Найти в Дзене
isemsez blog

Туган тел кемгә кирәк ?

И туган тел, иң матур тел
Әткәм, әнкәмнең теле
Син кемгәдер кирәк түгел
Ә кемгәдер кадерле....

И туган тел, иң матур тел
Әткәм, әнкәмнең теле
Син кемгәдер кирәк түгел
Ә кемгәдер кадерле....

Җәмәгать сәлам!

Компьютер алуыма һәм татнетны гизүемә бер 10 елдан артык булгандыр инде һәм шул вакыт дәвамында татар теле бетә (бетерәләр) дип бер туктаусыз берәүләр чаң сугалар. Менә минем дә нәүбәтем җитте. Соңгы еллардагы телебезгә, милләтебезгә каршы барган “сугыштагы” югалтуларыбызны барыбызда хәтерлидер. Иң зурсы ул мәктәпләрдә татар телен “бетерүләре”. Без хаман кемнедер гаеплибез, дошман эзлибез, кемдер безнең телебезне юк итәргә тели дип, ә үзебез нәрсә эшлибез соң? Без гади халык берни эшләмибез, җыенмыйбыз да, теләк тә юк.

Кайда кулланырга?

Татар телен тормышта кайда кулланып була соң дип сораучылар да бар? Бу проблемга багышлап кыска гына кулланмалар да чыгарганнар иде.

Кайсы бер ысулларны әлегә кулланып булмый яки авыррак, чөнки кибеттә бөтенебез дә, психологик яктан киртәләр булганга, сатучыга татарча эндәшә алмыйбыз, аның кешедән батырчылык таләп итмәүчеләре дә бар. Мәсәлән смартфон, яки санак (копьютер) мөмкинлек түгелме соң? Аны татар теле аркылы куллану сездән берни таләп итми, бу фәкать сезнең шәһси эшегез, башка кешеләргә бу кагылмый. Бу татар телен куллану ысулы гына түгел, без аның куллану даирәсен чиксез арттырабыз, чөнки смартфон яки санак интернет дигән сүз, ә интернет чиксез галәм. Бу ысул иске сүзләребезгә яңа сулыш бирүдән тыш яңа төшенчәләр ачуга телебезне баетуга мөмкинлекләр ача.

Бер ни эшләмәдең - гаепле!!!

Сез әле смартфоннарыгызда һәм санакларыгызда татар интерфейсын булдырмадыгыз, хәттә мондый мөмкинлек турында ишетмәдегез дә, ә бездә инде югалтулар да бар Һәм бу югалтулар безнең ваемсызлыгыбыз аркасында. Нәкъ кулланучылар саны әз булганга Яндекс почтасы татар телен бетерде.

Ләкин “үлеп” китүчеләрдән Яндекс почтасы гына түгел кызганычка каршы. Бер заман 4PDA сайтында смартфон кушымталарын татар теленә тәрҗемә итүгә багышланган форумы бар иде. Егетләр үз көчләре белән, беркемнән берни сорамыйча төрле кушымталарны татар теленә тәрҗемә итә иде. Ләкин әлбәттә, халык арасында кызыксыну булмагач алар да эшләрен туктаттылар. Бәлки кемдер каядыр шулай һәвәскәрләрчә эш алып барадыр белсәгез һәбәр итегез.

Шулай ук андроид операцион системасының татарчага тәрҗемәсе киң таралыш алмады, үз вакытында күп мәкаләләр чыккан иде хәттә Камил хәзрәт Самигуллинда моның турында сүз әйткән иде. Әммә дә ләкин бүгенге көндә дә аның тәрҗемәсе смартфоннарыбызда юк. Бөтенләй булмады дип әйтеп булмый. Үз вакытында SONY смартфоннарында татар теле бар иде һәм мин үземә Sony Xperia E4 моделен сатып алган идем. Кемдә SONY тикшереп карагыз, бармы татар теле?

-2

Ә «Tatarile» социаль челтәре турында әйтәсем дә килми...

-3

Булганын очкындырмыйк!

Кайбер мөмкинлекләр әле дә бар:

- төймәсарны( клавиатура) санакта да , смартфонда да кулланып була, ләкин аны бүген дә кулланучылар әз, гаҗәеп хәл аның барлыгына инде дистә ел булса да. Татар төймәсарын ничек урнаштырырга икәнен менә монда язылган;

- Windows операцион системын шулай ук татар теленә күчереп була, ул шулай ук бер ун еллар элек тәрҗемә ителгән;

-Яндекс һәм Googl эзләгечләрендә, кайбер сайтларда һәм смартфон кушымталарында татар теле интерфейсын сайлап була.

Гадәттә сайт төрле телләргә тәҗемә ителсә төймәләре уң як өске өлештә була.
Гадәттә сайт төрле телләргә тәҗемә ителсә төймәләре уң як өске өлештә була.

Шулгынамы диярсез, әйе тик шуны гына да эшләсәгез зур эш булыр минемчә. Әгәрдә тагын мөмкинлекләр бар икән комментарийларга языгыз. Боларны барысында әлегә татар телендә куллану мөмкинлеге бар, ләкин иртәгә аларны, сезнең ваемсызлыгыгыз аркасында, Tatarile һәм Яндекс почтасының язмышы көтә.

Бүгенге көндә һәвәскәрләр татар теленә кинолар, мултфильмнар тәрҗемә итәләр һәм сездә мондый эшне төрле өлкәдә башкара аласыз һәм татар дөньясында беренчеләрдән булдып дан казына аласыз. Һич югында башкаларның эшен, туган телебезне игтибарсыз калдырмаска иде.

Бер заман туганымнан синең “вконтакте” да нигә урыс теле тора дип сораган идем, “уңайсыз” дип җавап бирде, авыл кешесе... Ә миңа шәһәр кешесенә уңай. Әлбәттә ки миңа шәһәр кешесенә дә ул җайсызрак иде, ләкин син аны кулланмасаң иртәгә бер берең белән аңлашыр өчен дә туган телең сиңа җайсыз булыр.

Ләкин гаҗәеп хәл без татарлар үз телебезгә карата игтибарсыз булсак та, аның кадерен белмәсәк тә башка милләт вәкилләре аның белән кызыксына, камилләштерә, һәм балаларына өйрәтә һәм үз тәҗрибәсе белән башка татар телен өйрәнүчеләр белән уртаклаша.

Этот удивительный татарский! блогын алып барган урыс егете кызык мәкаләләр яза һәм мин үзем өчен анда яңалыклар таптым. Ну ничек сезгә тукайлылар?