Армиядә вакытта, казарма ишелеп, ике аяксыз калган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев хәзер инде кулларында иң биек тауларга менүче буларак танылды. Ул чираттагы сәфәреннән кайткан. Рөстәмнең ни дәрәҗәдә арыганлыгын һәм таушалганын «до и после» фотосына карап белеп була. «Мин өйдә. Безнең экспедиция уңышлы тәмамланды. Барысы да без планлаштырганча тәмамлануына мин шат. Хәзер тауларга менү буенча тәнәфес турында игълан итәм. Никадәр озакка сузылачагын әйтә алмыйм. Бер ел, ике, ә бәлки – өч… Быел без Эверестка барырга тиеш идек. Әмма мин сәламәтлегем какшавын сизәм. Мин бик арыдым. Гел юлда булып та арыдым. Мин тауда «үземне күп калдырам». Һәр үрне яулау миңа бик зур авырлык белән бирелә. Ул сезнең өчен генә мин тауга киттем, иң югары ноктада фотога төштем һәм өйгә кайттым кебек күренәм. Анда мин авыр тормышымның бер өлешен яшим. Сезгә күп нәрсә турында сөйләмим, яки сөйләргә теләмим. Яңа елны мин үземә һәм сәламәтлегемә багышлыйм. Хәзер миңа 3 операция (иңбашына, урология, колак, тамак,
Кулларында тауларга менүче Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев өч операция ясатырга җыена
1 февраля 20231 фев 2023
1
1 мин