Татарстанда 85 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 84е – элемтә юлы белән йоктырылган.
21 кеше хастаханәгә салынган, 64 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручылар булып, элеккечә, урта яшьләрдәгеләр тора - 30 кеше, алардан калышып 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәр өлкәннәр, бүгенгә алар 20 кеше ковид-19 йоктырган. 70тән 80гә кадәр - 11кеше, 50дән 60ка кадәр - 8, 80-90 - 5 һәм 18 яшькә кадәр 3 бала әлеге чирне йоктырган.
19 муниципаль берәмлектә Covid-19 очрагы ачыкланган, иң күбе Казанда – 39, аннан кала Яр Чаллыда – 9, Түбән Камада – 5, Биектауда – 4, Буа районы, Яшел Үзән, Питрәч һәм Тәтештә – өчәр, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Саба, Чистайда икешәр, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Апас, Мамадыш һәм Балтачыбызда берәр кешегә ковид-19 коронавирусы диагнозы куелган.
26 гыйнварга Татарстанда барлыгы 15 623 COVID-19 очрагы теркәлгән, 12 040 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 90ы узган тәүлектә.
"Спутник V" вакцинасы белән - 11 384 кеше привика ясаткан, шуларның икенче дозасын 2016 кеше ясаткан.
Барлыгы 13 442 доза вакцина кайтарылган, шуның 84,7%ы файдаланылган.