Украинада БТР куып алып китеп танылган Тәтешле егете Фәнис Хөсәенов исемен хәзер бөтен ил белә, аның белән горурланалар, үрнәк итеп китерәләр. Халык героена әверелгән Фәниснең батырлыклары турында фильм төшерү идеясе дә бар. Инде Фәнисне якыннан белгән кешеләрдән герой хакында истәлекләр дә туплый башлаганнар. «Молодежка» корреспонденты, Фәнис турындагы истәлекләре белән бүлешүен сорап, геройның беренче укытучысы Айсылу Хаҗиповага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Әбҗәлил» газетасы яза. 1нче сыйныфтан алып 4нче сыйныфка кадәр Фәнис Тәтешле районының Яңа Кайпан авылында укыды. Мин ул вакытта башлангыч сыйныфлар укытучысы, әле хезмәт юлымны башлап кына килүче 25 яшьлек педагог, көчемне кызганмыйча, энтузиазм белән эшләдем. Классыбыз кечкенә иде. Нибары 8 бала – 7 малай һәм 1 кыз булганга һәрвакыт күз уңында булдык. Фәнис мәктәпкә әзерлек белән килә иде. Дәресен әзерләми килгән бер генә очракны да хәтерләмим. Укуы уртача булуга карамастан, Фәнис класста формаль булмаган лидер иде. Ул магнит кеб
Фәнис Хөсәеновның беренче укытучысы: «Мин, һичшиксез, кайтачакмын», – дигән иде»
24 января 202324 янв 2023
3 мин