Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Интертат

Казанда психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәваланучы ике җинаятьче качкан

Казанда психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәваланучы 2 җинаятьче качкан, аларны полиция эзли. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. Артем Павловка 37 яшь, буе 190 см чамасы, күзләре соры-зәңгәр, йөзе зур, чәче кырып алынган, гәүдәсе спортчы формасына якынрак, иңбашларында татуировкалар бар. Дмитрий Колупаевка 31 яшь, буе 170-175 см чамасы, уртача гәүдәле, чәче кырып алынган, умрау сөяге өлешендә уң якта, бармакларында йөзек формасында, хәрефләр рәвешендә татуировкалар бар. Агентлык белешмәсе буенча, 2 ир-ат та авыр җинаятьләрдә гаепле дип табылган һәм суд карары буенча мәҗбүри дәвалануда булган. Бу кешеләр турында белешмәсе булучыларга шалтырату өчен номер: 8-843-291-28-88.

Казанда психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәваланучы 2 җинаятьче качкан, аларны полиция эзли. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Артем Павловка 37 яшь, буе 190 см чамасы, күзләре соры-зәңгәр, йөзе зур, чәче кырып алынган, гәүдәсе спортчы формасына якынрак, иңбашларында татуировкалар бар.

Дмитрий Колупаевка 31 яшь, буе 170-175 см чамасы, уртача гәүдәле, чәче кырып алынган, умрау сөяге өлешендә уң якта, бармакларында йөзек формасында, хәрефләр рәвешендә татуировкалар бар.

Агентлык белешмәсе буенча, 2 ир-ат та авыр җинаятьләрдә гаепле дип табылган һәм суд карары буенча мәҗбүри дәвалануда булган.

Бу кешеләр турында белешмәсе булучыларга шалтырату өчен номер: 8-843-291-28-88.