«Татарстан – Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова балачакта мәктәптә үзе белән булган күңелсез хәл турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган. «Авылда мәктәптә укыган вакыттагы бер эпизод истә калган. Бер укытучы мине, нишләптер, яратмый иде. Дәрес саен бер сәбәп табып кыерсытуда иде бар эше. Югыйсә, начар да укымый идем. Активист, җырлыйм, биим, сөйлим. Бер олимпиададан, конкурстан калмыйм. Шулай бер вакыт дәрестә кемнең нинди хыялы бар – шул турыда сөйләшәбез. Чират миңа җитте, мин инде канатланып сөйләгәнмендер инде шунда… Шул вакыт укытучы апа шаркылдап көлеп җибәрде. «Син, бозау караучы (әни берара мал комплексында бозаулар карады) кызы, кая үреләсең?! Син шул авыл башына, әниең янына бозау карарга менсәң генә инде», – диде ул. Минем күздән яшь бәреп чыкты, гарьләнүдән түгел, әнине кызганудан. Әни иртәнге сәгать 5тә торып (Башкортстан вакыты, ә Мәскәү вакыты белән 3.00), йорттагы мал-туарны карап, салкында җәяүләп фермага бозаулар карарга
Зәмирә Рәҗәпова мәктәптә укытучыга каршы әйткәнен искә төшергән
5 февраля 20235 фев 2023
1
1 мин