Мин Минзәлә төрмәсенең тарихы белән күптән кызыксынам, чөнки андагы тоткыннарның күпчелеге татарлар булган. Кызыксынсам да, бу темага һаман тотына алмадым, чөнки аларның архивларына үтеп керү бик авыр, чит кешеләргә хәтта мөмкин дә түгел. Матбугатта да төрмәләр турында язмалар бик аз, Минзәлә төрмәсе турында бигрәк тә, чөнки ул Казаннан еракта урнашкан, өйрәнүче, язучы юк. Алай да, кызыксына торгач, мин бу темага берничә язма таптым, гомуми мәгълүматны алардан алдым. Бу юнәлештә әле тагы заказлар бирдем.
Әмма мине иң гаҗәпләндергәне - интернетта бу турыда хәбәрем чыгуга, миңа берничә кеше мөрәҗәгать итте, аларның да бабайлары репрессияләр вакытында Минзәлә төрмәсендә атып үтерелгән икән. Мин алар турында да хәтирәләрне туплый башладым, чөнки халык хәтере - иң ышанычлы һәм иң тетрәндергеч архив ул!
Бүген мин шушы канлы тарих эзләреннән Тукай районының Боерган авылына килеп чыктым. Биредә Фәттахова Гөлнәфирә ханым яши, аның бабасы Мәгъсүмҗан Тимергалин- Гәрәевны да 1937 елның 1 декабрендә Минзәлә төрмәсендә атып үтерәләр. Мәгъсүм мулла шушы авылның указлы мулласы була, заманында Иж- Буби мәдрәсәсендә укый, шунда укыта да. Аны беренче тапкыр 1929 елның кара көзендә, Боерган мәчетен яптыруга каршы булганы өчен кулга алалар һәм өч елга Архангельск төбәгендәге концлагерьга сөрәләр. Йорт- җирен, мал- мөлкәтен тартып алалар, ишле гаиләсен урамга куып чыгаралар. Гыйльменур абыстай балалары белән башта кара мунчада яши, ул янгач, ат абзарына күчә. Мәгъсүм мулла өч ел срогын тутырып, Боерганга кайтып төшкәч, 1933 елны аны тагы кулга алалар, әмма яше зур булгач, кайтарып җибәрәләр. 1937 елның октябрь азагында 67 яшьлек картны тагы килеп кулга алалар, өеннән мәңгелеккә чыгып китәр алдыннан ул милиционерлардан рөхсәт алып, ике ракәгать намаз укый. Мәгъсүм мулланы Минзәлә төрмәсенә ябалар һәм декабрь башында атып үтерәләр. Минзәләдән кул сузымында гына яшәсәләр дә, гаиләсенә бу хакта хәбәр итмиләр, балалары аның атып үтерелүен нибары 1992 елда гына беләләр...
Мәгъсүм мулланың балаларына да тынгы булмый. Олы уллары Мәргинанны, төрле сәбәпләр табып, атасы артыннан ук Минзәлә төрмәсенә ябалар, хөкем итеп, башта Ерак Көнчыгышка, аннан Архангельск якларына озаталар. Ул шунда юкка чыга... Олы кызлары Сафираны да, бер уч ашлык өчен хөкем итеп, Минзәлә төрмәсенә ябалар, 4 елга Себергә сөрәләр.Уртанчы кызлары Рабиганың да язмышы тетрәндергеч. Сугыш башлангач, 18 яшьлек кызны, мәҗбүри рәвештә, Свердловскига хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Гаять авыр эшкә, ачлыкка чыдый алмыйча, Рабига иптәш кызы белән бу заводтан кача. Монда кайткач, аны кулга алалар һәм Минзәлә төрмәсенә ябалар. Рабиганы 2 ай эчендә хөкем итеп, 5 елга Себергә сөрәләр, ул анда урман кисә, иң авыр эшләрдә эшли. Төрмә срогын тутырып Боерганга кайтуга, аны гына көтеп торгандай, Гыйльменур абыстай мәңгегә күзләрен йома...
Болар хакында миңа Рабига апаның кызы Гөлнәфирә сөйләде. Әйе, төрмәдән кайткач, мулла кызы Рабига сугыш каһарманы Кираметдин Фәттаховка кияүгә чыга, алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Рабига апа намаз иясе була, атасыннан калган Коръәнне кадерләп саклый, Мәгъсүм хәзрәтнең башка дини китапларын зиратка күмәләр. Шулай ук аның шәхси мөһере дә оныгында саклана...
Гөлнәфирә ханым бабасының төп нигезендә - догалы нигездә яши, үзе дә намаз иясе. Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң, ул гомер буе шушы төбәктә балалар укыта, ата- анасы авырый башлагач, эштән китеп, 15 ел аларны карый. Рабига апа, 9 ел урын өстендә ятып, 86 яшендә бакыйлыкка күчә, Кираметдин абый 91 яшендә кызы кулында күзләрен йома... Гөлнәфирә ханым Чаллыда Ак мәчет мәдрәсәсен тәмамлый, хәзер үзе дә Боерган мәчетендә дин сабаклары бирә. Һәм Минзәлә төрмәсендә атып үтерелгән бабасы турында истәлекләр туплый. Ул аның каберен дә эзли, кешеләрдән ишетүе буенча, Минзәлә төрмәсендә атып үтерелгән тоткыннар Тагай урманында, траншеяларда күмелгән булырга тиеш.
Әйе, аларны зиратларда җирләү мөмкин түгел, чөнки тоткыннарны бу төрмәдә берәмләп түгел, йөзәрләп атканнар. 2004 елда Казанда басылып чыккан " Внимание! Зона" дип аталган документаль китаптан күренгәнчә, узган гасырның утызынчы елларында Минзәлә төрмәсендә " халык дошманнарын" исемлек белән атканнар, бер исемлектә, мәсәлән, 248 кеше булуы билгеле. Бу атылганнарның күпчелеге татарлар, муллалар булган, Мәгъсүмҗан хәзрәт тә бәлки шулар арасында булгандыр... Кешеләрнең сөйләве буенча, тоткыннарны төрмә стенасына терәп куеп кырганнар, ишегалдында аларның каны елга булып аккан... Бу мәрхүмнәрнең каберләре дә билгесез, бу явызлыклар өчен тәүбә итүчеләр дә юк, бәлки кайберәүләренең догачылары да юктыр. Аларны без искә алырга тиеш.
Боларны ни өчен язам? Гыйбрәт өчен язам. Тарих өчен язам. Бу явызлыклар яңадан кабатланмасын өчен язам. Халыкка үтенечем бар - кем Минзәлә төрмәсендә атып үтерелгән татарлар турында белә - миңа мөрәҗәгать итсеннәр иде. Шушы корбаннарының исемлеген төзеп, Минзәләдә бер Хәтер билгесе куяр идек. Атылган татарлар турында бүгенгеләренә тарихтан бер хәбәр, кисәтү булыр иде бу...
Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
4.02. 2023.