3 февраль иртәсендә Уфада яшәүче күп балалы гаиләдә фаҗига була. Әти кеше 2 улын үтерә. Күршеләрдән ярдәм сорап ялваручы хатынга ишекне бер кеше генә ача. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Моңа кадәр агентлык хәбәр иткәнчә, 41 яшьлек ир-ат 2 улын үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. Аның 33 яшьлек хатыны белән 10 яшьлек кызы исән кала. Якынча белешмә буенча, Ишембай шәһәрендә туып-үскән ир-ат 3 февральдә иртән-иртүк аек хәлдә улларының берсенә сәбәпсез килеш ташлана. Бала кычкырган тавышка әни кеше уяна, ул ирен туктатмакчы була, ләкин ир хатынын буа башлый. Хатын ычкынып, кызын ияртә һәм фатирдан чыгып китә, ярдәм сорап ялвара, күршеләренә шакый. «Ачыгыз зинһар, иремә начар», – бу сүзләрне домофон камерасы яздырып ала, шунда ук кыз баланың ачыргаланып кычкырганы ишетелә. Аларга бер күрше генә ишек ача. Хатын күрше иреннән ярдәм сорый, үзенең ире белән сөйләшеп карауны үтенә. «Ул башта домофонга шалтыратты. Безгә канга баткан килеш килеп керде, курыккан иде. Кызы елый. «Ул улымны үтерде»,
Уфада әти кеше ике нәни улын үтергән фаҗига турында: «Канга баткан күршем килеп керде»
3 февраля 20233 фев 2023
2 мин