Курган перинаталь үзәгендә авырлы хатынның 39 атналык баласы карында үлгән. Ул баласының активлыгы кимүен 26 гыйнварда сизә, ләкин табиблар аны тынычландыра, имеш, туар алдыннан шулай була. Ләкин шимбә иртән бала селкенми башлый. Тикшерү аның йөрәге туктавын күрсәтә. Якшәмбе кичкә кадәр бу хатын карында үле бала белән йөри. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. 30 яшьлек Оксана икенче баласын табарга җыена. Аның моңа кадәр йөккә узуы уңышлы булмый, яралгы формалаша башлагач кына һәлак була. Яңа туачак сабыена ул Макар дип исем кушарга хыяллана, аны күтәрү өчен гормоннар эчәргә туры килә. Ләкин 24 гыйнварда Оксана бала табарга җыенырга кирәк булуын аңлый. Ул сабыен Курган өлкә перинаталь үзәгендә тудырырга тиеш була. «Бөтен анализлар һәм тикшерүләр күрсәткәнчә, бала белән бар да яхшы иде. Ул шушы көннәрдә туарга тиеш, ләкин чәршәмбе көнне мин бала тудыруны стимуллаштыру турында табибтан сорадым. Алар, стимуллаштыру кирәк булмый, дип аңлаттылар», – ди Оксана. Пәнҗешәмбе көнне Оксана бала
«Анда тере балалар елаша, ә мин берүзем». Авырлы хатынның баласы туар алдыннан гына үлгән
31 января 202331 янв 2023
1
1 мин