Найти тему

Удмуртиядә табылган язма мирас

Удмуртиянең татарлар яшәгән районнарына Тел, әдәбият һәм тарих институтының иң беренче фольклор экспедициясе 1956 елның июль-август айларында оештырыла. Анда түбәндәге хезмәткәрләр катнаша: Хәмит Ярми, Халидә Гатина, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Шәех Зәбиров. Экспедицияне, әлбәттә, югарыда исеме телгә алынган атаклы фольклорчы галим Х.Ярми җитәкли.

Галимнәр ике төркемгә бүленеп, Глазов, Юкамен, Балезино районнарында булалар. Шул рәвешле, фән өчен кирәкле бик күп материал җыела. Институт хезмәткәрләре конкрет кайсы авылларда, нәрсә, күпме микъдарда, кемнәрдән җыелганлыгын белү өчен, алар биргән хисапларга күз салыйк.

Х.Ярми белән Х.Гатина берүк авылларда йөриләр. Алар Татар Парҗи, Кистем, Паюра, Әхмәди авылларында булалар һәм барлыгы 1232 кыска җыр, 4 сюжетлы җыр, 27 халык уены, 1 бәет, 16 табышмак һәм мәкаль язып алып кайталар.

Х.Мәхмүтов белән Ш.Зәбиров Засеково (Дасис), Иманай, Кече Вениш (Малый Вениж), Олы Палага, Пучинкә, Тегермән (Татарские Ключи), Татар Парҗысы, Кистем, Паюра авылларына кереп, барлыгы 2021 кыска җыр, 2 сюжетлы җыр, 61 халык уены, 3 бәет, 148 табышмак һәм мәкаль, 1 әкият, 4 авыл тарихы язып алалар.

Удмуртиягә халык авыз иҗатын гына түгел, диалектологик материаллар җыю, ягъни бу төбәктә яшәүче татарларның диалектын, сөйләшен өйрәнү өчен дә Институтның атаклы телче галимнәре Ф.Баязитова, Д.Рамазанова һәм Т.Хәйретдинова күп тапкыр фәнни экспедицияләргә чыгалар.

Без дә берничә ел элек борынгы кулъязмалар җыю өчен экспедициягә барган идек. Ижау шәһәренә килеп җиткәч тә, анда кермичә туп-туры татарлар иң күп яши торган Балезино районына ашыктык.

Вакытны әрәм итмичә, шул ук көнне, җирле татар активистлары белән очрашып, алар белән бергәләп уйлашып, киңәшләшеп, йөрү маршрутларын билгеләдек, үзебез өчен кирәкле мәгълүматлар җыйдык. Җирле татар активистлары дигәндә, Кистем авылында яшәүче Илмир Касыймов һәм Мирия Касыймованы күздә тотып әйтүем. Алар татар халкы өчен янып торучы, бик акыллы, белемле, ярдәмчел, кунакчыл яшьләр булып чыкты. Эльмир Касыймов Кистем авылында имам-хатыйп һәм мәктәп музее җитәкчесе булып хезмәт итә. Ул Казанга килеп, Татар дәүләт гуманитар институтын, шулай ук Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган булып чыкты. Казанда төрле музейларда, фәнни оешмаларда бераз эшләгәч, ул үз төбәгендә яшәүче татар халкы өчен хезмәт итәр өчен туган ягына кайтырга уйлый. Кайтуына әле берничә ел гына булса да, халкы өчен бик күп эшләр эшләргә өлгергән, Удмуртия төбәгенә караган күп кенә мәкаләләре, хезмәтләре басылган.

Икенче көнне Балезино районының Кистем авылына юл тоттык. Биредә Эльмир Касыймов үз көче белән җыйган археографик материаллар белән таныштык. Үзендә сакланучы кайбер борынгы кулъязмаларны ул Институт архивына тапшырырга да ризалашты. Алар арасында догалар, багышлаулар, Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр, дини риваятьләр, хатлар һ.б. бар. Мөнәҗәтләргә килгәндә, бу төбәктә элек һәм хәзер дә бик популяр булган Шәех Баба хакындагысы да бар. Шәех Баба исемле шәхесне монда һәр кеше белә диярлек. Шәехбаба мөнәҗәте шактый күләмле әсәр булганлыктан бер өзеген генә китерәбез:

Кечеклегдин бәне сәүдең,

Олуг булгач, җәза кыйлдың,

Кә безләргә сабак бирдең,

Шәриф кәгъбәм – Шәехбабам.

Бу дөньяның мәгашендин

Кыйлалмадым сиңа хезмәт.

Кә безләрдин бәхил булсаң,

Сиңа җәннәт Шәехбабам.

Кә безләрдин бәхил булсаң,

Хәер-догаңны һәм кыйлсаң,

Ходаем һәм гата кыйлсун

Сиңа җәннәт Шәехбабам.

Материаллар арасында гарәп графикасында язылган 7 хат та бар. Аларның берсе бик кызыклы, чөнки юморга бай кеше тарафыннан язылган. Хат авторы бер таныш абыстаена бер үтенеч белән яза: “Мәүлет” исемле китапны укырга биреп торуын. Шул үтенечемне кабул итсәң, бак, кабул итмәсәң, ерт, утка як, дип яза. Ха ахырында түбәндәгечә шигъри юллар да өсти:

“Хатлар яздым арганчы,

Бармакларум талганчы,

Йокыларым кермәс инде,

Синдәен китаб алганчы.

Хатлар яздым исәбләб,

Почмакларун пичәтләп,

Йокыларум кермәс инде,

Бирүр микән, диб исәбләб.

Мәрхәмәтеңнән булыр иде, бирсәң.”

Табылган язма мирас
Табылган язма мирас

Бу материаллар белән генә чикләнмичә эзләнүебезне дәвам иткәннән соң әле тагын ике хат табылды. Аның берсе латин графикасында Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче Мәүлет исемле егет тарафыннан язылган. Яшь булуына карамастан, ул үзенең сагыну хисләрен төрле чагыштырулар кулланып, бик матур итеп тасвирлап яза белгән:

“...бу җәйге җәмьле кенләрдә яшь кенә күңелем терлесен уйлап, ялгыз башым терлесен уйлап тырганда, сайри кышлар, былбыллар, иртә тау җилләре искәндә, туганларым, мыңлы су өстендә Финзалив дигән күлләрдә параходлар шулхәтле мыңлы кычкыралар, мин сакта тырганда, таң җилләре искәндә шул мыңлы таушларны тыңлим. Шул мыңлы гына таушларга яшь күңелем бик мыңайды да, алдым каләм, яздым сәлам дигәндәй...”

Хәзерге көндә шул рәвешле хисләргә бирелеп, армиядән хат язучы егетләр калмагандыр инде, мөгаен.

Шулай ук Кистем авылы материаллары арасында кириллица белән язылган бер бәет тә килеп чыкты. Ул инде ярты гасыр элек язылган булганлыктан, игътибарга лаек. Текстыннан аңлашылганча, бер ир су коенырга киткән җиреннән инде кайта алмый, фаҗигале рәвештә (суга батып) вафат була:

“Ходай кушкандер шунда барырга,

Горный суында җанын алырга,

Суларга карыйм тәрәзә ачып,

Кодай кушкачын булмайдер качып.

Кызганычка каршы, андый хәлләр еш булган һәм хәзер дә әле аларның кимегәне юк. Шуңа күрә суга батып үлүчеләр турында бәетләр халык тарафыннан һәрвакыт иҗат ителеп тора.

Бу авылда гарәп телендә язылган ике борынгы кулъязма китап табылды. Аның берсе ата-анага яхшы мөгаләмә, икенчесе кәсеп итү хакында.

Кулъязма китаплар эзли торгач, бер Коръән китабының ахыргы ике битенә тап булдык. Анда китап иясе Закир (Мөхәммәдзакир) үз-үзенә нәсыйхәт биреп түбәндәге тәрбияви сүзләр язып куйган:

“Әй, Закир, бигрәк әдәбсез син, элек инсаф ал, соңра гыйлемлек ал! Әдәбсез галим наданлардан ямандур. Әүвәл әдәб-инсафлы булурга үгрән, соңра гыйлемлек ал! Әдәбсез галим наданлардан ямандур.”

Чыннан да, алтын сүзләр!

Ике көн буе Кистем авылында эшләгәннән соң, Паюра авылына юл тоттык. Иң әүвәл авылның карт имамы, аксакалы Риза хәзрәт Интинтеев янына бардык, ул безгә әнисеннән калган догалар, Коръән сурәләре язылган дәфтәр, миһер-шәриф, догалар язылган кулъязма битләр тапшырды. Соңыннан авыл мәчетеннән бераз табышларыбыз булды. Алар арасында бер кулъязма шәкерт дәфтәре дә бар. Анда инде мәдрәсәдә укытылган төрле дини әсәрләр урын алган. Шулай да, шәкертләр арасында төрле шаян сүзләр иҗат ителеп телдән-телгә сөйләнелеп йөри торган түбәндәге шаян шигъри юллар да язылып куелган:

“Бу китаб иясе

Кызыл чапан киясе,

Бик зур мулла буласы,

Хур кызларын кочасы”.

Паюра авылында табылган кулъязмалар арасыннан бик күп халык иҗаты әсәрләре чыкты: мөнәҗәтләр, бәетләр, җырлар һ.б.

Туган як темасы һәрвакыт диярлек татар халкы иҗатында зур урын биләгән, Нинди генә жанрны алсаң да, анда бу тема чагылдырылмыйча калмый. Ниндидер сәбәпләр аркасында туган ягын калдырып, чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең йөрәкләреннән күз яшьләре белән чыккан моңсу җырлары да табылмыйча калмады:

“Күгем (күңлем) үсмәде, кулым бармады,

Хәрсрәтле (хәсрәтле) уйлар мидәен (миннән) калмады,

Туган илләрем күреб туймадым,

Чит илгә яз (язылган) минем туфрагым.”

Якты дөнья белән хушлашу, балалар һәм туганнар белән бәхилләшү рухында язылган бик кызганыч бәетләр табылды. Алардан өзек китермичә булмый:

“...Өйдән чыкганда ашыктырмагыз,

Бик җылашмагыз, зинһар чыдагыз!

Каберләремне киңрәк казыгыз,

Ак таш утыртыб исемем языгыз,

Чардуган корыб нурландырыгыз,

Агач утыртыб куандырыгыз!

Яфраклар ярса, кошлар сайраса,

Рухым шатланыр, догалар барса...”

Моңа охшаш тагын бер бәет табылды, ул кечкенә бер кызның үлем түшәгендә ятканда үзе тарафыннан сөйләнелә:

“Зифа буйларым үлчәб алырсыз,

Җуыб пакьлагач, кәфен салырсыз,

Хушландырырсыз зифа буйларым,

Якты дөньяда актык туйларым.

Тәнем юганда өстем ачмагыз,

Кәфенгә салгач, хушландырыгыз,

Тәнем киселгән, хаты (каты) тотмагыз,

Кире кайталмам, ашыктырмагыз!”

Бәетләр дәфтәрләренең берсеннән латин графикасында язылган “Сак-сок” бәете барлыгы ачыкланды. Аның эчтәлеге һәм структурасы “Татар халкы иҗаты” томнарының берсендә урын алган бәеттән әллә ни аерылмый.

Удмуртиядә яшәүче татарларның электән үк бик дини булганлыктан әлеге авылда бик күп мөнәҗәт дәфтәрләренә тап булдык. Аларда, нигездә, Мөхәммәд пәйгамбәр, ахирәт тормышы, изге гамәлләр кылырга өндәү хакында сөйләнелә.

Җирле халык, дингә ышанган кебек үк, төрле ырымнарга да ышанган, аларны дин белән, ягъни төрле догалар белән катыштырып укыган. Халык алар ярдәмендә инандыру (самовнушение) юлы белән төрле авыруларны дәвалауда кулланган. Табылган ырымнардан бер өзек китерәсе килә:

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Иртә тордым, илән белән йөземне юдым бал белән иртә тордым, казан астым, үдвә тәмле акрын яныны казан кайнады. Ул фәләнне күрмәсә, шулай кайнасун, янсун! Язгы кыяшы эсселеге һәр баушым булса, кичүгә кәбдрә. Ул фәләнне күрмәсә, шулай кибсүн, корысын!

...Айлар айга әйләнсүн, көнләр көнгә әйләнсүн, баш-күзе миңа әйләнсүн, теле сүзе миңа үтмәсүн, әйтер сүзе әтә алмасун, бирахмәтикә йә әрхәмәр-рахимин.”

Археографик материал эзләү өчен киләсе авыл итеп Татар Парҗысын сайладык. Исеменнән үк күренеп торганча, биредә татарлар яшәгәнлектән борынгы кулъязмалар күптер, дип уйлап эзләргә керештек. Һәм ялгышмадык та, чыннан да, материал җитәрлек җыелды. Мәсәлән, ХХ йөз башына караган шәкерт дәфтәре, иман нигезләренә өйрәткән сөаль-җавап китабы, төрле догалар һ.б.

Авылда бик күп халык иҗаты әсәрләре табылды: мөнәҗәтләр, бәетләр, җырлар. Алар, үзләре борынгы түгел, ХХ гасыр урталарыннан соң язылган, күбесе кириллицада, тик шулай да фольклористика фәне өчен аларның әһәмияте бик зур. Хәзерге заманда татар халык иҗаты әсәрләрен инде телдән җыю кыенлашканнан-кыенлаша бара. Чөнки аларны хәтерләрендә саклаучы өлкән буын вәкилләренең күбесе исән түгел. Шуңа күрә хәзер фольклор әсәрләрен язма чыганаклардан гына эзләргә кала. Хәтта аларны диктофон аша яздырып җыярга, дип безнең белән бергә чыккан фольклорчы галимнәребезгә хәзерге әби-бабайларның күбесе үз дәфтәрләреннән карап кына нәрсәдер укып бирә алдылар. Ә кайберләренең исә бөтенләй дәфтәреннән дә укырга күзе күрмәгәч, кайвакыт фольклорчылар буш кул белән китәргә мәҗбүр булдылар. Табылган дәфтәрләрдә Татар Парҗысы авылы турындагы җырлар да очрый:

Парҗы авылы урнашкан

Корзинка елгасында,

Рәхәтләнеп чәйләр эчик

Бу фани дөньясында

Парҗы урамы бик ямьле,

Мәчете бик күңелле,

Кире кайтарып булмый бит

Үтеп киткән гомерне.

Шулай ук сыер савучылар хакында җырлар да бик кызыклы:

Яшьлек елларыбыз үтте

Ферма юллары таптап,

Тыныч екы екламадык,

Сәгать-минутын саклап.

Трактор да булдык без,

Машина да булдык без,

Ат урнына да җигелдек,

Барсына да түздек без.

"Лайк"лар куегыз һәм дәвамын монда укыгыз:

https://zen.yandex.ru/media/id/5eeb7eb6e0d57b0e43ff4624/udmurtiiad-tabylgan-iazma-miras-dvamy-600febe7cd098e46b1e758ff