Найти тему
ТАТАРЧА ЧАТ

АЛЛАҺЫ КАЙ УРЫНДА?

Бүгенге Матуриди гакыйдасе белән чирләүче мөфти һәм имамнар Аллаһы Тәгаләнең Гареше һәм Көрсие юк, Аллаһы күктә дә, җирдә дә түгел, дип җиң сызганып мөсеплманнарны исламнан чыгарып җибәрү өстендә армый-талмый эшлиләр. Менә Аллаһының Гареш һәм күкләр өстендә булуын танымаучылар хакында әйткән ике генә галимнең сүзләрен китереп китик.

Имам Ибн Хуҗәймәнең, Аллаһның Гареш өстенә күтәрелгәнлеген расламаучылар хакында әйткән сүзләре: “Кем Бөек Аллаһы Тәгаләнең җиденче кат күктән югарыда булган Үзенең Гареше өстендә икәнен танымаса, ул кәфер”. Чыганак: “Исбат Әл-улюв”, 1/127,» Марифатуль улюм Әл хадис", 285, һәм башкалар, ышанычлы иснад.

Шейх-ул Ислам Ибн Таймия әйтте: "Әл-Фикх Әл-Акбар" китабында Әбү Хәнифә тарафдарлары арасында билгеле булган Әбу Мута Ибн Габдуллаһ әл- Булхадан ышанычлы иснад белән тапшырыла: “Әбү Хәнифә әйтте: "Әгәр кем дә булса әйтсә: “Мин белмимен минем Раббым җирдәме әллә күкләр өстендәме?”, дип – ул кәфер, чөнки Аллаһы әйтә: “Мәрхәмәтле Гарешкә ашты”, (20, 5.) ә Аның Гареше – җиде кат күкләрдән югары”.

Ибн Мәсгуд (р.А.г.) әйтте: “Кем Коръәннең бер генә хәрефенә ышанмаучылык белдерсә дә, ул Коръәнгә тулысы белән ышанмаучылыкны белдерә!” (Габдер-Рәзак 8/472. Шәйхел – Ислам Ибн Тәймия дөреслеген раслый.

Имам Әл Барбахари әйтә: “Кем Коръәннең бер хәрефен кире какса яисә шик белдерсә, яисә Аллаһының Илчесеннән, аңа тынычлык һәм Аллаһының фатихасы булсын, ачык дөрес килгән хәдисләрне кире какса, ул Аллаһы Тәгаләне Коръән белән Сөннәтне ялган дип белдерүче рәвешендә каршы алачак. Аллаһының җәзасыннан курык һәм үзеңнең иманыңа сакчыл бул”.

ИНДЕ БУ ХАКТААЛЛАҺЫНЫҢ СҮЗЛӘРЕН ҺӘМ ХӘДИСЛӘР КИТЕРЕП КИТИК.

“Аллаһының Көрсие күкләрне һәм җирне иңли” (2. 255.)

Әбү Зәрдән хәбәр ителә, Аллаһы Тәгаләнең Илчесе, аңа тынычлык һәм Аллаһының фатихасы булсын, әйтте: “Җиде кат күк Аллаһының көрсие белән чагыштырганда, чиксез чүлгә ташланган балдак кебек. Ә Гәрешнең Көрсидән өстенлеге шулай ук чүлгә ташланган балдакка тиң!”

Ибн Хиббан 361, әт-Табари 3/10, әл-Байхаки «аль-Асма уа-ссыфат» та 826 санында китерелә. Хәдиснең хаклыгын раслыйлар хафиз Ибн Һәҗәр, шейх Мөхәммәд ибн Габдуль-Уаһһаб, шейх Сөләйман ибн әш-Шейх и шейх әл-Альбани.

Аллаһы Субханә вә Тәгалә әйтте: “Алар Аллаһыны кирәкле дәрәҗәдә зурламадылар, ә бит Җир Ахирәт көнендә бары Аның уч төбендә булыр. Ә күкләр Аның уң кулы белән бөтерелерләр. Ул саф һәм мөшрикләр сыйфатлаган тиңдәшләрдән өстен”. (39. 67.)

Ул көнне Без күкне китап битен төргән кебек төрербез. Без һәрнәрсәне әүвәл башлап халикъ кылганыбыз кебек яңабаштан булдырырбыз. Безнең тарафтан шулай вәгъдә ителде. Хакыйкатьтә, Без моны булдырачакбыз. (21. 104)

Мөслимнең сахих җыентыгында Ибн Гомәрдән хәбәр ителгән Пәйгамбәр (с.г.в.) сүзләре китерелә: “Ахирәт көнендә Аллаһы күкләрне бөтерер һәм уң кулына алып әйтер: “Мин - Патша. Кая барлык тәкәбберләр һәм масаючылар?” Аннары Ул җиде җирне бөтерер һәм сул кулына алып әйтер: “Мин – Патша. Кая барлык тәкәбберләр һәм масаючылар?” (Мөслим 2788)

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Коръәндә тагын менә шундый аять бар:

“Ул – Шулдыр, Кем җирне вә күкләрне алты көн эчендә төзеде, соңыннан Гарешкә ашты, (Гареш өстендә урнашты) Ул Җиргә нәрсә кергәнен һәм нәрсә чыкканын белә, шулай ук күктән нәрсә иңгәнне һәм күккә нәрсә ашканны белә. Ул сезнең белән, сез кайда гына булсагыз да. Аллаһ сезнең барлык кылган гамәлләрегезне күрә”. (57. 4.)

Әл - Гәббас ибн Габдел-Мутталиб сөйләде: "Аллаһы Тәгаләнең Илчесе, аңа тынычлык һәм Аллаһының фатихасы булсын, безгә әйтте: "Күк белән җир арасы ничаклы икәнен беләсезме?" Без әйттек: "Аллаһ һәм Аның расүле яхшырак беләләр", - дип. Пәйгамбәребез, аңа тынычлык һәм Аллаһының фатихасы булсын, әйтте: "Аларның арасы биш йөз ел, һәр күктән икенчесенә кадәр – шулай ук биш йөз ел. Һәр күк шулай ук биш йөз ел арага сузыла. Җиденче кат күк белән Гарш арасында диңгез, аның төбеннән өстенә чаклы шулай ук биш йөз ел. Аллаһы Субханә Тәгалә шулар өстендә, һәм Әдәм балаларының барлык кылган гамәлләрен Ул күреп тора!”

(Әхмәд 1/206, Әбу Дауд 4723, әт-Тирмизи 3320, Ибн Мәҗәһ 193, аль-Баззар 1310. Хәдиснең дөреслеген расладылар: имам Әбу Бәкр ибн әл-Гәраби, имам әд-Дыя әл-Мәкъдиси, имам әл-Җәуракани, шейхел-Ислам Ибн Таймия, шейх Ибн әл-Кайим, хафиз әз-Зәхаби, шейх Габдер-Рахман ибн Хәсән).

Аллаһының Гәрешен фәрештәләр күтәреп баралар, бу хакта Коръәндә һәм Сөннәттә әйтелгән: “Гәрешне күтәреп баручылар һәм Гәреш тирәсендәгеләр һәрвакыт Раббыларын мактап тәсбихләр әйтерләр һәм Аллаһыга ышаналар, һәм мөэминнәр өчен Аллаһыдан ярлыкау сорыйлар: “Раббыбыз! Син һәрнәрсәне үзеңнең рәхимлелегең һәм гыйлемең белән чорнап алдың. Кемнәр тәүбә иттеләр һәм Синең юлыңнан баралар, шуларны ярлыка һәм аларны тәмуг утыннан сакла”. (40. 7.)

Шулай ук Аллаһы Тәгалә әйтте: “Фәрештәләр Гәреш кырыенда булырлар, һәм сигезесе үзләренең өсләрендә синең Раббыңның Гәрешен күтәреп барырлар”.(69. 17.)

Ә Аллаһы Тәгаләнең Илчесе, аңа тынычлык һәм Аллаһының фатихасы булсын, әйтте: “Миңа Аллаһының Гәрешен күтәреп баручы фәрештәләрнең берсе хакында сөйләргә рөхсәт бирелде. Хакыйкатьтә, ул фәрештәнең колак йомшагыннан җилкәсенә чаклы ара җиде йөз ел!”

(Әбу Дауд 4727. Хафиз Ибн Һәҗәр һәм шейх әл-Албани хәдиснең дөреслеген расладылар).

Аллаһы Раббыбыз әйтте: “Алар Аллаһыны тиешенчә бәяләмәделәр, ә бит Кайтарылу көнендә, барлык Җир Аның кулының уч төбендә булыр, ә күкләр Аның уң кулы белән бөтерелерләр. Ул кимчелекләрдән пакъ һәм мөшрикләр биргән сыйфатлардан Бөек”. (39. 67.)

Ибн Габбастан хәбәр ителгән хәдистә: “Җиде кат күк һәм җиде җир сездән берәрегезнең учына горчич бөртеге урнашкан кебек Рәхимленең учында шулай урнаша”.

МӨХТӘРӘМ МӨСЕЛМАН КАРДӘШЛӘР, НИЧЕК ИТЕП АЛЛАҺЫНЫҢ ҮЗЕ ТУРЫНДА ӘЙТКӘН АЯТЬЛӘРЕН ҺӘМ ХӘДИСЛӘРНЕ САНЛАМАУЧЫ ӘДӘМ БАЛАЛАРЫ ҮЗЛӘРЕН МӨСЕЛМАН, ДИП АТАРГА ҖӨРЬӘТ ИТӘЛӘР ИКӘН???

Рәсим Хәбибулла.