«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Подсушано татарлар» битендә «Шәһри Чаллы»га сылтама белән мәрхүм җырчы Эльмира Сөләйманованың администраторы Альберт Бачтанов белән әңгәмәдән өзек урнаштырганнар. Җырчының төркемендә озак еллар дәвамында биюче, соңгы елларда администраторы булып эшләгән Альберт редакциягә: «Сүзне нидән башларга да белмим», – дип шалтыраткан. Имеш, ул истәлеккә дип, Эльмираның кайбер эстрада әйберләрен сорап, җырчының әнисе белән элемтәгә кергән. Тик аңа җавап итеп, әнисеннән әллә нинди сүзләр язылган смс-хәбәр генә килгән. Янәсе, Эльмираны гүр иясе итү генә җитмәгән, Альберт аның әйберләрен дә үзләштермәкче була икән. Кыскасы, әни кеше кызының үлемендә администраторны гаепләгән... икән. Шушы хәлләрдән соң борчылып йөргәндә, Альберт урамда Эльмираның энесенең хатынын күрүен һәм аның мәрхүмәнең тунын кигәнлеген дә сөйләгән. «Аптырап киттем. Шунда Эльмираның ире Дима белән элемтәгә чыктым. Ул 40 көне тулганчы ук «тёща»сының, өйләренә килеп, Эльмираның бөтен киемнәрен, бизән
Эльмира Сөләйманованың әнисе кызының үлемендә администраторын гаепли? – «Шәһри Чаллы»
30 января 202330 янв 2023
1
2 мин