Татар телен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә районыбызның балалар бакчаларында максатчан эшләр бара.
Ана телебезгә якынайтучы махсус Гөлбикә исемле кыз һәм Гомәр исемле малай курчаклар да булдырылды. Район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Гөлнара Нотфуллина татар телен тагын да ныграк өйрәтү буенча балалар бакчаларына кайткан методик әсбаплар белән таныштыра.