Бүген Татарстан Дәүләт Советында республика Конституциясеннән суверенитет, үзебезнең ватандашлык, Татарстан җитәкчесенең татар телен белергә тиешлеге турында статьялар алып ташланды. Утыз ел элек зур көрәшләр белән халык яулап алган бәйсезлеккә Татарстан депутатлары көрәшмичә генә нокта куйдылар. Аны яклап, хәтта авыз ачып бер сүз әйтмәделәр! Югыйсә, алда үзләрен дә шушы ук язмыш көтә бит - Татарстан белән бергә, Дәүләт Советын да бетерү, чөнки дәүләте булмагач, аның советы да була алмый инде!
Әйе, чираттагы адым нәкъ менә Татарстан Республикасын юридик яктан бетерү, анулировать итү булырга мөмкин. Моны да үзебезнең депутатлар кулы белән эшләячәкләр, әмма бу инде аларның, милләт вәкиле буларак, соңгы гамәлләре булачак. Татарстанны башка төбәкләр белән кушып, аны гадәти субъектка әйләндерү турында күптән инде сүзләр йөри. Дөньяда барган канлы вакыйгалардан файдаланып, Татарстанга да ясин чыгарга җыеналар ахыры...
Без бүген нәрсә югалттык соң?
Без бүген кәгазьдә булса да теркәлгән дәүләтчелегебезне, сәяси йөзебезне, милли хокукларыбызны югалттык. Әмма бу нәтиҗә инде, җәмәгать! Үз- үзеңне һәм милләтне алдап, бәйсезлекне ваклап сатып, ваемсызланып, уйнап- көлеп, байлык артыннан куып яшәүнең ачы нәтиҗәсе! Милләт хокукларын санга сукмауның, сәяси наданлыкның, куркаклыкның мескен нәтиҗәсе! Һәм моның өчен Татарстан җитәкчелеге, халык депутатлары тарих алдында җавап бирәчәк әле! Һәм татар халкына бәйсезлек өчен көрәшне өр- яңадан башларга туры киләчәк.
Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
26.01.23.
Татарстан Республикасы