Эстрада җырчысы Зөлфирә Шәйдуллина әнисенең иреннәрен кабарттырырга клиникага алып килгән. «Бик озак үгетләдем мин аны», – ди Зөлфирә. Социаль челтәрдә урнаштырган видеосыннан күренгәнчә, әни белән кыз «шәһәрнең иң яхшы клиникасы»на барган. Нәфис гәүдәле, кыяфәткә бик яшь күренгән Сәвия ханымның видеога төшергәнгәме, клиника атмосферасыннанмы, дулкынлануданмы, уңайсызлануы сизелә. Ягымлы гына елмаеп, кызының сүзләре белән килешүен белдереп, сәламләп алды үзе. Зөлфирә сүзләренчә, әнисе бит тиресен аппарат белән тикшергәндә үк борчыла башлаган. Ни дисәң дә, авылдан килеп, билгесез табибның кул астына кереп яту бик үк рәхәтләрдән түгел. Бигрәк тә, үз кызың туры эфирга – меңләгән халык алдына чыгарып, күрсәтеп торса. Зөлфирә туып-үскән авылда да, татар авылларына хас булган кебек, «чәйнәүче» халык яши, күрәсең. Аның Теләче районы Сауш авылыннан булуын беләбез. Зөлфирәнең дә күңел кылларын тарткалаучылар булгандыр, ахрысы. Бу постында шундыйрак киная аңлашыла. «Авыл кешесенең эче поша инде
Зөлфирә Шәйдуллина әнисенең иреннәрен кабарттырган – «Кызым, авылда сөйлиләр бит хәзер»
27 января 202327 янв 2023
8
1 мин