90 нчы еллар башында телевизордан икеме-өчме канал күрсәтә иде. Беренче, икенче һәм арада Татарстан кергәли. Төсле яңаны алганчы аклы-каралы тартмабыз урамда һава торышы бозылса "кар яудыргалый", көйсезләнә. Бабай андый вакытта "кхм-кхм" итеп тамак кырып, янтыклый ятып караган төшеннән торып, "Карга кунды ахрысы, кызым, бар чыгып ку әле," — дип шаярткалап, барып телевизор башындагы приставканы боргалап ала. Тоташкан штеккерларын да тикшерә, сүндерә, яңадан кабыза. Бер дә җайланмаса янынна йә өстенә җиңелчә кагып куя да, тегесе эшләп китә. Аның тагын бер ачу китергән начар гадәте (телевизорның, диюем) — идән селкенсә рәсеме бозылып, сызыклар чыгара башлавы. Шуның өчен телевизор тумбасы торган идәнгә басмыйча, атлап чыгарга кирәк. Моны тыныч вакытта исеңдә тотсаң да, ашыкканда онытыла. Гадәттә бабайның олимпиадада биатлон карап торганда, нәкъ безнекеләр атыр вакыт җиткәндә, уеннан бүленеп су эчәргә чабасың да, нәкъ шул тактага басасың. Ничек ул кычкырмаган да, әрләмәгән дә?! "Кызыма с