Найти тему

Удмуртиядә табылган язма мирас # 2 (Дәвамы)

Шуннан соң Урья кала (Гордино) авылына барырга булдык. Монда мөселман татарларыннан тыш керәшен татарлары, удмуртлар, бисермәннәр да яши икән. Дөресрәк әйткәндә, яшәгәннәр. Бүгенге көндә авыл буш диярлек инде, бик күп тузган тораклар, ташландык йортлар күзгә ташланып тора. Авылда мәктәп тә, мәчет тә, клуб та юк, фәкать бер кибет кенә бар, анысы да инде җимерек хәлдә дип әйтергә була. Авылның төп урамына бетон плитәләрдән юл җәелгән. Әлбәттә, ул моннан ярты гасыр элек салынган булса да, авыл халкы пычрак юллардан интекми. Алай булса да, авыл бетү ягына таба юл тота.

9 июнь көнне Әхмәди авылында татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабантуй үткәрелде. Бәйрәмнән алган тәэсирләребез белән икенче көнгә кабат бу авылда эшләргә булдык. Биредә палеографик һәм су билгеләре буенча XVIII гасырга караган өч борынгы кулъязма китап табылды.

Сирәк басма китапларда булган кулдан язып куелган сүзләргә һәрвакыт нык игътибар итәргә кирәк икәнлекне һәр археограф белә, чөнки аларда кызыклы, әһәмиятле нәрсәләр хакында бәян ителергә мөмкин. Табылган бер сирәк китап тышлыгында Хәлимә Хәмзина тарафыннан гарәп графикасында язылган сүзләр безнең игътибарны җәлеп итте:

“Кешенең гаебе булса, көлмә, зинһар! ...Кешедән көлгән адәмнең кулындаен һич эш килмәз!”

“Гаҗәб хикмәт, гаҗәб халәт, назыр кыйлсаң бу дөньяга

Фәкыйрә игътибар юкдыр, әйләрләр гыйззәт байга. Язгучы Хәлимә Хәмзина.”

Әхмәдидән соң киләсе авыл Иманай булды. Бу авыл да яртылаш бушап калган инде, шулай ук бетү ягында дияргә мөмкин. Моны авылга кергәч, җимерелеп ятучы клубны күреп үк абайларга була. Биредә археографик материал күп табылмаса да, шактый борынгы һәм кыйммәтле китаплар кулыбызга килеп керде. Иманай авылыннан чыгып киткәндә шундый хәбәр ишеттек: бу авылда яшәүче бер кешенең бер коробка борынгы кулъязмасы булган, ул аларны кая куярга белмәгәч, зиратка барып күмгән. Шулай итеп, никадәр хәзинәнең, ягъни халкыбызның зур мирасы юкка чыкканына кайгырырга гына кала. Әйтәсе килгән сүз шул: борынгы кулъязмаларны, иске китапларны зиратка күмү – ул бик начар гадәт, болай эшләргә һич тә ярамый. Һичьюгы мәчетләргә, музейларга тапшырырга кирәк.

Эшебезне дәвам итеп, Дасис авылына килеп чыктык. Биредә борынгы язмаларны бик озак эзләргә туры килсә дә, тырышкан тапкан, ташка кадак каккан дигәндәй, барыбер берникадәр материал табу бәхетенә ирештек. Мисалга борынгы, гарәп телендә язылган касыйдәне китерергә мөмкин.

Бик күп авылларда йөргәннән соң, чират, ниһаять, Палага авылына килеп җитте. Бу авыл ике авылдан тора: Олы Палага һәм Кечкенә Палага. 70-елларда аларны бергә кушып куялар һәм зур бер авыл хасил була. Шуңа күрәдер бу авыл бик зур һәм озын булып тоела. Экспедициядә йөргәндә моны һәркайсыбыз сизде, чөнки бөтен авылны йөреп чыгу җиңел эш булмады. Аның каравы, биредә археографик табышларыбыздан бик уңдык. Алар бик күп булды, барысын да әйтеп чыгуны кирәк дип тапмыйбыз.

Фольклор әсәрләре башка авыллардагы шикелле табылмыйча калмады. Мисалга җыр дәфтәрен китерергә була. Бу дәфтәрдәге бөтен кыска җырлар сагыну хакында гына, шуның белән ул үзенчәлекле:

Кулымдагы балдагымның исемләре Сәлимә,

Васыять сүзе итеп әйтәм, миндән башка җар сеймә.

Кулымдагы балдагымның исеме Гөлсем дисең,

Янсын дисең, кипсең дисең, саргаеп үлсен дисең.

Агыйделнең аръягында лимон тора каб белән,

Эх, дускаем, калдык инде сейләшергә хат белән.

Моннан тыш гарәп графикасында 1931 елда бер лирик һәм ике кыска җыр күчерелеп язылган дәфтәр битенә табып алып кайттык. Лирик җыры туган авыл хакында, бәлки, нәкъ менә Палага турындадыр:

“Туган авылым минем, куеныңда синең

Гөрләб үсте йезләр, җанларым.

Кырларың хуш исле, һәрчак язлар төсле,

Шунда туду сәүге җырларым.

Яланларың иркен, авылымның күрке

Сызылуб аккан алсу таңларың,

Һаман синдә күңел онытылырлык түгел

Сайрар кышларыңның мыңлары.

Инеш буең, ямьле суларыңда тәмле,

Җирләреңдә назлы, ягымлы,

Айлы кичләреңдә әледә исләремдә,

Яратам мин туган авылымны.”

Табылган материаллар
Табылган материаллар

Табылган материаллар арсында Таифә мулла Лотфулла кызы Абашева язган мөнәҗәтләр, догалар шактый. Ул үзенең дәфтәрендә язылган догаларны укып, үзе үлгәч, рухына укып багышлауларны туганнарыннан үтенеп, түбәндәге сүзләр язып куйган:

“Бу дөньяда мәңге йөрмәс минем җисемем,

Һәм телләрдә мәңге йөрмәс минем исемем,

Әмма ләкин сез, туганлар дәфтәренә

Язылуб калсун минем исемем. Таифә Абашева.”

Икече бер җирдә Таифә Абашева 1979 елның 17 февралендә гарәп графикасында бик матур шигъри юллар язган яки күчереп алган:

Яшәр идем тып-тыныч дөньяда михнәт булмаса,

Саф күңелемнең саф йиринә кайгы-хәсрәт тулмаса.

Дөньяны да сөяр идем, вафасызлык кылмаса,

Бизмәс идем дөньясындан кайгы-хәсрәт булмаса.

Һич уйламай яшәр идем, ай-вай, курку булмаса,

Үләр идем үлгәндә дә шад, үлгәч газаб булмаса.”

Аның язмаларында, әйткәнебезчә, бик күп мөнәҗәтләр урын алган, аларда иман, ахирәт, үлем темасы бик калку бирелгән. Әсәрләрнең күбесен Таифә Абашева үзе иҗат иткән булуы мөмкин.

Мөршидә Абашева тапшырган материаллар арсында тагын бер мөнәҗәтләр дәфтәре бар иде. Анда да шул ук ахирәт көненә әзерләнү, яхшы гамәлләр кылуга чакыру темалары урын алган:

“Сәдака бир ятимләргә,

Икенче бир фәкыйрьләргә,

Өченче бир галимләргә –

Ходаның сейгән колларыйны.

Сәдәканы бирегез

Үзегезнең сейгән малдан,

Кыямәт көн җәннәтләргә

Юмартлар керүр алдан.”

Әгәр дә табылган материаллар кайда күбрәк табылды, дип бездән сорасагыз, һичшиксез, Палага авылында, дип кенә җавап бирергә мөмкин. Чыннан да, монда барлыгы 7 кулъязма китап, 59 кулъязма бит, 8 кулъязма дәфтәр, 40 басма китап, 3 газета-журнал табылды. Бу бик зур күрсәткеч, әлбәттә, Удмуртиянең башка авылларында моның кадәр үк чыкмады.

Палага авылында археографик материал эзләп йөргәндә, кайбер авылда яшәүчеләр безгә Пучинкә авылына барырга киңәш иттеләр. Анда, янәсе, бик күп борынгы кулъязмалар табарга мөмкин икән. Инде вакыт кичкә таба якынлашса да, без башка экспедиция әгъзаларыннан аерылып, шул Пучинкә авылына киттек. Авылга килеп керүгә мәчете игътибарны җәлеп итте һәм анда кереп чыгарга булдык. Авыл имамы Надир хәзрәт Бузанаков безне якты йөз белән каршы алып, мәчеттә сакланучы борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар белән таныштырды.

Пучинкә авылында табылган материалларга килгәндә, монда татарның традицион культурасына караган һәм безнең өчен әһәмияте зур булган кулъязма китаплар, текстлар барлыгы ачыкланды. Материаллар арасында биш хат табылуын да искәртеп узарга кирәк, шуларның берсе 1939 елда Кызыл армия сафларында хезмәт итүче Бузиков Ш. тарафыннан, калганнары үткән гасырның 40 елларында язылган.

Борынгы кулъязма китаплардан палеографик һәм су билгеләре буенча ХIХ гасырның икенче яртысына караган фал ачу хакында ике хезмәт табылды. Алардагы юрау системасы да бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Беренчесе аның хәрефләргә бәйле, ягъни кеше берәр хәрефне уйлап әйтә һәм ул нинди хәреф булуына карап фал ачыла. Мәсәлән, әгәр “б” хәрефе булса, түбәндәгечә була:

“Б” килсә, әй, фал иясе, белгел вә әгәһ улгыл, бу ният кем кылуб сән бу фалның яхшы килде, файда күргәй сән, һәр нә морадың булса, хасыл булгай. Падишаһ вә бикләрдин гыйнаять күргәй сән вә кинәлек кешиләрдин мәнфәгать күргәй сән. Әгәр сәфәрдин булса, юлда бераз хәвеф хәтәр бар, әмма соңы хәер булгай...”

Мәсәлән, “җ” хәрефе туры килсә начар булыр икән: “Җ” килсә, әй, фал иясе, белгел вә әгәһ улгыл, бу ният кем кылыб сән хәвеф эчендә улгай сән. Әгәр сәфәрдин булса, яман торур. Сабыр кыйлмак кирәк. Падишаһ вә бикләр кашыйга бармак хуш улмаз, күб зәхмәтләр күргәй...”

Икенчесе исә көн һәм сәгатьләр үзенчәлекләрен исәпкә алып ачыла торган фал. Әле ул җентекләп өйрәнүне сорый, чөнки бүгенге көнгә кадәр фалның мондый төрләре татар галимнәре тарафыннан һаман өйрәнелмәгән. Югарыда әйтелгән фал ачу китабын 1903 елның 19 октябрендә Мөхәммәдхәррас бине Әхмәдвәли язган. Китап ахырында ул үзенең һәм атасының исемен язып куйган. Шулай ук үзенә хәер-дога кылуларын сорап түбәндәге кызыклы сүзләр язып куйган:

“Без фәкыйрьне, зинһар, хәер-догаңыздан мәхрүм итмәңез, һәр ничек булса да “догаил-гаиб лигаиб мөстәҗабә” дигән. Мин бәгъде Хак Сөбханә вә Тәгалә һәр каюмызга хәсән хатимә мияссәр әйләсүн! Әмин! Йә, мөҗибес-саилин! Дәхи, тарафәйндан мәхәббәт берлә бер матур кызга фатиха кыйлыгыз, зинһар, без фәкыйрьгә!”

Пучинкә авылында бихисап күп халык иҗаты әсәрләре табылды: җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр, хикәятләр. Табылган материаллар бик күп табылу сәбәпле, без иң кызыклыларын гына әйтеп узабыз.

Җырлардан өзек китерәсе килә:

“Әй, туганлар, туганлар,

Алар бездин туйганлар.

Алар бездин туймас иде,

Ашлы-сулы булганлар.

Алар бездин туймас иде,

Зур корсаклы булганлар.”

Аларның кайберләрендә Казан шәһәре дә телгә алына:

“Казан каласын таш диләр,

Баруб күргән юк әле,

Анадан тугандан бирле

Рәхәт күргән юк әле.

Алмачылар алма сата

Казан калаларында,

Хатын алмый акыл керми

Ата балаларында.”

Тагын кызыклы материаллардан “Бибигайшә бәете” табылуын әйтеп узарга мөмкин. Ул “Татар халкы иҗаты” күптомлыгының “Бәетләр” томында кертелгән “Бибигайшә бәете”ннән аерылмый гына түгел, хәтта бөтенләй башка әсәр. Бу бәет Пучинкә авылында яшәгән Бибигайшә Борһанетдин кызы турында:

“Борһанетдин әткәйне чакырсаңчы тиз барып,

Бу Газраил күб йеридер бар кешедән җан алыб.

Аккош оча талпынуб, очуб бара җилкенүб,

Бибигайшә үлеб китде “әткәем” дип тилмерүб.

Пучинкәдүр илләрем, калды йөргән йирләрем,

Әй, әнкәем, хәлүм начар, бик каты бит тирләдүм.”

Тексттан аңлашылганча бу кызны көчләп бер карт муллага кияүгә бирәләр, соңыннан, ул фаҗигале рәвештә вафат була.

Табылган елъязмаларга аерым тукталасы килә. Әлеге елъязмаларда төрле характердагы хронологик материаллар очрый: һава хәлләре, аерым кешеләрнең туу-үлү даталары, сезонлы хуҗалык эшләренә керешү, бәйрәмнәр һ.б. мәгълүматлар. Боларны язучы 1899 елның 10 февралендә туган. Елъязмалар 1940 елдан башлап 1965 елга кадәр дәвам ителгән. Алар әле бик җентекләп өйрәнүне сорый. Анда Удмуртия төбәгендә кайсы елны ачлык булган, кайчан чәчүгә яки урып җыю эшләренә чыкканнар, сабантуйларны кайчан үткәргәннәр һ.б. мәгълүматларны белергә мөмкин. Мәсәлән, сабантуйлар, ХХ гасыр башында апрель аенда үткәрелсә дә, 40 елларда инде июнь аенда уздырыла башлый икән.

Без тапкан елъязма ХХ йөзнең 60 елларын үз эченә ала, димәк, елъязма язу традициясе әле ХХ гасыр урталарыннан соң да дәвам иткән.

Археографик материаллар шактый күп табылу сәбәпле, барысын да бу мәкалә эчендә генә тасвирлап, сөйләп бетерү мөмкин түгел. Шулай да иң кызыклылары белән укучыларны таныштырып үтәргә тырыштык.

Шуның белән тәмам.

Дуслар, ошаса, "лайк"лар куярга онытмагыз, зинһар. Аларның күп булуы безгә көч-дәрман бирәчәк.

Мәкаләнең башы монда иде: https://zen.yandex.ru/media/id/5eeb7eb6e0d57b0e43ff4624/udmurtiiad-tabylgan-iazma-miras-600fe888cd098e46b1df2635