Найти тему
Лилия Габдрафикова

Современный взгляд на татарскую диалектологию: "Беd сабан туйы димәйбеd җийыын дибеd"

Оглавление

Неделю назад в татарском селе Актаныш состоялся солидный научный форум ", где были представлены интереснейшие доклады. Один из них - о татарских диалектах - прочитал языковед, кандидат филологических наук Олег Хисамов (Институт языка, литературы и искусств им. Г.Ибрагимова АН РТ). Привожу некоторые фрагменты из его выступления.

Три диалекта татарского языка

"Татар авыллары, көнбатышта Рязань һәм Тамбов өлкәләреннән башлап, көнчыгышта Кемерово өлкәсенә һәм Красноярск краена, төньякта Вилюй елгасына, көньякта Әстерхан өлкәсенә хәтле сузылган гаять зур территориягә таралып утырганнар. Әмма татар халкының иң зур күпчелеге Татарстан, Башкортстан республикаларында гомер кичерә. Югарыда күрсәтелгән киңлекләрдә таралган татар теле өч диалектка – урта (казан татарлары), көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш (себер татарлары) диалектларына бүленә".

Олег Ришатович сообщил, что татарские деревни раскинулись на огромной территории, начинающейся на западе от Рязанской и Тамбовской областей, на востоке достигающей Кемеровской области и Красноярского края, на севере - реку Вилюй, на юге - Астраханской области. Но большинство татар проживает в республиках Татарстан и Башкортостан. Татары говорят на трех диалектах: средний (казанские татары), западный (мишари), восточный (сибирские татары).

В данный атлас включены 838 татарских населенных пунктов
В данный атлас включены 838 татарских населенных пунктов

Средний или казанско-татарский диалект

"Татар теленең иң зур диалекты булып саналган урта диалект (казан татарлары диалекты) үз эченә зур территориядә, башлыча Татарстан һәм Башкортстан республикаларында һәм аларга якын булган төбәкләрдә – Казан артыннан башлап, Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләрендә таралган күп санлы сөйләшләрне ала. (...)
Хәзерге вакытта урта диалект (казан татарлары) түбәндәге сөйләшләргә бүленеп карала: Казан арты сөйләшләре төркеме (Әтнә, Лаеш, Балтач, Мамадыш, Дөбъяз – Казан арты районнары), тау ягы сөйләшләре төркеме (Кама Тамагы, Норлат, Тархан – Идел һәм Зөя елгалары арасы), керәшен татарлары сөйләше (Казан арты, Түбән Кама сөйләшләре – Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының чиктәш районнары, нагайбәк (Чиләбе өлкәсе), бәрәңге (Мари Иле), минзәлә (Татарстанның көнчыгыш, Башкортстанның көнбатыш районнары), бөре (Башкортстанда Агыйделнең урта агымы), нократ-кистем (Киров өлкәсе һәм Удмурт Республикасы), касыйм (Рязань өлкәсе), пермь (Пермь өлкәсе), златоуст һәм красноуфим сөйләшләре (Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнары, Свердловск өлкәсе), эчкен (Курган һәм Чиләбе өлкәләре)... "

По данным О.Р. Хисамова, самый распространенный диалект татарского языка - средний или казанско-татарский - включает говоры жителей обширной территории от Заказанья до Челябинской, Курганской и Оренбургской областей. В настоящее время средний диалект татарского языка делится на следующие говоры: заказанский, горный (Камско-Устинский, Нурлатский, Зеленодольский районы), кряшенско-татарский, барангинский, мензелинский, бирский, нукратско-кестымский, пермский, касимовский, златоустовский и красноуфимский, эчкенский и сафакульский.

Татарский лингвист, кандидат филологических наук Олег Хисамов
Татарский лингвист, кандидат филологических наук Олег Хисамов

История изучения среднего диалекта татарского языка (на примере мензелинского говора)

"Региондагы татарларның тел үзенчәлекләрен беренче булып фәнни яктан өйрәнгән рус галиме А.Г. Бессонов була. 1881 елда аның «О говорах Казанского татарского наречия и об отношении его к ближайшим к нему наречиям и языкам» исемле хезмәте басылып чыга. Анда галим региондагы татар сөйләшләрен казан татарлары сөйләше белән чагыштыра һәм нәтиҗәдә алар бер-берсеннән аерылмыйлар дигән нәтиҗәгә килә. Региондагы татар сөйләшләренең бары тик күпмедер дәрәҗәдә башкорт теленең һәм мишәр сөйләшенең тәэсирен кичергәнлекләрен ассызыклый".

Как отмечает Олег Хисамов в своем докладе, языковые особенности региона первым начал изучать русский ученый А.Г. Бессонов. В 1881 г. опубликована статья "О говорах казанского татарского наречия и об отношениях его к ближайшим к ним наречиям и языкам". Ученый сравнивает местный говор с казанско-татарским и приходит к выводу о том, что они не особо отличаются друг от друга. Отмечает, что определенное влияние оказали башкирский язык и мишарский диалект.

"А.Г. Бессоновның әлеге фикеренең дөреслеген әлеге территориядәге сөйләшләрне махсус өйрәнгән галим Д.Б. Рамазанова материаллары да раслый".
Татарский лингвист, доктор филологических наук Дария Рамазанова  (1938-2019) изучала народные говоры татарского языка на юго-западе Башкортостане и пришла к выводу о том, что они сформировались под влиянием мишарского диалекта.
Татарский лингвист, доктор филологических наук Дария Рамазанова (1938-2019) изучала народные говоры татарского языка на юго-западе Башкортостане и пришла к выводу о том, что они сформировались под влиянием мишарского диалекта.
Галимә Башкортстанның көньяк-көнбатышында таралган сөйләшләр, күпмедер дәрәҗәдә, мишәр диалекты тәэсирендә формалашканнар дигән нәтиҗәгә килә".

"Кыdыл боdау" или древний татарский звук

"Шушы регионда киң таралыш алган, минзәлә сөйләшенең фонетик үзенчәлеге саналган “d” тартыгын А.Г. Бессонов татар әдәби телендә кулланылышта булган “д” тартыгы белән тәңгәлләштерә. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китәргә кирәк: әлеге авазны без үткән гасырның 50 нче елларында Казан артыннан һәм тау ягы районнарыннан язып алынган диалектологик текстларда да очратабыз. Ягъни бу аваз минзәлә сөйләшендә генә түгел, урта диалектның башка сөйләшләрендә дә булган икән".

По данным Олега Хисамова, А.Г. Бессонов проводил параллель между звуком "d ", который является фонетической особенностью мензелинского говора, и звуком "д " из литературного татарского языка. Интересно, что этот звук встречался и в текстах диалектологов, записанных в Заказанье и Горной стороне еще в 1950-х гг.

"Региондагы татар сөйләшләрен өйрәнүгә үзенең өлешен танылган тюрколог Н.Ф. Катанов та кертә. Ул 1898 елда 3 ай дәвамында Бәләбәй өязендәге сөйләшләрне тикшерә. Ул мондагы халыкның сөйләше икегә аерыла – өязнең көнчыгышында таралган чынлап та башкорт сөйләшләре һәм өязнең көнбатышында яшәүче татарлар сөйләше дигән нәтиҗәгә килә.

Мнение башкирских ученых

Бу мәсьәләдә совет тюркологы, башкорт теле һәм диалектологы А.А. Юлдашевның да фикерләре кызыклы.
Башкирский языковед, доктор филологических наук  Ахнеф Юлдашев (1920-1988) был против включения т.н. северо-западного диалекта в башкирский язык, он считал данный говор частью среднего диалекта татарского языка и подчеркивал его близость к литературному татарскому.
Башкирский языковед, доктор филологических наук Ахнеф Юлдашев (1920-1988) был против включения т.н. северо-западного диалекта в башкирский язык, он считал данный говор частью среднего диалекта татарского языка и подчеркивал его близость к литературному татарскому.
Бөтен гомерен шушы эшкә багышлаган галим төньяк-көнбатыш диалектын башкорт теленә кертеп карауны дөрес түгел дип саный. Һәрвакыт әлеге сөйләшнең татар теленең урта диалектына кергәнлеген ассызыклый һәм аның татар әдәби теленә бик якыная барганын искәртә. Ул берничек тә башкорт теле системасына керә алмый дигән фикер үткәрә.
Лингвист-тюрколог Җ.Г. Киекбаев үзенең тикшеренүләре нәтиҗәсендә хәзерге башкорт әдәби теленең нигезендә ике диалект (көнчыгыш һәм көньяк диалектлар) ята дигән нәтиҗәгә килә. Ул өченче диалектның барлыгын инкяр итә һәм ул диалект татар теленеке дип саный".
Башкирский лингвист, доктор филологических наук Джалиль Киекбаев (1911-1968) был против включения т.н. северо-западного диалекта в башкирский язык и считал, что башкирский язык состоит только из двух диалектов - южного и восточного.
Башкирский лингвист, доктор филологических наук Джалиль Киекбаев (1911-1968) был против включения т.н. северо-западного диалекта в башкирский язык и считал, что башкирский язык состоит только из двух диалектов - южного и восточного.

"Беd сабан туйы димәйбеd җийыын дибеd"

"Шактый зур территориягә таралып утырган минзәлә сөйләше үзенең төп элементлары ягыннан бербөтен. Шул ук вакытта периферик элементларны, лингвистик һәм экстралингвистик факторларны исәпкә алып, сөйләш төп, әгерҗе, янаул һәм бәләбәй урынчылыкларына бүленә. Сөйләшнең төп фонетик үзенчәлекләре итеп без инде югарыда күрсәтеп үткән интерденталь [d] авазының кулланылуыннан тыш (Беd, сабан туйы, димәйбеd, җийыын дибеd), сүз башында [й] тартыгы урынына [җ] тартыгын куллануны күрсәтергә кирәк. Бу үзенчәлек, гомумән, сөйләшнең генә түгел, урта диалектның төп үзенчәлеге һәм урта диалектның барлык сөйләшләрендә дә очрый. Мәсәлән, җафрак – яфрак, җозак – йозак, җон – йон, җөрү – йөрү һ.б. Тартыклар системасы, гомумән алганда, әдәби телнекеннән аерылмый".

По мнению Олега Хисамова, мензелинский говор среднего диалекта татарского языка по своим главным элементам не особо отличается от литературного татарского языка. Что касается периферийных элементов, то, конечно, в качестве фонетической особенности выделяется интердентальный звука " d ", а также можно выделить и применение вместе " й " - "җ ". Это касается, главным образом, начала слова.

Конечно, лучше один раз увидеть или послушать любопытный доклад О.Р. Хисамова. Если вы пропустили Актанышскую конференцию, то есть возможность посмотреть видеоверсию выступления.