Бала чакта, берәр ярамаган эш эшләсәк, мәрхүм әни (урынын җәннәттән кыл Раббым): “Менә әтиегез эштән кайтсын әле, ул нәрсә әйтер икән бу эшегез өчен?” – дип әйтә торган иде. Югыйсә үскәндә әтине (мәрхүмнең урынын җәннәттән кыл Раббым) атнасына бер-ике тапкыр күргәнбездер. Ул эштән кайтканда без йоклаган булабыз, ул эшкә киткәндә дә йоклап калабыз. Кая инде аның безне каеш белән “кыздыру”, усал сүз белән әрләргә дә вакыты юк иде. Әмма ләкин әнинең: “Әтиегезгә әйтәм әле” кебегрәк сүзләре, без – балаларга электр тогы суккан кебек тәэсир итә иде.
Менә хәзер, ничә дистә еллар узып, чәчләр агаргач, бер сыйныф уку бәхете тәтемәгән әнинең, безне “Ата” исеме белән малайларны чын ир заты, кызларны намусларына кер төшермәслек итеп тәрбияли белүенә исем китеп гаҗәпләнеп утырам. Баланы дөрес тәрбияләр өчен дип язылган том-том Сухомлинский яисә Макаренко китаплары да кирәк түгел икән. Бары тик ана кешенең, баласында атасына карата хөрмәт, мәрхәмәт һәм ихтирам тәрбияләүе зарури бер шарт булып тора икән. Моның шулай икәнен тормыш үзе исбат итте. Бүгенге буын ата-аналарның балалары алдында төрле әшәке сүзләр белән бер-берсен битәрләгәннәрен күргәч, ирексездән бала чаклар искә төшә.
Әйе, без – 7 баланы әни тәрбияләде, әмма, безне авылда һичкайчан да әни исеме белән йөртмәделәр. Балага, ата исеме белән йөрү горурлык кына өстәп калмый, кеше арасында ул бала ихтирамга, хөрмәткә лаек булып үсә. Юкка гына Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Балаларны атасы исеме белән йөртегез!” – димәгәндер.
Шушы хакыйкатьне аңлаган акыллы аналар, хәтта ирләре яшьли үлеп киткән булсалар да, балаларын әтиләре исеме белән тәрбяләп олы тормыш юлына чыгаралар. Әлбәттә, бар шундый аналар да, ирләре исән булса да, үзләренең акылсызлыклары һәм яман холыклары белән балаларын үз исемнәре белән халык арасына чыгаралар. Дөресрәге, халык үзе ул балаларны анасы исеме белән йөртә башлый. Чөнки андый аналар иргә матди чыганак һәм җигү аты итеп кенә карыйлар.
Нәтиҗәдә, ана исеме белән үскән бала җәмгыятьтә үз урынын таба алмый, чөнки ул баланың җәмгыять алдында авторитеты, дәрәҗәсе булмый. Ана исеме белән үскән бала, хәтта әнисе ниндидер дәрәҗәгә ия булса да, ниндидер сәяси болганыш вакытында бөтерелеп үзе дәрәҗәле урынга элгәшсә дә, ул җәмгыятькә файдалы кеше була алмый. Чөнки ул, ирләргә хас кыюлык белән кирәк вакытта, кирәкле хәлиткеч мәсьәләгә дөрес чишелеш таба алмый. Гадәттә андый кеше үз тирәсенә надан һәм ялагай кешеләрне ярдәмче итеп туплый. Чөнки ул акыллы, тугры, эшлекле һәм фикер йөртә белгән кешеләрдән курка. Үз кул астында булган кешеләргә карата булган мөнәсәбәте гайбәт аша формалашкан була. Нәтиҗәдә ул җитәкләгән оешма артка тәгәри. Үсеш ала алмый, таркала, Аллаһы Тәгаләнең туры юлыннан читләшә һәм ераклаша гына бара.
Мөхтәрәм газиз аналар, балаларыгызны Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушканча, ата исеме белән горур һәм максатчан итеп, Аллаһының туры юлында тәрбияләгез. Балагыз да үзегез дә бәхет-сәгадәткә ирешерсез!
Ана исеме белән тәрбия алып үскән бала, атасыннан калган атны сатып яманат кына ала.
Рәсим Хәбибуллин.