Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

АДӘМ БАЛАЛАРЫ ЙОКЛЫЙЛАР, УЯНГАНДА УЯНЫРЛАР ӘЛЕ

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН

Ахирәт көнендә Аллаһы Тәгаләнең үзенә мәгълүм җирләрдә булачак рәхәт урыны - Коръән Кәримдә «Җәннәт» дип, һәм михнәт урыны «Җәһәннәм» дип, яки «нар» («ут») дип әйтелә. Гарәп телендә «Җәннәт» дип агач бакчасына, һәм «нар» дип янып торган утка, «Җәһәннәм» дип тирән-тирән коега әйткәнлектән, әлеге сүзләр белән «рәхәт» һәм «михнәт»не беркадәр аңлау мөмкин.

• Ислам диненә караганда, «Җәннәт», «Җәһәннәм» фәкать рухи халәттән гыйбарәт булмыйча, мәгънәвият белән тормышның һәр икесеннән гыйбарәт нәрсәләр. Мәгәр дә боларның ничек икәнлекләре мәгълүм түгел, һәм тасвир кылып белергә дә юл юк. Бу тугрыда булган аятьләр һәм хәдисләр, бары адәм балаларының гакыллары һәм зиһеннәре ирешү кадәр аңлауларыннан гына гыйбарәт, һәрхәлдә, «хәшер» - шул дөньядагы бәдәннең асыл кисәкчәләреннән төзелгән Ахирәт бәдәне белән рух берлектә булуы, һәрнәрсәне зиһенләп һәм гакыл белән аңлап гомер сөрүедер.

• Ахирәт көнендә хисап һәм җәза вакытында Адәм балалары нинди җәза күрсәләр дә, үз гамәлләре сәбәбеннән күрәчәкләр. Үзләре чәчкән ашлыкны урачаклар, һәркемнең үз эше, үз башыннан үтүе сәбәпле, кайбер аерым һәм Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә лаек булган бәндәләрдән башкаларның эшләренә катнашуларына мөмкинлек булмаячак.

• Җәннәттә нигъмәтләр һәм җимешләр, хур кызлары һәм үсмер егетләр, әмма җәһәннәмдә чукмарлар, ут һәм яндыру һәм дә төрле газаплар булачагы хакында хәбәр бирелсә дә, бу эшләр шул мәңгелек тормышта булачак михнәтләрне һәм рәхәтләрне, яман һәм яхшы җәзаларны, шул рәхәт, михнәт урыннарында гомер сөрүләрне дөньяда булган сүзләр белән аңлатудан һәм төшендерүдән гыйбарәт. Юкса, Ахирәт хәлен бөтен хакыйкате белән аңлау һәм булган рәвеше белән тасвир итү нигезе бу көндә кешеләрдә булмаса кирәк. Мондый эшләрдә бәндәнең вазифасы Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән хәбәрне юрамыйча, аңлатмыйча, бер тарафка да тартмыйча, сузмыйча, ачык булуыннан читкә бормыйча, дөреслеген тану һәм ничек булуын тикшермәүдер. Бу тугрыда Ислам диненең төп кануны — Коръән Кәрим исбат иткән нәрсәне исбат итү, тыйганыннан тыелырга һәм шулардай башкаларда сөкүт итү, ягъни тик тору икәнлек мәгълүм, һәрхәлдә адәм балаларының рух һәм тәннәре белән кубарылулары, Җәннәт һәм Җәһәннәмгә барулары Шәригать карашында дөрес һәм гакыл карашында бик мөмкин бер эш.

• Матди һәм ачык күренеп торучы көчләрдән генә түгел, бәлки үзенең инануы һәм вөҗданы белән башкаларга ачыктан-ачык һәм яшерен дә зарар итмәү, тормыш дәверендә җинаять кылмау, тәртипне бозмау һәм гомумән усаллык, җәбер-золым юлына кермәүгә иң тәэсирле сәбәп-көчле сылтау Ахирәт көне булу, үлем соңында терелеп Хисап һәм Җәза Мәйданына бару белән Иман китерү һәм шуңа инанудыр.