елда Бөтенроссия күләмендә халык санын алу нәтиҗәсендә Россия җирлегендә 117773 типтәр барлыгы күрсәтелә, типтәр дигән атама халык исеме буларак соңгы мәртәбә 1926 елгы халык санын алу документларында теркәлә, анда аларның саны 27387 кеше дип бирелә.

«Шура» журналы
«Шура» журналы

Типтәрләрне иң беренче булып өйрәнеп китап нәшер иткән галим татар кешесе – тарихчы, этнограф Гайнетдин Нәҗметдин улы Әхмәрев (1864-1911). 1908 елда аның «Типтяри и их происхождение» 1880нче еллардан ук, Вятка губернасының Алабуга өязендә укытучылык иткән вакытыннан, ул типтәрләр белән таныш була, аларны күзәтә. 1903 елда аның инде «О языке и народностей мишарей» дигән төпле хезмәте дөнья күргәч, Ризаэддин Фәхреддин «типтәрләр турында да фәнни-тикшерү эшенә алынучы булса әйбәт булыр иде», дигән теләк белдерә. Г. Әхмәрев бу теләкне дә, үзенең күңелендә йөрткән уйны да тормышка ашыру нияте белән 1906 елда Уфа якларына фәнни командировка оештыра. Диния нәзарәтенең архив документларын карау, типтәрләр тормышын күрү, алар белән аралашу булачак хезмәте өчен була. Фәнни хезмәтенең максаты итеп бары фәндә аңа кадәр яшәүчеләр тарафыннан әйтелгән фикерләргә ачыклык кертүне генә куйса да, аның хезмәте типтәрләрне бар яклап, үзләрен күреп өйрәнгән һәм хәтта аннан соңгы галимнәр тарафыннан танылган хезмәт дәрәҗәсендә башкарыла.

-3

«Кемнәр алар типтәрләр?», “Алар ни өчен шулай аталалар?”.

Халыкның исемен, аның килеп чыгышын күп очракта гади генә, примитив рәвештә аңлату еш очрый. Типтәр сүзен дә «тибү», «таптау» кебек фигыльләрдән ясалган итеп тә, фарсы теленнән кергән «тир» - «ук» сүзеннән килеп чыккан итеп күрсәтү дә бар. Тарихчы фикеренчә, Казан ханлыгы яуланып алганнан соң, чукындыру, руслаштыру сәясәте көчәйгәннән соң, халыкның тынычрак, җир дә мулрак булган якларга күчеп китүе күзәтелә. Татарстанның Көнчыгыш районнары, алар белән чиктәш булган Башкортостан җирләрендәге күп кенә авылларның тарихы шушы вакыйгалар белән бәйле. Монда күчеп килгеп, җир алган кешеләр күбәя башлагач, салым салу, контрольдә тоту өчен дә аларның исәбен алу, аларны теркәү ихтыяҗы туа. Килгән кешеләрне махсус дәфтәргә теркәгәннәр, теркәлгәннәр “дәфтәр кешеләре”нең исемнәре тора-бара «дәфтәр»дән «типтәр»гә әйләнеп киткән.

Бу аңлашыла да, татар телендә яңгырау тартыкларның саңгырау тартыкларнга күчү закончалыгы бар, бу очракта да д~т, ф~п күчеше аңлашыла. Мисал өчен, фарсы теленнән кергән «дәфтәр» сүзе Әстерханда яшәүче татарларда «дептирь», «тептярь», дип әйтелүе дә бу карашка дәлил була ала, дип аңлата галим.

Типтәр – ул килеп җир алган, аерым сословия кешесе, аның эчтәлегенә беркайчан да этноним мәгънәсе салынмаган. Типтәрләр үзләрен бу сүз белән атауны яратып бетермәгәннәр, күп кенә очракта алар элеккечә үк үзләрен татар дип атаган, кайберләре инде бу җирдәге башка сословия «башкортлар» янына килеп урнашкан яңа кешеләр булгач үзләрен «яңа башкорт» дип тә атап йөргәннәр.

Татарстанның көнчыгыш районнары авыллары, Башкортстанның кайбер авылларының метрика язмаларында очрый торган «типтәр», «башкорт», «яңа башкорт»лар – барысы да сословияне күрсәтә торган атамалар. Кызганычка каршы, атамалар охшашлыгы аркасында «башкорт» дигән сословия кешеләренең тора-бара башкорт этносы составына кереп китүләрен дә күрәбез, документ белән эш иткән кайбер чиновниклар да бу атаманың эчтәлеген уйлап тормыйча, рәсми кәгазьләрдә дә буташтырып язгалаганнар. Хәзерге вакытта да төбәкчеләр, яисә нәсел тарихлары белән кызыксынучылар да бу ялгышлыкны кабатлыйлар. Сүз бертөрле булып та, эчтәлек ягыннан аермлыклар, хәтта капма-каршы мәгънә көченә ия булган сүзләр булуын да белергә кирәк. Бу – шуңа бер мисал!

«Типтәрләр аерым халыкмы, юкмы?»

Тарихчы Г. Әхмәрев аларны татар халкының бер өлеше итеп саный.

Әлбәттә бу сорау хәзерге көндә инде фән өчен актуаль түгел, әмма кайчандыр бабалары типтәр саналган кешеләрдә өчен бу әле дә кызыксыну уята. Белүебезчә, типтәр авылларында әлегә кадәр типтәр дигән сүзне, бабаларының типтәрләр булуын хәтерлиләр, әмма алар үзләрен, һичшиксез, татар дип атыйлар. 1926 елга кадәр халык санын алуда да аларны аерым халык итеп күрсәткәнен югарыда әйткән идек. Тарихчы Г. Әхмәрев аларны татар халкының бер өлеше итеп саный. Ул үзенең «Тептяри и их происхождение» дигән хезмәтендә болай дип яза:

«числившиеся у башкир по таким записям их [башкирских] припущенники (тептяри) не составляют из себя особой народности, как их принято считать в официальных грамотах и в русской литературе, а суть особый разряд крестьян, находившихся в прежнее время в некоторой зависимости от башкир»,

ягъни ул типтәрнең этнос исеме түгел, ә аның катлам исеме икәнлеген раслый. XVIII йөзнең беренче яртысында җан башыннан алына торган ясак кертелгәч, типтәрләрне дәүләт крестьяннары һәм башкорт сословиясе аралыгында торган аерым бер сословиягә кертәләр, аерым бер катлам итеп карыйлар.

Тарихчы Г. Әхмәрев язуынча, беренче чорда (XVIII йөздә) типтәр катламы этник составы ягыннан шактый чуар булган. Башкорт җирләренә килеп урнашканнар арасында татарлар да, марилар да, арлар да, мордвалар да, чуашлар һ.б. да була. Диннәре буенча галим аларны ике төркемгә: «мөселман типтәрләр»гә һәм «мөселман булмаган»нарга бүлә. Ул бу ике төркемнең яшәү рәвешләрендә аермалыклар булуын ассызыклый, ул аларны үз күзләре белән күреп, алар белән аралашканнан соң мондый нәтиҗәне ясый. Мөселман типтәрләр, алар, һичшиксез, татарлар, ә мөселман булмаган дигәннәре, ягъни мәҗүсилектә булганнары, Казан ханлыгы алынганнан соң бу якларга килеп чыккан Идел буе халыклары: чуашлар, марилар, арларның дәвамчылары. Аларның яшәү рәвешләре, көнкүрешне алып барулары да аерыла.

Бу төбәктәге сәүдәгәрләрнең зур күпчелеге типтәрләр булуы да аларның казан татарларына якынлыгын күрсәткән, татарларда сәүдә итү һәвәслеге борынгы ерак чорлардан ук килүе билгеле. Укый-яза белүләре, белем дәрәҗәләре белән дә алар башка җирле халыклардан күзгә күренеп аерылып торганнар. Галим үзенең күргәннәреннән чыгып, башкортлар арасындагы мулла, имамнарнарның, нигездә, типтәрләр булуын яза.

Типтәрләрнең этник башкортлар белән бәйләнеше булмавын аларның бәйрәмнәре дә күрсәткән.

Галим типтәр авылындагы һәм башкорт авылларындагы Җыен бәйрәмен күреп, аларның төрлелегенә, аларның аерымлыкларына игътибар итә. Уфа өязендәге Дусмәт авылы җыенында татар сабан туена хас булган уен-җыр, бию, кыңгыраулы паратларда йөрү өстенлек итсә, Бәләбәй өязенең Күчербай авылында дала халкындагы ат чабышлары, көрәш өстенлек иткән. Бәйрәмнәр озак вакыт формалашкан күренеш буларак, алар халыкның тарихын, үзенчәлеген аерым ачык күрсәтә торган күренеш. Моннан кала, типтәрләр яши торган авыл атамаларында «Бай», «Мулла» дигән компонетлар бар. Болар да аларның бу җирләргә нинди миссия белән килүенә ишарә ясый. Ул, хәтта, типтәрләрнең авыл исемнәре Казан тирәсендәге авыл исемнәре белән тиңдәш булуны нәкъ менә аларның Казан ягыннан күчеп утырган татарлар булуына дәлил итә. Мисал итеп, шундый 28 авыл исемен атый.

Үткән гасырларда яшәгән этнографлар, галимнәр типтәрләрнең чиста-пөхтә өйләренә, аларның тормыш рәвешенә игътибар иткәннәр. Мисал өчен 1879 елда «Природа и люди» журналында чыккан Шиле дигән кешенең язмасында типтәрләрнең көзге кебек ялтырап торган самоварының түр башында утыруы, татарга хас булганча чәй эчәргә яраткан типтәрләрнең чәй эчү өчен булган савыт-сабалар өчен махсус шкаф тотуы, йортларын матур тукымалар белән бизәве, чигүле мендәрләрне түшәмгә кадәр түшәп куюлары һ.б. сурәтләнә.

Типтәрләрнең яшәү даирәсе

Инде типтәрләр турында җитәрлек фәнни әдәбият булса да, социаль челтәрләрдә типтәрләр турында бәхәс әлегә кадәр һәрдаим булып тора. Аларның татар халкының бер өлеше булуы инде бәхәссез булган вакытта да, җирлеге булмаса да, аларны башкорт дип күрсәтергә тырышу, кызганычка каршы, әлегә кадәр күзәтелә.

Тарихчы Г. Әхмәрев фикеренчә, типтәр дигән катламда, нигездә, Казан һәм Вятка губернасынан киткән кешеләр булган. Шушы төбәкләргә якынрак булганрак җирләрдә типтәрләрнең саны күбрәк, башкорт җирләренең эченәрәк үткән саен аларның саны кими бара, аларның иң күбе Минзәлә, Бирск, Бәләбәй, Уфа өязләре җирләрендә яшәсә, Бузулук, Оренбург, Троицк өязләренә үткән саен аларның саны кими, ә Оренбург губернасының эчке өязләрендә, Чиләбе якларында алар бөтенләй дә юк, дип яза Г. Әхмәрев. Россиядә 1897 елгы халык саны алу материалларына карасак, Вятка губернасының Алабуга өязендә – 4220, Сарапул өязендә – 3568, Самара губернасының Бөгелмә өязендә – 43568, Богырсланда – 4110 типтәр исәпләнгән. Оренбург өязендә аларның саны бары 2656 кеше генә. Ягъни бу саннардан да, типтәрләрнең яшәү урыннарына карап та, аларның, нигездә, күчеп утырган татарлар булуында шик була алмый.

XIX йөзнең икенче яртысында язган Шиле дә аларның теле татар теле икәнен күрсәтә.

Салахова Эльмира

Шулай ук кара:

Кәримов Т.Т. Үткәннәрен бел Катайның. – Казан: Яз, 2018. – 224 б.

Таһир Кәрим: "Һәр халык санын алу саен Башкортстанда яшәүче татарлар кими, башкортлар гел артып бара түгелме?"