Удмуртиядә кичә 2 полиция хезмәткәре һәм җинаятьтә шикләнелүче ир-ат авариядә һәлак булды. Коточкыч авария мизгелен узып баручы машинаның видеорегистраторы төшереп алган. Әлеге кадрлар «Вести» каналында чыкты. Юл фаҗигасе 31 гыйнварда 14. 00 сәгатьтә Игрин районының Загребино һәм Верх-Нязь авыллары арасында була. Биредә «Лада Гранта» машинасы идарәсен югалта һәм каршыга килә торган «КамАЗ»га бәрелә. Төбәк полициясе белешмәсе буенча авариядә 3 кеше үлә. Алар барысы да җиңел машинада була. Болар – җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә хезмәт итүче 2 ир-ат һәм «1986 елда туган граждан заты». Соңрак Россия Тикшерү комитеты ачыклык керткәнчә, фаҗиганең өченче корбаны – җинаятьтә шикләнелүче ир-ат була. Аны җинаять эше буенча оператив озату кысаларында, хезмәт транспортына утыртып, тикшерү гамәлләре башкарылачак урынга алып барганнар. Хәзер тикшерү бара, диелә хәбәрдә.
Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат һәм полиция хезмәткәрләре һәлак булган авария видеосы чыкты
1 февраля 20231 фев 2023
1
~1 мин