Шушы көннәрдә җырчы гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның үз куышларына күченеп яши башлаган күңелле мәшәкатьле мизгелләре. Аларның гаилә коруларына 8 ел гомер узган икән инде. Гөлназ Илсур белән мөнәсәбәтләре кабынган елларны социаль челтәрдәге сәхифәсендә искә алган һәм туй, никах көннәреннән истәлекле фотолары белән дә уртаклашкан. Әлеге дуэтның алдан да әйткәне булды, алар очрагында, гадәттәгечә, егет кызга, бергә булырга дип, тәкъдим ясамаган, ә киресенчә, Гөлназ Илсурга: «Бәлки, никах укытып алырбыз?» – дигән. Шуннан Илсур: «Ярар», – дип әйткәнен сизми дә калган. Никах 2014 елның 1 июнендә Гөлназның туган җирендә – Азнакайда әбисенең фатирында узган. Туйны исә алар, үз көчләре белән, шул елның сентябрендә үткәргәннәр. «2014 ел. Гастрольләр белән чыгып киткәндә, менә шушы егет арабызда иң «выскочка»сы иде, кыскасы, уф... Гел акыл өйрәтә, карта уйнаганда һәрвакыт ул гына җиңәргә тиеш иде... Бервакыт без аның белән шундый каты итеп эләгешеп киттек тә, ул, бөтен шәхси кысаларны җим
Гөлназ Шәрипҗановага ире Илсур: «Бу холкың белән беркайчан да кияүгә чыга алмыйсың!»
28 января 202328 янв 2023
1
1 мин