Волгоградта яшәүче хатынны 15 яшьлек улы үтергән. 42 яшьлек Яна П. йоклаган чакта, улы аңа чүкеч һәм пычак белән һөҗүм итә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Яна ире белән аерылган, улын ялгызы тәрбияли. Әни кеше гаиләдә җитеш тормыш булсын өчен тырыша. Малай отличник була, аралашырга ярата, мәктәп тормышында актив катнаша. Яна азык-төлек кибетендә сатучы булып эшли. Социаль челтәрләрдә аның улы белән төшкән матур фотолары күп, алар диңгездә ял итә, дуслары белән аралаша. Былтыр декабрьдә Янага 42 яшь тула, ул спорт белән шөгыльләнә, матурлык салонына йөри. «Без салонда таныштык. Аралашучан ханым, мәрхәмәтле, шат күңелле, һәрчак хәрәкәттә. Киләчәккә планнар төзеде, эштән курыкмады. Өстәмә эшләде, беркайчан зарланмады», – ди дус хатыны. Өйдә дә тыныч кебек тоела. «Без подъездда очрашкалый идек. Карап торышка тыныч гаилә», – ди алар белән бер йортта яшәүче ир-ат. Февральдә гаилә Адлерга ялга җыена. Хезмәттәше сүзләренчә, Яна улы белән барырга тели, тик бала баш тарта. «Улы белән бара
15 яшьлек отличник үсмер әнисен чүкеч һәм пычак белән вәхшиләрчә үтергән
27 января 202327 янв 2023
1
1 мин