2022 елның 31 июлендә Чиләбедә 19 яшьлек кызны үтергәннәр. Мәрхүмә Викториянең анасы Беренче каналга «Мужское / Женское» тапшыруына килгән. Әни кешене җинаятькә катнашы булуда гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, ул үз кызын кулларыннан тотып торган, ә үги атасы буган. Аннары мәетне чүп мичкәсенә чыгарып салганнар. Мәетне 4 көннән тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Гаиләнең күршеләре студиягә килгән. Аларның сүзләренчә, Викториянең анасы Елена тикшерү эксперименты вакытында манекенның кулларын тотып күрсәтә. «Аннары мәетне юрган тышына төреп, чүплеккә чыгарганнар һәм контейнерга ыргытканнар», – ди Лариса исемле күрше хатын. Ләкин Елена бу гаепләүне кире кага. Ул Вика ай ярым алар белән яшәмәвен, фаҗига булган көнне калган әйберләрен алырга кайтуын сөйли. Әни кеше кызы белән сөйләшмәкче була, укуын ташламаска сорый, ләкин Вика укуын ташлап, эшкә урнашырга тели. Аннары Викага арттан үги атасы Александр һөҗүм итә һәм буа башлый. «Ярдәм итәсем килде, булдыра алмадым. Ал
«Әнисе мәет яныннан эшкә йөргән». 19 яшьлек кызны үги атасы үтереп, чүплеккә чыгарганнар
4 февраля 20234 фев 2023
2 мин