Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булды. Аңа 53 яшь иде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Марат Садыйковның гаиләсенең һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Кайгынамәдә әйтелгәнчә, Марат Наил улы һәрвакыт үзенә һәм аның җитәкчелегендә эшләүчеләргә карата таләпчән, табиблар һәм гражданнар мәсьәләләрен хәл итүдә дисциплиналы һәм оператив булды. Табиб коллегалары аны идарә итү сәнгате – кешеләрне иң югары профессиональ дәрәҗәгә күтәрә белүе өчен хөрмәт итте. «Марат Наил улы һәрвакыт чикләүләр түгел, мөмкинлекләр бирде – бу аның бәяләп бетергесез өстенлеге иде. Берләштерү һәм юнәлеш бирү, энергия һәм позитив белән тулыландыру – аның иң яхшы профессиональ сыйфатларының берсе булды. Бик нык кайгырабыз», – дип билгеләделәр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында. Хушлашу мәрасиме 30 гыйнварда Казан дәүләт медицина академиясе бинасында (Казан, Бутлеров урамы, 36 йорт), дигән хәбәр чыккан иде. Әм