Балтач бистәсендә яшәүче Тәнзилә Сабирова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Яшьлегендә шахтада эшләп, гомерлек яры Мәсхүт белән Украинада танышкан, соңрак Балтачка күченеп кайтып, биредә матур тормыш юлы үткән Әлмәт районы кызы Тәнзилә Сабировага 90 яшь тулды. Авырлыкларны күп күрсә дә, күңел матурлыгын югалтмаган юбилярга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, җирлек башлыгы Илдар Габдрахманов, "Сбербанк" җитәкчесе Ләйсән Ильясова иң изге теләкләр ирештерде.
Язманың тулы вариантын газетаның алдагы саннарыннан укырсыз.